Кыштыр-кыштыр каяндыр керпе килеп чыкты. Мин аны күзәтә башладым...
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 12.93 КБ |
Юмарт керпе
Бервакыт җәй көне без урманга җиләккә киттек. Ул шундый матур һәм анда сафлык, хуш ис бөркелеп тора. Андагы аллы-гөлле чәчәкләргә карап сокланып туймаслык. Шушы матурлыкка кошлар сайравы да кушыла.
Менә без кып-кызыл җиләкләрне өзеп, авыз иттек. Шундый тәмле! Җиләкләр кып-кызыл булып пешкән, шул кызыл җиләкләрне җыярга керештек. Әмма савытларыбыз һаман тулмый да тулмый. Тизрәк савытларыбызны тутырасы килә. Шул вакытта агачлар арасында ниндидер тавыш ишетелгән кебек булды. Иң беренче булып керпене мин күреп алдым. Аның безгә исе дә китми. Кыштыр-кыштыр килеп каядыр бара. Энәләре шундый очлы. Мин шушы сөнгедәй очлы энәләренә яфраклар куйдым. Аннары керпенең кая барганын күзәтә башладым. Бераз китүгә, бер агач төбендә туктап калды ул. Карасам, анда кечкенә керпеләр! Керпеләр иле бит бу дип уйладым. Аннары әти-әниемне чакырдым. Алар да керпеләрне күреп шаккаттылар. Керпеләр яныннан аз гына киткән идек, зур аланга килеп чыктык, ә андагы җиләкләр! Шундый күп, җыеп бетерерлек түгел. Савытларыбыз тулганын сизми дә калдык. Керпене күрмәгән булсам, мондый җиләклекне тапмаган да булыр идек әле. Керпекәйгә рәхмәт әйтеп, кайтыр юлга кузгалдык.
Сладость для сердца
Нас с братом в деревню отправили к деду...
Басня "Две подруги"
Спасибо тебе, дедушка!
Два петушка