Әниләр көненә багышланган сочинениеләр конкурсында катнашап, урын алган эш
Вложение | Размер |
---|---|
niem_minem._insha_1.doc | 45.5 КБ |
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы
“Түбән Сон урта гомуми белем мәктәбе”
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Район күләмендә үткәрелә торган “Аналар көне” нә багышланган сочинениеләр конкурсына
Тема: «Формула счастья нашей семьи»
“Әни” дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул
Эшне башкарды:
Мухаметханова Зәлидә Наил кызы,
11 нче сыйныф укучысы
Җитәкче:
Сахапова Ләйсән Илдус кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2015 ел
Анаң, аннары анаң, аннары тагын анаң, со-
ңыннан гына атаң.
Хәдис.
Бала туа... Аның тууын бар табигать зарыгып көтә. Табигать аны үзенең талгын җиле белән назлый, сөя, иркәли, яшел чирәмнәрендә тәгәрәргә, зәңгәр суларында чума – чума балыктай йөзәргә, хозур, гүзәл урманына, йолдызлы айлы күкләренә сокландыра.
Ак теләкләр тели – тели ана баласын ак биләүгә төрә, нарасыен кулына ала...
Әйе, һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган нәниен җаныннан да артык күрә, ул аның өчен утка-суга да керергә әзер.
Әни... Мама... Әсәй... Муттер... Әҗе...
Татарча, русча, башкортча, немецча, казахча.
Һәр телдә иң кадерле, иң бөек сүз ул. Күп телләр белмәсәм дә, “әни” дигән иң кадерле сүзне әнә ничә телдә әйтә алам мин. Туган телдә “әни” сүзенең күп төсмерләре бар: әни, әнием, әнкәй, нәнәй, әннә... Шулар арасында иң газизе “әннә”дер. Чөнки аны әле яңа гына теле ачылып, дөньяга аваз салган нарасый әйтә.
“Әни” дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул. Мин – дөньяда бик бәхетле бала, чөнки янәшәмдә минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы , кочагына сыенганда: ”Кызым, йөрәк җимешем!” –дип иркәләп эндәшүче газиз әнием бар.
Әнием, кадерле әнием! Җир йөзендә минем өчен синнән дә якын, синнән дә рәхимле, мәхәббәтле һәм мәрхәмәтле, олы җанлы зат юктыр ул. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аң-
ларга өйрәтүче, күкрәк сөте белән иман иңдерүчем син бит ул, әнием.
Минем әнием – гади генә бер татар кызы ул. Исеме – Гөлнара. Эшкә сәләтне дә ходай аңа кызганмаган. Минем әнием балалар бакчасында җитәкче булып эшли. Ул балаларны бик ярата. Эшендә дә гел балалар ара-
сында булуга карамастан, безгә, балаларына да вакытын жәлләми. Без куанганда куана, кайгырганда- юата. Әнием, без авырганда, безне дәвалый, иркәли. Тәмле ашлары белән гаиләбезне hәрвакыт сыйлый. Хезмәттәшләре, авыл халкы да ярата аны, хөрмәт итә. Изге күңелле әнием үзе дә олысына да, кечесенә дә бик теләп булыша. Кайбер көннәрне әнием эштә бераз токарлана. Бу вакытта өй эче караңгы, ә мин салкыннан туңып утырам. Кинәт ишек ачыла да :
-Кызым, күз нурым, мин кайттым, -дип елмаеп әнием кайтып керә. Өйгә шундук ана назы, ана җылысы бөркелә. Ана назын тоеп яшәү – зур бәхет ул. Минем әнием белмәгән бер генә һөнәр дә юктыр, мөгаен. Ә инде ул пешергән тәмле ашлардан, ризыклардан авыз итсәң, телеңне йотарсың. Әнә шундый уңган кеше минем әни!
Дәресләремне әзерләп бетергәч, ял көннәрендә, әлбәттә, әниемә булышам: бергәләп өй җыештырабыз, ашарга пешерәбез. Яныңда әниең булу – нинди зур бәхет ул! Ул минем якын сердәшчем, киңәшчем дә.Шуңа минем аңа борчу – мәшәкатьләр китерәсем килми.
“Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши – яши аңлыйбыз”, -
дип язган Роберт абый Миңнуллин. Әлбәттә, шагыйрьнең никадәр хаклы икәнен мин хәзер аңлыйм. Аналарны кече яшьтән үк аңларга, аларның ярдәмчесе булырга кирәк безгә.
Тормыш булгач, төрле чаклар булгандыр. Һәрчакта да җылы сүзләр генә сөйләнелмәгәндер, үпкәләткән чакларым да булгандыр. Тик барыбер син ми-не кичерәсең. Миңа һәрвакыт яхшы, урынлы киңәшләр генә бирәсең.Синең йөрәк җылың мине тормыш җилләреннән ышыклый, изге күңелең яшәргә көч бирә.Миңа озын гомер дигән юл бүләк иттең. Шул юлдан гел син янәшә атлаганда гына, ул озын һәм ак булачак.
Әнием! Синдәге игелек, мәрхәмәтлелек, сабырлык сыйфатлары миңа да күчсен иде. Дөньяда минем әнидән дә чибәр, түземле, ягымлы кеше юктыр, мөгаен. Мин сиңа озын гомер, сәламәтлек, ак бәхетләр телим! Рәхмәт кенә яусын сиңа, әнием.
Дөньяда нинди генә хәлләр булмасын, гаилә җил-давыллардан ышыклану өчен бердәнбер сыену урыны булып тора. Үзеңне чын бәхетле итеп тою өчен пар канатлы гаилә кирәк. Алар талмасын, каерылмасын иде, кеше күңеленә мәңге онытылмаслык яра салмасын иде.
Әгәр без бүген зәңгәр күктә йөзгән ак болытларга, кояшлы җылы яңгырларга, түбәләрдән тып-тып итеп тамган язгы тамчыларга карап сөенәбез икән, без моның өчен әнкәйләребезгә бурычлы. Чөнки алар — безгә бу матур дөньяны бүләк итүчеләр, төнге йокыларын йокламыйча, җил-яңгыр тидермичә безне үстерүчеләр. Димәк, алар – безне яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.
Название сочинения | Ф. И. автора (полностью) | Школа | Класс | Ф. И. О. руководителя (полностью) |
«Формула счастья нашей семьи» “Әни” дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул | Мухаметханова Зәлидә Наил кызы | Түбән Сон урта гомуми белем мәктәбе | 11 | Сахапова Ләйсән Илдус кызы |
Мальчик и колокольчики ландышей
Калитка в сад
Две лягушки
Голубая лягушка
Неньютоновская жидкость