Батыр иҗатында батырлык
Вложение | Размер |
---|---|
batyr_izhatynda_batyrlyk.odt | 26.47 КБ |
“А.Алиш эзләреннән” исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференциясе
Әдәбиятта батырлык темасы
Батыр иҗатында батырлык темасы
( Фатих Кәрим иҗаты буенча)
Башкарды:
Сәетгәрәева Ангелина Рәлиф кызы
Казан шәһәре Мәскәү районы
“9 нчы гимназия” ГБМБУ нең
8нче сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче:
Гобәйдуллина Зөлфия Равил кызы
Казан шәһәре Мәскәү районы
“9 нчы гимназия” ГБМБУ ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Казан -2016
Эчтәлек
Кереш ----------------------------------------------------------------------- 3 б.
Төп өлеш
1нче бүлек . Өзелергә җитеп сыкрый күңел ... б.4-6
2 нче бүлек . Үлем турында уйлама, Илең турында уйла . б.7- 8
Йомгак ------------------------------------------------------------------------ б. 9
Кулланылган әдәбият ------------------------------------------------------ б.10
3
Быел туган илебезне фашист илбасарларыннан азат итүгә 71 ел тула.1418 дәвам иткән бу сугышта туган илебез 20 миллионнан артык сугышчысын – безнең бабаларыбызны, абыйларыбызны югалткан. Тормышны тартып баручы, зур ачышларга сәләтле, сәламәт, көчле, акыллы кешеләр булганнар әлеге миллионнар. Гарасатлы еллар бездән ераклашкан саен, без бу тарих белән күбрәк кызыксынабыз, сугышның нинди куркыныч хәл булуын ныграк тоябыз, бүгенге рәхәт тормышыбызның нинди корбаннар исәбенә яуланганын аңлыйбыз. Әлеге теманы яктырткан әдәби әсәрләр безнең өчен төп чыганак, төп тормыш дәреслеге булып торалар, чөнки бу әсәрләр - я сугыш утыннан исән-сау кайту бәхетенә ирешкән каһарманнар тарафыннан , я туплар гөрелтесе тынып торган мизгелләрдә мылтык приклады өстендә кәгазьгә төшерелгән иҗат җимешләре. Рус мәктәпләре өчен булган Татар әдәбияты дәреслекләрендә бу тема шактый яктыртыла. Ләкин шунысы аянычлы: үземнең 9 нчы параллельдәге сыйныфташларымнан сораштыру нәтиҗәсе күрсәткәнчә, укучылар, Бөек Ватан сугышында катнашкан әдипләрдән Муса Җәлилне генә искә төшерә алалар һәм бик авырлык белән генә Абдулла Алишны. Моннан чыгып, шуны әйтергә була:әдәби әсәрләрне генә өйрәнү аз , әдипләрнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча да зур эшләр эшләнергә тиеш икән . Җәлилгә куелган һәйкәл булуы, Опера театрының Җәлил исемен йөртүе, Җәлил музее булуы аның исемен һәркөн яңгыратырга, искә төшерергә бик нык ярдәм итә, татар булмаган халыклар да аның бөеклеген таныйлар, аңлыйлар.
Ә ялкынлы, талантлы шагыйрьләр, язучылар бик күп булган бу гарасатлы чорда. Язучы , галим Фоат Галимуллинның “ adiplar. narod. Ru “сайтына биргән мәгълүматыннан күренгәнчә, Бөек Ватан сугышы башланганда , Татарстан АССР Язучылар оешмасында 50 әгъза исәпләнә, шуларның 40 ка якыны, үзе теләп, фронтка китә.
Бу чорның иң актив жанры буларак поэзия зур үсеш ала. Бу турыда галим Зәет Мәҗитов “Татар совет поэзиясенең авазы илебез чикләрен үтеп чыкты, бөтен дөнья халыклары йөрәгенә барып иреште. Күпләр яу кырында башын салды, аларның җырлары җиңеп чыкты, дистәләгән еллар үтсә дә, әһәмияте җуелмаслык поэтик җәүһәрләр калды” дип яза. [2;57] Шундыйлар арасында “Рядовойлар төнен йоклаганда, мин йокламыйм шатлык, кайгыдан” дип өзгәләнүче, һәр шигыре укучы күңелендә җыр булып яңгырарлык, үзенчәлекле язмышлы шагыйрь Фатих Кәрим иҗаты да бар.
Безнең бу хезмәтебезнең максаты – Фатих Кәрим иҗатына күзәтү ясап, укучыларны аның зур күләмле иҗатына игътибар иттерү, Фатих Кәрим иҗатының мотивларын һәм ул иҗатта батырлык темасының урынын ачыклау, , Без бу батыр иҗат турында күп сөйләргә, күп ишетергә тиеш. Фикеребезне эзтабар язучы Шаһинур Мостафин сүзләре белән раслыйсыбыз килә: “... Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк. Тереләрнең җаны тыныч түгел. Дөнья тыныч түгел. Үлгәннәр турында даими сөйләргә кирәк. Вакытсыз үлгәннәр турында... Алар онытылмаска тиеш. Алар хакы изге...”.[4;6]
4
Фатих Кәрим үзенең әсәрләрен “җыр” дип атый. Чыннан да, нинди генә күләмдә булсалар да, нинди генә теманы күтәрсәләр дә , бер укыганнан соң бу әсәрләрнең юллары җыр сүзләре кебек, күңелдән чыкмый . Шагыйрь үзенең популярлыгын , шигъриятенең көчен яхшы белә, бу аңа ут астында да өзлексез иҗат итәргә көч бирә. Моны 1943 нче елның 16 нчы июнендә сөекле хатыны Кадрия Ишуковага язган хатындагы “ ..үзгәреш дип язган әйберем- госпитальдән китү булды. Эшемдә урта командир хезмәтен үтим.Хәзергә шушы эшемдә калсам, бик яхшы. Әгәр монда үзгәреш булса, газета эшенә күчү турында чаралар күрермен. Стройда шунысы кыйммәт: бөтен нәрсәне йөрәгең үтә үткәрәсең.Минем язган әйберләрем уңышлы санала икән, моның сәбәбе шушы: канымны коеп сугышам, шуның турында шул хис белән язам...”[5;343 ] юлларында күрәбез.
Шагыйрьнең язмышы бик үзенчәлекле. Әдәбият галимнәре тарафыннан “Фатих Кәримне Бөек Ватан сугышы зур шагыйрь итте» дип дәлилләнсә дә ( әлеге фикер Т. Галиуллин, Л.Минһаҗева хезмәтләрендә , шагыйрь С.Хәким истәлекләрендә күренә) бу дәхшәтле чорны ул инде зур күләмле, кыю фикерле
әдәби мирас белән каршылый. 1937 нче елга кадәр инде аның ун китабы басылып чыга. Шушы китаплар НКВД органнарының игътибарын җәлеп итә дә инде, алар талантлы шәхесләрне бик ерактан ук “таный “торган булалар. Галимнәрнең без алда күрсәткән мәкаләләреннән күренгәнчә, 1937 нче елның 29 нчы декабрендә Фатих Кәримне кулга алу турында ордер языла, милләтчелектә, советка каршы эш алып баруда гаепләнеп ,1938нче елның 3нче гыйнварында кулга алына. Рафаэль Мостафин “Өзелергә җитеп сыкрый күңелем” мәкаләсендә [3;175 ] әйткәнчә, бу вакытта 4 папка кулъязма, 5 калын дәфтәр, 8 юка дәфтәр, 5 куен дәфтәре юк ителә. Шушы кулъязмалар арасыннан бары тик бер әсәр- төп гаепләү акты булган “Аникин” поэмасы гына исән кала. Бөек Ватан сугышына кадәрге чордан шушы әсәрне генә алып карасак та, Фатих Кәримнең инде өлгереп җиткән , әсәрләрендә заман рухын кыю чагылдыручы шагыйрь икәнен раслый алыр идек. 1936 нчы елда язылган әлеге әсәр, шагыйрьнең башка поэмалары кебек үк, кызыклы, мавыктыргыч сюжетка корылган. “Актарылып кара болыт килә, кыйгачлыйлар күктә лачыннар” дигән беренче юлларыннан ук без заманның тыныч түгеллеген , 37 нче еллар афәтенең көтмәгәндә генә килеп чыкмаганлыгын тоябыз. “ Күктә ай да юк” караңгы төндә ялгыз ана җырлый: “Әткәң безне сагынгандыр, Әткәң еракта ... “. Күктә караңгылык , тормышта билгесезлек, идеаллар буталган. Ул чорны вәзгыяте бик ачык тоемлана монда.Фатих Кәрим поэмаларының аерылгысыз бер өлеше булып торучы җыр жанры аша без әсәрнең төп геройлары -Миша Аникин һәм аның сөйгәне Лиза, аларның нәни баласы Рима белән танышабыз.Миша Аникин - Кытай чиген саклаучы совет солдаты. Лизаның хатыннан күренгәнчә, ул сөйгәнен һәм кечкенә баласын калдырып, армия сафларына үзе теләп киткән. Илебез күге болытлы булу өстенә,чик буенда да
тыныч түгел, “Ак бандитлар безнең чигебезгә Канлы табан белән басканнар”, һәм алар вакыт-вакыт һөҗүмнәр оештырып торалар, ләкин кискен каршылыкка
5
очрап кире борылырга мәҗбүрләр, чөнки илебезне , дошманның очып килгән бомбасын тотып алып, кире үзенә җибәрерлек , бала хакына , яна торган өй эченә ташланырдай кыю ирләр саклый. Авторның кайсы гына героен алып карасак та, алар әкияттәгедәй батыр, көчле рухлы , аларга батырлык эшләү өчен аларга һәркайда урын бар.
Авыл яна урман итәгендә,
Тәрәзәләр чәчрәп ватыла,
Бетте балам... балам... ул яна,-
Ике кулы белән чәчен йолкып,
Һуштан язып ава бер ана.
.....
Утка кергән Аникинның да бар
Бик еракта калган баласы.
Ана һәм бала... Шагыйрь иҗатында әлеге тема төп урынны били.Фатих Кәрим үз гомеренең дә балаларын, сөйгәнен сагынып үтәсен сизенгән кебек , балаларны зурлап , балаларга зур өметләрен баглап, түбәндәге юлларны яза:
Бала-
Киләчәкнең хыялы ул,
Һәм бездән соң бу яшь балалар
Без кузгаткан көрәш ташкыннарын
Көчәйтүче булып калалар.
Поэманың икенче герое Лиза да – баласын сөеп, сөйгәнен көтеп кенә утыручы ана гына түгел, ул да совет властен саклауга өлешен кертүче батыр хатын.Төннәрен баласын кочып, колхоз басуларындагы уңышны саклап үткәрә.
Сагынам сине, чик сакчысын,
Һәрчак уемда,
Мин дә бүген сакта тордым
Урман буенда.
Көлтәләргә хайваннар да,
Кошлар да килә,
Кесәсенә шырпы салып
Дошман да килә...
Совет властенең дошманнары чикнең тышкы ягында гына түгел, эчке ягында да күп икән. Әсәрдә тормыш чынбарлыгы бик кыю яктыртылган, тормыш чынбарлыгын объектив сурәтләү социализм идеяләренә туры килә алмый инде. Фатих Кәримнең әлеге поэмасын укыгандаТакташ иҗаты күңелгә килде. Фатих Кәрим иҗатында да Такташныкы кебек канатлы сүзләр күп, икесенең дә теле сурәтләү чараларына бик бай, әсәрләренең сюжетлары кызыклы, мавыктыргыч, истә кала торган, җырлап тора торган әсәрләр. Әлеге чагыштырулардан туган сорауларга җавапны Фатих Кәрим турында истәлекләр укыганда таптык. Хәсән Туфанның Фатих Кәрим кичәсендәге чыгышында мондый юллар бар:
6
“...Тукаебыз янында Такташ.... Фатихыбызның әдәби остазы Такташ ... Бөлгенлеккә төшкән буржуа иле теләсә генә ничек итсә дә , 65 еллыкның бөек гигантлары һаман үсә, һаман өскә ... Аның әдәби энесе Такташ туктаган төштән ... Бик авыр язмышка тарыган елларыбызда – 41 нче ел җәендә саубуллашкан идек, алда ниләр безне көткәнен белми ...Үлдең Фатих, ләкин белеп үлдең, җырларыңның кая барасын”.[6;90 ] Остазын, әдәби энесен” шагыйрь яу эчендә дә исеннән чыгармый , “Сугыштагы татар егетләренә” шигырендә : “Данлы шагыйрь Такташ исеменнән
Фрицләргә яусын , пли, пли ...”,-дип татар егетләрен Такташ кебек кыю булырга өнди, димәк Такташны әдәбиятта да ул кыюлык үрнәге итеп алган була. Әлеге кыюлыкны Сталин режимы гафу итми, ул гомеренең иң матур елларын Сталин төрмәләрендә газапланып , балаларын, хатынын сагынып, шигырьләр язып үткәрә. Утлардан алып, суларга салса да, башка бик күп каләмдәшләреннән, камерадашларыннан аермалы буларак, азрак елмаеп та алгалый әле Фатих Кәримгә язмыш.
Язучы Р.Мостафинның алда телгә алынган мәкаләсеннән күренгәнчә, тоткыннарны төнъякка алып баручы баржа янганда , тоткыннар бозлы суга сикерәләр, ләкин икесе генә исән кала, шуларның берсе Фатих Кәрим була.
Казанга кайтуга, тагын төрмә ... Төрмә лирикасында аның иҗатының яңа яклары ачыла, әсәрләренә сагыну, борчылу, үпкә, өметсезлек хисләре үтеп керә.
Галимә Ләйлә Минһаҗева билгеләп үткәнчә, “өметсезлек аша өмет хисләре”:
“ Җырым аша белсен халкым,
Айнытсын аңын,
Дошманнар богаулап куйган
Улы мин аның”. [5;9 ]
Язмышның икенче елмаюы – шагыйрьнең гаепсезлеге раслану, Бөек Ватан сугышына китәргә рөхсәт бирелү.Төрле органнарга язган күпсанлы хатлары нәтиҗәсендә , дусларының ярдәме белән, аның “эше” яңадан карала, 1941нче елның 3нче декабрендә Фатих Кәрим төрмәдән чыгарыла, зур ашкыну белән сугышка китәргә рөхсәт ала, 30 нчы декабрьдә ул инде яу кырында була.
7
Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты 1942 нче елда язылган “Ант” шигыре белән башлана. Бу шигырь 1938 нче елдагы «Ант”ның дәвамы булып яңгырый.
1938 нче елда :
Менә балам, мин – әнкәсе аның
Балабызны тотып ант итәм:
Син китәсең ерак, ристан булып,
Сау-исән бул, ә мин ... мин көтәм, - дип лирик герой ирен төрмәгә озатканда ант итсә,
Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә балам.Син әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм! - дип сугышчы лирик герой саубуллаша.
Шушы ант белән Фатих Кәримнең тулы дүрт еллык , кайтмаска киткән сугыш юлы башлана. Бу шигырь сугышның икенче елында язылган беренче лирик әсәр була,ул сугыш кырына гади ир кешенең хис-кичерешләрен алып килә. Ватанны сакларга чакырып язылган лозунг шигырьләргә ияләнгән сугышчылар күңеленә туган йорттан сәлам булып яңгырагандыр бу ант, һәрбер татар сугышчысы туган йортта калган сөйгәнен, балаларын күзаллап , күңеленнән дошманны җиңеп кайтырга тагын бер кат ант иткәндер.Шушы ант белән башланган сугыш чоры иҗатына “ Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен сугыш кырларында үлүе” кебек канатлы сүзләргә бай булган күпсанлы патриотик шигырьләре , фашистларның язучы фантазиясе дә җитмәслек коточкыч явызлыклары, шушы явызлыкны да авызлыкларлык совет каһарманнарының батырлыклары турында язылган үлемсез поэма, балладалары, повестьләре дә өстәлә. “Партизан хатыны”, “Өмет йолдызы” поэмаларын укыгач кемнең генә күңеле тетрәнмәс тә, кайсы гына сугышчының күңелендә дошманны тизрәк
тар-мар итү теләге тумас икән.Аның әсәрләрен автобиографик әсәрләр дип тә атап була, чөнки сугышчы-шагыйрь үзе күргәннәрне яза. Шагыйрь иҗаты Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенә хас булган бөтен мотивларны үз эченә ала.
Болар: көрәшкә өндәү, илне сакларга ант итү, фашизмга нәфрәт, фронт вакыйгалары,солдат батырлыгы, уй-хисләре, поэма һәм баллада жанрында актив эшләү, җиңүгә якынлашу шатлыгы, сагыну хисе.
Фатих Кәрим кулына корал тотып көрәшүенә карамастан, бик күп яза, язганнарын хат белән хатынына, төрле редакцияләргә җибәреп бара. Бу Фатих Кәримнең гаиләсенә язган хатларында ачык күренә: “ Үзең беләсең: хәзер эшләр аеруча кызу бара, шулай да мин язмыйча яши алмыйм. Мин “Разведчик язмалары” дигән повесть яздым һәм аны бүген акка күчереп “Совет әдәбияты” журналына җибәрдем. Так что , син мине эшләми ялкауланып йөри дип уйлама.Инде алдымда ике әйбер тора: теге пьесаны бетерү һәм Кызыл Армиянең һөҗүменә багышланган бер кыскарак поэма язу. Мин бит төнлә генә эшли алам, көндез һич вакытым юк”.[ 5;337]
Шулай ук замандашларының, фикердәшләренең истәлекләре дә безнең өчен бик кызыклы. Үзе дә сугыш утын кичкән Татар халык шагыйре Сибгат
8
Хәким “Бу ике шагыйрьнең (Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим) үзләренә генә хас уртак яклары бар. Аларны Бөек Ватан сугышы зур шагыйрь итте. Поэзия тавының алар икесе ике ягыннан күтәрелделәр.Татар поэзиясендә Муса Җәлилдән кала Фатих Кәрим кебек батырлык эшләгән яңадан бер генә шагыйрь дә юк . Ул һәрвакыт Муса Җәлил белән рәттән атлап бара торган шагыйрь» дип яза.[1;103 ] Бу фикерне дәвам итеп , Фатих Кәримнең сугышка кадәрге чор язмышташы, каләмдәше Хәсән Туфанның пионерка Гөлчәчәккә атап язылган ачык хатында мондый юллар бар : “... Инде Фатихның төсе турында берничә сүз: безнең Фатих урта буйлы, бронза кебек нык, таза тәнле, көчле, җитез хәрәкәтле, матросларча салмак адымлы, йөзендә елмаю да, уйчанлык та бергә балкып торган гаҗәп сөйкемле егет иде. Фатихның тән төзелешен төсмерләү өчен, Муса Җәлилнең һәйкәленә карарга кирәк: ул да шундый, атлет гәүдәле егет иде. Сез, туган телне бик яхшы белә торган балалар, Муса Җәлилне дә, Фатих Кәримне дә аңлап укый аласыз.Шундый чын шагыйрьләребезне күбрәк, уйлабрак укыгыз : алар сезгә күп сорауларга җавап табарга ярдәм итәрләр. Мәхәббәт, әйтеп торасы да юк, әлбәттә, бар.Ләкин, ике канатлы ул: бер канаты- ярату, икенче канаты- нәфрәт. Ф.Кәрим һәм Муса Җәлил гаҗәп ягымлы, нечкә
күңелле кешеләр иделәр. Укып карасагыз аларның шигырьләрен! Фашистларга - матурлыкны яндыручыларга карата нинди зур, көчле,хисле нәфрәт хисләре яңгырый аларның шигырьләрендә”. [6 ;43]
Бик кызганыч, ялкынланып янучы ике йолдызның да гомерләре бик кыска була. Җәлилнең соңгы җыры палач балтасы астында чикләнә, ә Фатих Кәрим Бөек Җиңү таңы якынлашканда, 1945 нче елның 19 нчы февралендә һәлак була.
Бу- Фатих Кәримнең белән язмышның соңгы тапкыр тапкыр ачы шаяруы була.
Шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән сугышчы- шагыйрьне 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены үлгәннән соң эзләп таба. Аның гәүдәсе Калининград шәһәре янында җирләнә.
9
Йомгак
Истәлекләрдән күренгәнчә, Фатих Кәрим иҗаты замандашлары өчен һәрвакыт Муса Җәлил белән янәшә йөри. Аның иҗаты, каһарманлыгы Җәлил иҗаты белән бертигез дәрәҗәдә балкый.Республикабызда исемен халыкка җиткерү буенча гына аз эшләнелә кебек тоела безгә. Фатих Кәрим музееның Башкортстандагы Ает авылында гына барлыгын беләбез. Интернет чыганаклардан укып белдек: шагыйрь һәлак булган һәм күмелгән Калининград өлкәсендәге Багратионовск шәһәрендә Фатих Кәримгә һәйкәл-обелиск куелган, шәһәрнең бер урамына исеме бирелгән. 2007 нче елда Фатих Кәрим һәм аның көрәштәшләренең кабер ташлары яңартылган,аны ачуда шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова да катнашкан. Шагыйрьне туган ягында да зурлыйлар,туган авылында, Бишбүләк район үзәгендә, Бәләбәй шәһәрендә Фатих Кәрим исемен йөртүче урамнар бар, ул укыган педагогик колледж диварына истәлек тактасы эленгән. Район советы карары белән Фатих Кәрим исемендәге премия билгеләнгән. Безнең бәхетебезгә, кече лейтенант Фатих Кәримнең пулялар белән тишкәләнгән, ниндидер могҗиза белән Казанга кайтып җитә алган шинеле Татарстан Дәүләт музеенда саклана. Бу истәлек– безнең бәхетле балачагыбыз өчен яу кырында башларын салган каһарманнарның безгә васыятедер.
Эшебезнең әлеге этабына куелган максатына ирештек дип уйлыйбыз.Фатих Кәримнең әдәби мирасына күзәтү ясадык, иҗатының мотивларын билгеләргә тырыштык, бу иҗатның батыр иҗат икәнлеген ачыкладык, фикерләребезне замандашларының , галимнәрнең фикерләре белән расладык.Фатих Кәрим геойларына батырлык эшләү өчен, сугыш кирәк түгел икән, аларга кыюлыкларын сынарга, кешеләргә яхшылык эшләргә һәрвакыт җай чыгып тора. Батыр шагыйрь үзе дә, иҗаты да - безнең өчен яшәү үрнәге . Эзләнүләребез вакытында белгәннәребезне башкаларга да тапшырырга тырышырбыз, чөнки безнең бурычыбыз – “үлгәннәр турында даими сөйләү. Вакытсыз үлгәннәр турында... Аларның хакы изге”.[4.6 ]
10
Кулланылган әдәбият
1. Батулла Р. Сибгат Хәким: Истәлекләр, шигырьләр.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.
2. Мәҗитов З. Шагыйрьнең куен дәфтәре / / Мирас.- 1999. - №1
3. Мостафин Р. Өзелергә җитеп сыкрый күңелем / / Казан утлары.- №1
4. Мостафин Ш.Яңа меңъеллыкка очыш. - Казан: Тат.кит.нәшр., 2008.
5. Минһаҗева Л. Без кайтырбыз туган илләргә.- Казан: Хәтер нәшр., 2010.
6. Туфан Х. Әсәрләр. Биш томда. 5нче том.- Казан : Тат. Кит.нәшр., 2010.
7. Хәйбрахманов Р. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе.Шигырьләр һәм поэмалар.- Казан: Хәтер нәшр., 2005.
8. Хәсәнова Ф. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. 7 нче сыйныф. Ике кисәктә. 2нче кисәк.
Швейня
Зимняя сказка
Одеяльце
Философские стихи Кристины Россетти
Разлука