Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлына бәйле вакыйгаларга нигезләнеп язылган хикәя.
Вложение | Размер |
---|---|
hikya.odt | 13.68 КБ |
Саттарова Алия Рамил кызы
Казан шәһәре Мәскәү районы
“Гимназия №9”ГБМБУ
Мәңгелек дан китергән мизгел турында
Хикәя
Мин бик карт инде,106 яшь тирәсе булыр үземә, төгәл генә хәтерләп тә бетермим. Туу турында таныклыгым да югалган. Мине белүче туганнарым да калмады инде бу дөньяда. Яшьтәшләрем бар барын да, кайберләре минем белән янәшә яши, ләкин алар үзләре дә туган елларын бик белеп бетермиләр.
Ничек шулай озын гомерле була алдыгыз, дип уйлыйсыздыр. Очраклы рәвештә, дусларым, очраклы рәвештә... Бүгенге яшьләр бик еш кабатларга яратканча, нәкъ кирәкле вакытта, кирәкле урынга туры килдек. Менә шундый бәхет елмайды безгә... Туганнарсыз көн итүләре авырдыр , дип сорыйсызмы? Авыр түгел, чөнки яшәгән урыныбыз бик рәхәт, җылы якты . Бүгенге хуҗаларыбыз да, элеккеләре кебек үк, бик кунакчыл:йортыбызда кунаклар өзелеп тормый. Кунаклар безгә карап сокланалар, үткәнебез белән кызыксыналар,озак кына каршыбызда уйланып басып торалар.Бу сокланулы карашлар,игътибарлы карашлар безгә көч өсти, күңелебезгә яшәү дәрте бирә. Аннан,туганнар булмаса да,кайбер чордашлар исән бит әле.Алар белән үткәннәрне искә алып юанабыз,иске хуҗабызны, аның дусларын сагынабыз, озын гомер юлыбызда күргән вакыйгаларны хәтеребездә яңартабыз, менә шулай, татлы хатирәләр белән яшибез.Нинди күңелле елларга туры килгән бит безнең яшьлегебез! Әдәби кичәләр дисеңме,беренче спектакль куелган көннәрме,кич утырып милләт турында әңгәмә корулар, кызу бәхәсләр,җырлашып утырулар дисеңме.Бары да хәтердә , ләкин барын да сагынып искә алырга гына калган.
Кайдан,ничек Казан үзәгенә, татар зыялылары арасына килеп эләгүем кызыксындырамы? Хәзер сөйлим.
Мин Казан шәһәрендә һөнәрчеләр гаиләсендә тудым.Тормышыбыз бик җиңел түгел иде, ләкин әти-әниләрем алтын куллы булу сәбәпле,тамагыбыз ач булмады. Бер ягым белән дә башкалардан аерылып тормый идем. Башка йөзләгән туганнарым кебек кебек үк, тыйнак кына бер егет идем,барына риза булып яшәдем, якты киләчәк турында хыялландым, еш кына бәхет турында уйлана идем. Менә үсеп җитеп, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басар вакыт җитте.Көннәрдән беркөнне әти-әнием мине Казан үзәгендә яшәүче Гыйльметдин исемле бер зыялыга хезмәткә бирде. Бу гаиләдә минем өчен бөтенләй ят, бөтенләй башка тормыш башланды. Яңа яшәү урынымда тормыш кайнап тора иде. Хуҗам янына кем генә килми. Кунаклар бер-берсен яхшы беләләр бугай,әдәбият ,милләт турында сөйләшәләр,бер-берсенә шигырьләр укыйлар,кызу бәхәсләр дә куергалый. Фатих, Гафур, Сәгыйть кебек исемнәр хәтеремә уелып калган. Араларында Габдулла исемлесе бик хөрмәтле иде кебек, аның исемен бик еш телгә алалар иде. Кайвакыт үзе дә килә . Бик коры холыклы, үзсүзле. Шулай да,замандашлары үзен яраталар , хөрмәт итәләр,ләкин, аның үткен теленнән бераз шүрлиләр дә кебек тоела иде миңа. Хуҗам да аның исемен теленнән төшерми, чөнки ул Габдулла белән ниндидер килешүләр төзи. Аларның уртак эшләре бар иде : хуҗам бу егетнең шигырьләрен китап итеп бастыра һәм сата иде кебек. Габдулланың китапларын халык бик көтеп ала ,алар бик тиз кибет киштәләреннән юкка чыгалар икән.Бу турыда әнә шул әңгәмәләргә колак салгалап белдем.Алар арасында шигырьләр,милләт турында гына түгел, акча турында да сөйләшүләр булгалый иде . Мондыйларын тыңлау минем өчен бигрәк тә кызык ,йөз сум, мең сум дигән акча берәмлекләрен мин бу йортка килгәч кенә ишеттем һәм күрдем ,туган йортымда тиеннәр, бер сумлыклар белән генә таныш идем. Шушы кызыклы әңгәмәләрне тыңлап, кунакларны көзгеле шкаф киштәләреннән генә күзәтеп,рәхәтләнеп кенә яшәргә өйрәнгән идем инде мин.
Көннәрдән беркөнне хуҗам, тыныч кына йоклаган җиремнән уятып, кадерләп кенә куен кесәсенә салды. Без аның белән каядыр киттек.Юлда хуҗам кем беләндер очрашты, тавышы һәм сөйләшү рәвешеннән аңлашылганча ,бу кеше минем күптәнге танышым Габдулла исемле шагыйрь абый булырга тиеш иде. Аларның тыныч кына гапләшкәнен тыңлап бару бик рәхәт иде.
Менә алар ниндидер бинага керделәр,мин аңлап бетермәгән телдә хуҗаларга сәлам бирделәр. Сөйләшүләреннән аз-маз төшенүемчә, бу бинаның хуҗасы Иванов фамилияле урыс абыйсы икән,шагыйрь егет тә,хуҗам да урысча яхшы сөйлиләр икән, урыс хуҗа да татарча әйбәт кенә сукалый.Минем хуҗам Габдулла абыйның китабын чыгарырга җыена, шул китап өчен авторның бик яхшы бер фоторәсеме кирәк булган, бу фотоханәгә шуның өчен килгәннәр икән. Шагыйрь егет, гадәттәгечә , бераз ялындырасы итепме, “чәчләрем үскән икән”,- дип көязләнеп алды.Менә шул вакытта мине дә яктылыкка чыгардылар.
Ярым караңгы, бер почмагында сүрән генә ут яктысы янган бүлмәдә ят җиһазлар күреп шаккаттым.Бу – рәсемгә төшерә торган аппарат икән. Аппаратка төбәлеп шагыйрь егет утыра, бик матур костюм кигән, ак күлмәк якасы астыннан матур галстук таккан. Сокланып туймаслык! Бүтән вакытта чандыр гына күренә иде бу егет, бүген мәһабәт ир кеше булган.Хуҗам шагыйрьгә минем белән бергә утырырга тәкъдим итте. Егетнең холкын беләсез бит инде,катгый рәвештә кире какты. Минем кебекләрне бик яратып бетерми икән ул, сөйләшүдән шул аңлашылды. Хуҗам да үз сүзен бирергә яратмый. Мин,әлбәттә,бик кыен хәлдә калдым.Бераз сүз көрәштергәч, минем ялварулы карашымны күрепме,үзенә дә кызык булып киттеме,шагыйрь ризалашты, без икәү бергә сурәткә төштек.Бу мизгел гомеремнең иң истәлекле вакыйгасы булып күңелемә кереп калды.
Юкка карулашты шагыйрь ул көнне. Бу фотосурәт аның иң уңышлы рәсемнәренең берсе булып чыкты, нинди генә диварларда,нинди генә китапларда балкымадык без Габдулла абый белән.Бу рәсемне күреп, күпме кызлар гашыйк булды аңа! Санкт-Петербургтагы һәйкәлендә дә шагыйрь абый минем белән бергә .
Шулай итеп,шагыйрь белән бергә утырган бер мизгел мине дә дөньяга танытты, озын гомерле,бәхетле картлыклы итте.Мин сезнең белән танышырга да онытканмын икән бит, әйдәгез,танышыйк! Бәлки сез инде мине таныгансыздыр да , мин- Габдулла абый Тукайның Казандагы музеенда яшәүче сырлы кара түбәтәе.
Барыгызны да музеебызда кунакка көтеп калам.
Сочные помидорки
Повезло! Стихи о счастливой семье
Упрямый зяблик
Чья проталина?
Почему люди кричат, когда ссорятся?