Үзебезнең Минзәләбезнең күренекле кешеләре, бигрәк тә язучылар турында проект эше.
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 30.78 КБ |
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
МБОУ “СОШ№3” г.Мензелинска
Фәнни - тикшерү эше
ТЕМА
“Рәшит Гәрәй иҗатында туган як, табигать , туган авыл темасын яктырткан әсәрләрен барлау ”
Эшне башкарды:
Минзәлә шәһәренең 3 нче гомуми белем бирү мәктәбенең
4 нче А сыйныф укучысы Гыйльфанова Азалия Аксан кызы
Җитәкче: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Кирилова Алсу Мансур кызы
2016
Эчтәлек
Кереш......................................................................................... 3 бит
Төп өлеш.
Рәшит Гәрәй иҗатында туган як, табигать , туган авыл темасы
1. Рәшит Гәрәйнең тормыш юлы............................................ 4 бит
2. Гадилек шагыйре................................................................ 5 бит
3. Иң кадерле иң матур туган як............................................. 6 бит
Йомгак.........................................................................................7 бит
Кулланылган әдәбият.................................................................8 бит
Кушымталар
1 . Исемендә туган як, табигать , туган авыл сүзе булган шигырьләр исемлеге ......................................................................................9 бит
2. Рәшит Гәрәй шигырьләрендә туган як, табигать , туган авыл сүзләре кергән тел-сурәтләү чарлары.......................................................9 бит
Кереш.
Шигырь “Кайтам әле диеп җырласам”
Әй, сине соң ничек яратмыйың!
Таныш моңнар агыла йортлардан:
“Барам әле,-диләр,-Минзәләгә...”
Бу җырны соң кемнәр отмаган!
Минзәләлеләрнең горурлыгы булган якташ шагыйребез Рәшит ага Гәрәйнең якты истәлеген бүгенге көндә дә саклыйбыз.
Минзәлә шәһәренең балалар китапханәсе Рәшит Гәрәй исемен йөртә.
Район газетасы Минзәлә җирлегендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр өчен
Р. Гәрәй исемендәге әдәби бүләк булдырды.
Минзәлә шәһәренең балалар китапханәсе Рәшит Гәрәй исемен йөртә.
Рәшит Гәрәй иҗатының зур өлеше туган җиренең гүзәл табигатенә, аның хезмәт сөюче гади кешеләренә багышланган. Әдип Минзәлә төбәге Малтабар авылында туып-үскән. Аның иҗаты безгә бик якын, аңлаешлы һәм гади. Менә шушы гадилеге белән Р.Гәрәй үзенчәлекле. Рәшит Гәрәй – авыл шагыйре. Ул ни турында гына язмасын, бар нәрсәне басулар, туган авылы фоны аша күрә. Аның бар чагыштырулары нигезендә- авыл кешеләре. Безгә гүзәл шигырьләрен бүләк иткән якташыбыз кем турында гына язса да, таңнан таңга иген кырларында икмәк үстерүче игенче турындамы, айлар буена җир астында хезмәт куючы шахтерлар турындамы, яшел болыннар өстеннән очып үтүче очучы турындамы, аның фикере бер образга туган як, табигать , туган авыл образы.
Ни өчен Рәшит Гәрәй күңеленә һәм иҗатына туган як, табигать , туган авыл сүзләре шулкадәр тәэсир иткән икән?
Мин бу эшемдә туган як, табигать , туган авыл сүзләренең шагыйрь иҗатында тоткан урынын ачыклауны максат итеп куйдым. Моның өчен мин башта Рәшит Гәрәйнең туган як, табигать , туган авыл сүзләре кергән шигырьләрен барладым.
Төп өлеш.
1. Рәшит Гәрәйнең тормыш юлы.
Рәшит Гәрәй Татарстанның элеккеге Минзәлә, хәзерге Тукай районындагы Малтабар авылында туа. Башта уз авылында башлангыч мәктәпне, аннары Күзкәй урта мәктәбен тәмамлый.
Бөек Ватан сугышы башланганда Рәшит Гәрәйгә ун яшь була. Сугышның беренче көннәрендә үк әтисен фронтка алалар, күп тә үтми, аның батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә. Сугыш китергән кайгы сабый күңеленә төзәлмәслек яра сала.
Ятимлекнең сагыш-моңы
Бик озакка бара икән,
Гомерлеккә кала икән
Япь-яшь малайлар, әтиләре урынына басып, иген игә, сабан сөрә, фронтка икмәк җитештерә... Колхоз атларын көтү, почта йөртү, өйдән-өйгә хәбәр ташу кебек иң авыр вазифалар үтәргә туры килә Рәшит Гәрәйгә.
1948 нче елда, урта мәктәпне тәмамлагач, Рәшит Гәрәйгә ике ел педагогик хезмәт белән дә шөгыльләнергә туры килә. Иске Мәлкән, Чебенле авылларында балалар укыта ул.
Экстерн тәртибендә, Минзәлә педагогик училищесында белем ала, уңышлы гына тәмамлый. 1950 нче елның көзендә Рәшит Гәрәйне ул вакытта “Яшь сталинчы” дип аталган республика яшьләр газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә чакыралар.
Совет армиясе сафларында башта отделение, аннан взвод командиры булып хезмәт итә ул. Ә күңелендә – туган як кырлары...
Ярларында маллар туенган Ык буйлары чыкмый уемнан. Әнкәм теккән тәүге күлмәгем Ык суында чайкап юылган...
Ык буйлары чыкмый уемнан.
Рәшит Гәрәйгә 1981 нче елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелгән.
2. Гадилек шагыйре.
Туган төбәгеннән нур таба белгән киң җиһанның да яктылыгын күбрәк күрә, кадерен ныграк аңлый, мәхәббәтле һәм мәрхәмәтле була. Әнә шундый фикерләр белән сугарылган Рәшит абыйның шигырьләре.
“Җир әнкәм дип дәшәм сиңа”
Җир- әнкәм дип дәшәм сиңа
Иң тәүге сүземнән үк.
Кендегем сиңа бәйләнгән
Яралган көнемнән үк.
Р. Гәрәй иҗаты белән танышканда, ирексездән, Фәнзаман Батталның сүзләре искә төшә: “Әгәр дә шагыйрьнең бөтен иҗатына бер сүз белән генә бәя бирүемне сорасалар, ул сүзем, мөгаен, “гаделлек” дигән сүз булыр иде.
Шигырь “Туган җир җылысыдыр
Бу- үзем көткән кадернең
Зурысы-олысыдыр.
Рәхәт хис үрли күңелгә-
Туган җир җылысыдыр.
3. Иң кадерле иң матур туган як.
Р.Гәрәй шигырләре – аның күңеле.
Ул тумышы белән үк табигать кешесе.
Рәшит Гәрәй шигырьләре аша туган җиренең барлык гүзәллеген, матурлыгын сурәтли. Шагыйрьгә туган җиренең һәрбер шук малае, “зәңгәргә буялган җитен басулары”, аланнарда үскән чәчәкләрнең хуш исе, уҗымнарның сулышы кадерле, газиз, якын.
Туган җиреннән аерылган кешедә туган ягын сагыну хисе икеләтә көчле була.
Бәрәңгесен ашап үскән җирне
Юксынмаган ирләр ир түгел,
Хисләремә ялкын өстәгән җир
Онытыла торган җир түгел, ди автор.
Йомгак.
Рәшит Гәрәй үзенең иҗатында туган як, табигать , туган авыл сүзләрен күп кулланган. Мин өйрәнеп чыккан китапларында ул бу сүзләрне 5 шигырь исеменә куйган.
Ни өчен Рәшит Гәрәй күңеленә һәм иҗатына бу сүзләр шулкадәр тәэсир иткән икән? Мин моның сәбәбен ачыкладым.
Рәшит Гәрәй шигырьләрендә Туган як, табигать , туган авыл сүзләренең киң мәгънәсе ачыла.
Ул тумышы белән үк авыл, җир кешесе.
Шигырь “Сагындым”
Бик сагындым авыл юлларын, Юл буена үскән урманын;
Шул урманның яшел аланын, Аланында пешкән баланын,
Баланыңа кунган кошларын
Бик сагындым, якын дусларым!
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:
Кушымта.
Исемендә туган як, табигать , туган авыл сүзләре булган шигырьләр исемлеге
Туган җиремә.
Рәшит Гәрәй шигырьләрендә туган як, табигать , туган авыл сүзләре кергән тел-сурәтләү чарлары.
Синонимнар: туган як-туган җир, Ватан-ана, тормыш-басу, яшәү-тормыш,йорт-туган як-ил, җир-ана.
Антонимнар: туган як- чит як, туган җир-күк, һава, туган җир – чит җир.
Омонимнар: туган як-урын, туган як-тормыш.
Старинная английская баллада “Greensleeves” («Зеленые рукава»)
10 осенних мастер-классов для детей
Свинья под дубом
Рисуем подснежники гуашью
Развешиваем детские рисунки дома