Укучымның иҗаты
Вложение | Размер |
---|---|
a.alish_.odt | 11.06 КБ |
Саттарова Алия Рамил кызы
Казан шәһәре Мәскәү районы
“9нчы гимназия” ГБМБУ
7 нче сыйныф укучысы
Тукайга эндәшү
Сине безгә ямьле язлар бүләк иткән,
Гөрләвекле, елак язлар алып киткән...
Егерме җиде еллык яз арасы
Безгә йөз ел өйрәнергә җиткән.
“Туган тел”не көйли-көйли
Ничә буын татар үсеп җиткән.
Шүрәле, Су анасы,Кәҗә белән Сарык
Күпме малай,кызны тәрбияле иткән.
Синсез,ләкин Синле үткән бу гасырда
Минем халкым сикәлтәле юллар үткән
Синең исем милләт өчен көрәшләрдә
Тыйнак татар егетләрен арыслан иткән.
Синең исем әбиемнән әнием аша
Абыема һәм миңа да килеп җиткән.
Туган телебез озак яшәр әле,
Мин дә оныкларымның
“И, туган тел!” диюен ишетсәм.
Тел белмәүнең бәләсе
Безнең арада да кайбер татарлар
“Туган тел”не яттан белмиләр.
“Мин татарча яхшы белмәс” диеп
Гел урысча гына сөйлиләр.
Без Тукай шәҗәрәсен ятлаганда,
Алар бабаларының атын белмиләр.
Әти-әни дигән сүзләрне дә
Тәрҗемәдә генә сөйлиләр.
Туган телне яхшы белмәгәнгә
Тукай әкиятләрен укымый үсәләр.
Юлларында очраган киртәләрне
Үтә алмый сыгылып төшәләр.
Урман агачларын сындырганда,
Шүрәле дә аларны һич өркетми.
Кеше әйберсенә кагылганда
Су анасы да кулларына сукмый.
Ә без телле,без Тукайлы халык
Адашканда юл эзлибез Тукайдан.
Һәр сорауга җавап була безгә
Тукай әкиятләре китабы.
Бабама
Өебездәге өчпочмаклы мирас
Кадерлерәк алтын-көмештән.
Алтын-көмешләр дә тузар иде
Синең хатың һаман да исән.
Бу хат минем карт әбиемне
Аның биш ятимен җылыткан.
Минем өчен кадерле аваз ул
Җитмеш ике еллык тарихтан.
“Балаларны сакла!”дигән сүзең
Гаиләм девизына әйләнгән.
Яхшы беләм: Бөек Җиңү өчен
Синең гомер белән түләнгән.
Кыяфәтеңне дә ,холкыңны да
Шушы хатың аша күзаллыйм.
Ут эчендә энҗе тезәр өчен,
Ныклык кирәклеген аңлыйм мин.
Синең нурлы елмаюыңны күрәм
Тигез итеп тезелгән юллардан.
Карашыңның чаткыларын эзлим
Көзгедәге кара күзләремнән.
Кышкы яз
Урамда салкын кыш,
Күңелемдә яз инде.
Миңа бит бу кышта
Ундүрт яшь тулды.
Ундүрт яшь нәкь менә
Гомернең язы ул.
Кышның ак карлары
Күңелемнең назы ул.
Бүген мин бәхетле,
Шатланып туялмыйм.
Тирә-як яменнән
Күземне алалмыйм.
Язгы җылы кояштай,
Елмаю таратам.
Бернигә дә карамый,
Һәркемне яратам.
Җылы алам салкыннан,
Юл салам көртләрдән.
Күңелемне аңлаучыга
Тәкыя үрәм хисләрдән.
Кыш
Карлар ява,мин сөенәм:
Бар дөньяга аклык ява.
Карлар ява,сөенә әбием:
Табыннарга икмәк ява.
Карлар ява, куана энем:
Чана шуарга тау була.
Әтием генә бераз көенә:
Көн буена эш ява.
Ә табигать бик акыллы,
Беркемне дә тыңламый.
Аш белән дә, эш белән дә
Кешеләрне дәвалый.
Сладость для сердца
Есть в осени первоначальной...
Как нарисовать зайчика
Хитрый коврик
Как нарисовать черёмуху