Әни турында инша
Вложение | Размер |
---|---|
ukuchylar_izhaty.odt | 29.22 КБ |
Минем әнием( инша)
Харитонова Анастасия, 124 нче рус-татар урта мәктәбе, 9 нче сыйныф
1998 нче елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе - Аналар көне буларак үткәрелә. Һәр авылда, районда, илебездә әлеге бәйрәм хөрмәт белән билгеләп үтелә. Мин дә үземнең иншамны миңа тормыш биргән әниемә түгел, ә мине тәрбияләп үстерүче әниемә багышлыйм.
Әни, әнием, әнкәй! Әниләр турында сүз башлаганда, иң алдан хәтергә туып-үскән йорт, туган туфрак искә төшә. Туган йорт, туган туфрак һәм әнкәй - берни белән дә тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле кеше! Миңа А.М.Горькийның әниләр турында әйткән сүзләре бик тә ошый: "Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән бөтен дөньяга хәят биргән алтын кешене -Ананы олылыйк! Кешедә булган гүзәллек кояш нурларыннан һәм ана сөтеннән килә, менә шулар безнең йөрәкләрне яшәүгә мәхәббәт белән сугаралар! Кояшсыз гөлләр чәчәк атмый, мәхәббәтсез бәхет юк, хатын-кызсыз мәхәббәт юк, анасыз- шагыйрь дә, батыр да юк". Әйе, мин бөек рус язучысының сүзләре белән килешәм, чөнки кешедә булган бөтен матурлык әнидән килә.
Миңа дүрт , апама җиде яшь булганда әниебез каты авырудан үлеп китте. Без, әтибез белән тулай торакта яши идек. Көннәрдән бер көнне әтиебез безгә шатлыклы хәбәр җиткерде. Ике ел әнисез яшәү безне талчыктырган, күрәсең,без бер сүзсез булачак әни янына күченеп килдек. Өй эче кояш нуры белән балкып тора, өйдә тәмле аш исе аңкый, чисталык, матурлык. Булачак әниемнең җылы карашы, назлы сүзләре мине шатландырып җибәрде. Мин шул вакытта үзем дә сизмәстән, "әни" дип эндәштем. Аның йөзе елмайды, күзләре энҗе кебек ялтырап китте, күзләренә яшь тыгылды. Кырык өч яшендә беренче әни сүзен ишетү, бәлки, ул да көтмәгәндер. Бәлки, аның да үз балаларын тудырып, карап сокланасы килгән вакытлары булгандыр. Кечкенә булу сәбәпле, мин бу күренешне аңлап җиткермәдем, әмма әтинең дә күңеле татлы хисләр белән тулганын хәтерлим. Шул көннән башлап, мин әниемнең йомшак кулларын, ягымлы тавышын, моңлы җырларын тыңлап үсеп киләм һәм үземне бик бәхетле хис итәм. Әни мине бик ярата, якын итә.Ул тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән сөеп уята.
Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Син- минем бәхетем,кояшым, яшәү чыганагым. Син булганга көннәрем аяз, төннәрем якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен тырышасың.Кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам , ягымлы булырга,һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың.
Минем дә төрле чакларым булгалыйдыр, әнием. Ачулансаң да, шелтәләсәң дә мин сиңа үпкәләмим, чөнки синең шелтәле сүзләрең мин әйбәт булсын өчен әйтелә. Күңелемнән, күз алдымнан синең нурлы сурәтең беркайчан да китмәсен. Гомерем буе әнкәй җылы карашың озата барсын иде. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт. Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Безнең уңышларыбызга сөенеп, шатлыкларыбызны уртаклашып озак яшәсәң иде. Сиңа булган бурычымны кайтара алсам, мин тагын да бәхетле булыр идем.
Әгълиуллина Зарина иҗаты 8 нче сыйныф
Бала шатлыгы
Кояш балкый, нур сибә,
Бүлмәдә гөлләр үсә,
Бала шатлыгы ишетелә
Булган чагында әни.
Кошлар сайрап моңланып,
Җырлар җырлап, сызгыртып,
Ашлар пешә, тәм алып,
Бала көлә, шатланып.
Җиләк-җимеш өстәлдә,
Тәмле бәлеш пешә мичтә.
Күңел җиденче күктә,
Чөнки әни, әби-бабай,
сеңлем булган һәр җирдә!
Әнием минем
Әнкәй – тормыш бүләк иткән кеше,
Иң кадерле, ләкин авыр аның эше.
Ул суыкта безгә кояш кебек балкый,
Йөрәге, җаны, көче белән безне саклый.
Әнкәй белән сөйләшергә бик күңелле,
Ходай биргән тавышы аның иң ямьле.
Бөтен серләреңне тыңлап торыр
Һәм үзенең оста киңәшен тапшырыр.
Баласына әнкәй бөтен көчен сала,
Яхшы киләчәге өчен ул тырыша.
Яманнардан ул баласын саклый,
Авырлыкта әни беркайчан да калдырмый.
Әни өйне чисталыкта тота,
Һәм гаилә учагын һәрвакыт саклап тора.
Төрле ашларны бик тәмле пешереп,
Кунакларны осталыгы белән шаккаттыра ул.
Әни сүзен әгәр дә ишетсәң ,
Туган телең, илең искә төшә.
Әни – ул сүз генә түгел, ә күктәге фәрештә,
Безне ягымлыкка, яхшылыкка ул өйрәтә.
Әнкәй безгә бөтен гомерен бирә ,
Ул бит безнең өчен дога кыла.
Күз яшьләренә буылып Ходайдан
“Бәхетле булсын бәбкәм,”- дип ялвара.
Әниемнең җылы кочагы
Көзге салкын җилләр исә
Күңелдә эз калдырып.
Әнкәй яннарыма килсә,
Язлар җитәр йөрәгемне тутырып.
Начар кәефне алмаштырып,
Үзе белән кояш алып килер.
Алтын тавышы белән көлеп,
Җирдәге матурлыкны күрсәтер.
Яманнардан, начарлардан саклап
Әнкәй күңелемне юатыр.
Авыр вакытларда аңлап,
Кочагында мине җылытыр.
Әнием янында мин бик бәхетле,
Киләчәктә ташламаска сүз бирәм.
Раббым Аллам! Сиңа мин бик рәхмәтле,
Җил-яңгырлардан сакла әниемне минем.
Дәрестә
Татар теле дәресендә
Очарашу булган иде.
Очрашуда исем, фигыль, сыйфат булганнар иде,
Алмашлык һәм рәвеш килде-
Бөтенесе җыелды.
Сәркатип -исем, утырып
Ашыкмыйча акт язды.
Акт-очрашу турында
(Директорга бирелә).
Бөтенесен язганнан соң
Актны кесәгә салды.
Каләмен өстәлгә куеп
Очрашуны башлады:
“Дуслар, безнең начар хәлләр!”
“Әйт инде”-сыйфат диде.
-Әдип бүген татар теленнән икеле алып кайтты!
Зирәк Әдип?! Ю-юк алдама ,ул бит яхшы укучы ,-диде бөтенесе.
Әйе, алды!- диде исем, алдамыйм бит мин сезне.
Ничек соң болай булды? ,-диде шаккатып фигыль.
Менә шулай,- диде исем, һәм, утырып, сөйләде...
Татар теле дәресендә Әдип диктантны язды
Һәм аннан соң икелене өенә алып кайтты...
Именинный пирог
Каргопольская игрушка
Одна беседа. Лев Кассиль
Карты планет и спутников Солнечной системы
Алые паруса