Мин кем булырга хыялланам?
Вложение | Размер |
---|---|
min_kem_bulyrga_hyyallanam.docx | 14.46 КБ |
Сочинение.
Мин кем булырга хыялланам?
Дөньяда бик күп һөнәрләр бар.Мәсәлән, шофер, өй төзүче, шәфкать туташы һәм башкалар.
Шофер йөк ташый, төзүче өйләр төзи, йортлар сала. Шәфкать туташы кешеләрне дәвалый... Ә мин үзем өчен һөнәр таппым. Укытучы! Нинди биек, матур исем! Ничек горур яңгырый! Укытучыдан башка шагыйрь дә, язучы да, төзүче дә, табиб та юк. Нәни бала күңеленә изгелек орлыгы ул – укытучы.
Укытучы! Сине яратсыннар, тыңласыннар өчен, йөрәгеңдә күпме ялкын, җылылык булырга тиеш!?
Укытучы эшен ювелир хезмште белән чагыштырып карыйк әле. Аз гына төгәлсезлек җибәрдеңме, асыл таш яраксызга әйләнә. Тик кеше җаны таш түгел. Аны зиннәтле түш бизәгеннән алып ташлап булмый. Менә шуңа - укытучыга кеше рыхының һәр кисәкчеге ахактай саф булсын, аңа бер тап та төшмәсен өчен тырышырга туры килә.
Мин кечкенә балалар яратам, аларга төрле уеннар өйрәтәм. Укытучы булып та уйныйм. Телевизордан балалар чыгышларын кызыксынып карыйм.
Үз хөзмәтеңнең чын остасы булу өчен тырышып укырга, фән нигезләрен үзләштерергә, көндәлек үз өстеңдә эшләргә, белемеңне баетырга кирәк. Шунда гына син үз хезмәтеңнең чын остасы буласың.
Гиззатуллина Ралинә, 3 сыйныф укучысы.
Развешиваем детские рисунки дома
Колумбово яйцо
Любимое яичко
Девочка-Снегурочка
Большое - маленькое