Халык педагогикасы – тәбия бирүдә халыкта яшәп килгән карашлар, аның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән тәрбияләү, буыннан буынга күчеп камилләшкән педагогик белемнәр, халык өйрәтүләре ул. Фольклор әсәрләре, этнографик материаллар, халык традицияләре, уен һәм бәйрәмнәр, сәнгатьчә эшләнгән борынгы бизәнү әйберләре, традицион һөнәрләр, гаилә тәрбиясе тәҗрибәсе әлеге бай мирасның төп өлешен тәшкил итә.
Вложение | Размер |
---|---|
rabota_yshanular_m_yuraular_kiramov_ilsur_muslyumovo.docx | 33.18 КБ |
1-4 нче сыйныфларның эзләнү һәм проект эшләренең Республика конкурсы «Мин дөньяны өйрәнәм»
Секция: татар теле һәм әдәбияты
Мөслим муниципаль районы Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нче сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: Яхина Л.Р.
Яр Чаллы
2014ел
Эчтәлек
Кереш........................................................................................................................3
Төп өлеш. Ышанулар-тарих ул. .........................................................................4
Йомгаклау. Ышанулар - халык күңелене..............................................................8
Кулланылган әдәбият .....................................................................................8
Кереш
Халык педагогикасы – тәбия бирүдә халыкта яшәп килгән карашлар, аның тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән тәрбияләү, буыннан буынга күчеп камилләшкән педагогик белемнәр, халык өйрәтүләре ул. Фольклор әсәрләре, этнографик материаллар, халык традицияләре, уен һәм бәйрәмнәр, сәнгатьчә эшләнгән борынгы бизәнү әйберләре, традицион һөнәрләр, гаилә тәрбиясе тәҗрибәсе әлеге бай мирасның төп өлешен тәшкил итә.
Бу хезмәтебезне без халык педагогикасына караган бер өлкәгә генә, ышануларга һәм юрауларга гына багышларга булдык. Аларның да Мөслим районы Вәрәшбаш авылында киң таралганнарына тукталуны максат итеп куйдык.
Бурычлар:
Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.
Халык педагогикасы кагыйдәләренә электән үк игътибар зур була. Татар халык иҗатының "Мәкальләр һәм әйтемнәр" китабында да алар, халык педагогикасы кагыйдәләре, дип түгел, ә ышанулар һәм юраулар дип кенә туплап бирелә. Н.Исәнбәт, К.Насыйри кебек галимнәребез аларны туплап зур мирас калдырганнар.
Хезмәтнең өйрәнү объекты- Вәрәшбаш авылында кулланыла торган ышанулар.
Тикшерү методлары: эзләнү, тасвирлама, тикшерү һәм нәтиҗә чыгару методлары.
Алымнар: халык педагогикасы буенча булган әдәбият белән танышу; респондентлар белән әңгәмә, язмаларны редакцияләү.
Эш кереш өлештән, төп өлештән, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Төп өлеш. Ышанулар-тарих ул
Халкыбызның мәкаль, әйтем, риваятьләре, ышанулары, канатлы сүзләре – бөтенесе тарих. Әби – бабаларыбызның бала тәрбияләүдәге таланты, осталыгы турында булыр бу хезмәт. Әби белән янәшә яшибез без, хезмәтне язганда аның ярдәме зур булды.
1. “Алъяпкычыңның тискәре ягын бәйләсәң, кешегә тискәре күренерсең”. Балаларны матур киенү әдәбенә өйрәтү өчен кулланылган чара бу .
2. “Ачык урынга олы йомышыңны үтәмә, кояшны рәнҗетерсең”. Кояш кадәр кояшны рәнҗетеп кара әле син, олы йомышыңны теләсә кая үтәп. Моннан да куркыныч нәрсә бармы соң?
3. “Ашаганда өстәлгә таянма, бөкре калырсың”. Бөкрелек тә бик куркыныч нәрсә. Шушы курку хисе төз, матур гәүдәле булып үсәргә ярдәм итә.
4. “Аягыңны селкеп утырма, шайтан килер”. Өстәл янында дөрес утыру кагыйдәләрен өйрәтү өчен кулланыла бу сүз.
5. “Аягыңны озак киенсәң, ярлы булырсың”. Тиз бул, аягыңны озак киенмә дип туглап торганчы, шушы бер сүз җитә балага.
6. “Башта уң аягыңны киен, көне буе эшең уң булыр”. Иртән иртүк кем эшкә, кем укуга ашыга. Ашыкканда сул аякка да кия башлыйсың, әмма әбиемнең кисәтүе гел колакта яңгыратап тора, сул аяк киемен кире салып уң аякныкын кигән чаклар да була. Көннең уңышлы узасын бик телибез шул.
7. “Башка диндәге кешегә кияүгә чыкма, җәһәннәмгә олагырсың”. Балам башка диндәге кешегә чыгып, авырлыклар күрмәсен, бәхетсез була күрмәсен дип кайгырткан борынгылар. Һәм бик тә шәп тәрбия чарасы булган бу. Безнең якларда “ Әти-әнисенә кул күтәргән кеше җәһәннәм кисәве булыр” дигән әйтем дә яши.
8. “Бәрәңге тукмагын ялама, киявеңнең башы таз булыр”. Әбием сөйли, сугыштан соңгы юклык заманнарда, әниләр боламык дигән ризык пешерәләр иде. Әрчеп пешерелгән бәрәңгенең суын саркыткач, өстенә бераз он сибәсең һәм тукмак белән төясең. Шул тукмакны яларга чират тора идек, ди.
9. “Бисмилласыз ашый башласаң, ризыгыңны шайтан ашап торыр”. Әби - бабаларыбыз бисмилласыз өстәл янына утырмаганнар, балаларыннан да шуны таләп иткәннәр. Ашау әдәпләре шулай өйрәтелгән балага.
10. “Зират әйберсенә тимә, мәетләр ачуланыр”. Зираттан алынган әйберне мәетләр төнлә килеп кабат алып китәләр икәненә чын күңелдән ышанып үсә бала.
11. “Зиратка бармагың белән төртергә ярамый, бармагың шешә”. Бу сүзнең дә нигезендә әдәп кагыйдәсе ята. Бер нәрсәгә дә, беркемгә дә бармак төртеп күрсәтергә ярамый.
12. “Җиргә төкермә, авыз кырың чабырыр”. Җир ул безнең анабыз, аны пычратырга ярамый, дип туглап тору, бала күңеленә барып та җитмәскә мөмкин әле ул. Ә болай, авыз кырың чабыра, шул сүз җитә.
13. “Җир суалчанын икегә өзсәң, тормышың урталай бүленер”. Җир йөзендәге һәр нәрсәнең җаны бар, аларны рәнҗетергә ярамый дигән фикерне балаларга шулай җиткергәннәр борынгылар.
14. “Җомга турында эш эшләргә ярамый, эшең ут булып янар”. Ислам дөньясында җомга көн – иң зур бәйрәм санала. Бу ял көне.
15. “Иләк аша карасаң, киявең кылый булыр”. Иләк- он или торган эш коралы бит ул, уенчык түгел, дип әйтеп торганчы, бу сүз үтемлерәк.
16. “Ишекне бисмилла әйтеп яп, җен кермәс”. Төнгелеккә һәр җирең тәртип белән калсын, һәр нәрсә үз урынында булсын.
17. “Ипи валчыгын койма, хәерче булырсың”. Ризык кадерен белергә әниләр безне шулай өйрәтә.
18. “Иягеңә таянма, әниең үләр”. Монда инде сүз медицина мәсьәләсенә барып кагыла. Нәтиҗәсе шул: баланың бите, тешләре дөрес формалаша.
19. “Кабаның артына карап утырсаң, бианаң каба төбе белән кыйный”. Каба – йон эрләгәндә, йонны бәйләп кую өчен ясалган махсус эш коралы. Монда да сүз хезмәтеңне җиренә җиткереп башкару турында бара.
20. “Капкадан чыкканда сул аягың белән атлап чыксаң, эшең уңмас”. Яшәү барышында уң як һәрвакыт өстен санала. Уң кул белән ашыйлар, уң кул белән язалар. Һәр нәрсә уң кулга көйләнгән. Бала сулагай булып үсмәсен, зурайгач бу өлкәдә кыенлыклар күрмәсен өчен эшләнә бу эш.
21. “Кәлтә койрыгын өзсәң, башың кайгыга батар”. Нәрсә соң ул кайгы? Кайгы ул кешегә килгән күңелсезлек, авырлык. Мондый хәлләрдән бала бик курка,ә бу куркуның нигезендә табигатькә сак караш ята.
22. “Каршыңа буш чиләкле кеше очраса, юлың уңмас”. Кешеләргә хөрмәт белән карау хисе чагыла бу әйтемдә
23. “Кеше эзенә бассаң, әниең үләр”. Бу канатлы сүзнең нигезендә дә урамда үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре ята.
24. “Көйгән ипи ашасаң, бүредән курыкмассың”. Һәр баланың батыр буласы килә. Кемнең инде үзен куркак дип әйттерәсе килсен.
25. “Күзеңне акайтма, акылың чыгып качар”. Авыл саен берәр сәер табигатьле, җиңелрәк акыллы кеше булып тора инде. Беребезнең дә андый буласы килми. Һәм ул әдәпсез гамәлне эшләмәскә тырышасың.
26. “Күп сөйләшмә, телеңә тилчә чыгар”. Сөйләгән сүзең көмеш булса да, тик торуың алтын, ди бит халык мәкале.
27. “Кырмысканы үтермә, әниеңнең күкрәге шешәр”. Бу әйтемнең икенче варианты: “ Баканы үтерсәң дә , әниеңнең күкрәге шешә” .
28. "Кич белән тырнак кисәргә ярамый, гомерең кыска була". Бу әйтем белән безнең әби-бабайлар әдәплелеккә, чисталыкка өйрәткәннәр.
29. “Көянтәне атлап чыкма, кыярак чыгар”. Хәзе инде көянтә дә юк, кыярак сүзен дә кулланмыйбыз. Ләкин тырма, көрәк ише әйберләрне дә атлап чыкмаска, алып куярга кирәклегенә ишәрә ясый торгандыр бу әйтем.
30. “Майны күп ашасаң, күзең сукыр булыр”. Бу тәрбия чарасы ризыкны саклап тотуга кагылгандыр инде ул заманнарда.
31. “Начар сүз әйтсәң, телең корыр”. Телең корыр дигән сүз телсез калу, сөйләшә алмауны аңлата бит инде. Курку хисе шундый көчле була, бала бу гадәтеннән арына.
32. “Олылар сөйләгәндә катышма, телең үсеп, авызыңа сыймый башлар”. Әниләр бик еш кабатлый иде безгә бу сүзне. Ә безнең күз алдыбызга озын телебез килеп баса. Бик сөйләшәсебез килсә дә, сөйләшергә телебез кычытып торса да, дәшмибез.
33. “Орчыкны матур урасаң, киявең матур була”. Балаларны хезмәтеңне җиренә җиткереп башкарырга күнектерер өчен, бу бик үтемле чара булган.
34. “Сишәмбе көнне кер юарга ярамый, кайгы тели”. Борын – борыннан безнең халыкта сишәмбе көн хупланмый. Сишәмбе көн кошлар да оя кора башламас, ди безнең халык.
35. “Сыныгыңны ашап бетер, бәхетең шул сыныкта калыр”. Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Бу әйтемнең әле “ Яманнан ярты кашык аш калыр” дигән варианты да бар.
36. “Тәрәз төбенә ризык куйма, агуга әйләнер”. Үлемнән курку хисе баланы төгәллеккә, тәртипкә өйрәтә.
37. “Ут белән уйнасаң, төнлә балык тотарсың“. Бәвелен тота алмаган баланың иптәшләре арасында дәрәҗәсе бермә-бер түбән була. Аны төрлечә үртиләр, әллә нинди кушаматлар тагып бетерәләр. Шушылардан курку хисе аны ут белән уйнаудан тыеп тора.
38. “Үзеңнән түбәнгә сукма, кулың корыр”. Кемнең кулсыз каласы килсен. Сукмаска тырыша бала.
39. “Эшләргә иренмә, оятсыз булып үсәрсең”. Ояты барның намусы бар, ди безнең халык. Димәк, оятсызлык бик начар нәрсә икән бит ул. Кеше арасында ким-хур булудан курку хисе баланы физик эш белән шөгыльләнергә этәрә дә инде.
Йомгаклау. Ышанулар - халык күңеленең көзгесе
Әлеге хезмәттә без татар халкының кечкенә генә күләмле жанрларның берсен - ышануларны һәм юрауларны тикшердек. Аларның тәрбияви функцияләрен билгеләдек. Ышануларның, мәкаль, әйтем, канатлы сүзләрнең кебек үк, функция, эчтәлек, форма ягыннан үзләренә генә хас булган сыйфат һәм билгеләре бар. Татар халык иҗатының "Мәкальләр һәм әйтемнәр" китабында да ышанулар берничә төркемгә карап тикшерәләр:
Безнең хезмәттә башлыча тормыш-көнкүреш фактлары буенча юрауларга урын бирелде. "Мәкальләр һәм әйтемнәр" китабында булганнарыннан тыш Мөслим районы Вәрәшбаш авылында бүген дә кулланылышта йөргән 39 ышану алфавит тәртибендә бирелде һәм мәгънәләре аңлатылды.
Ышануларның эчтәлеге еш кына халыкның борынгы үткәненә, аның иске гореф-гадәтләренә, йола-ритуалларына барып бәйләнә. Ышанулар - халык күңеленең көзгесе, халыкның уй-теләкләрен, хыял-өметләрен, шатлык-куанычларын гәүдәләндергән әсәрләр. Гомүмән, ышанулар халык педагогикасында әһәмиятле урын алып торалар. Яшь буында үз-үзеңне матур итеп тота белү, чисталык, пакълек, ашау-эчү әдәбе һәм башка күркәм күнекмәләр тәрбияләүдә халык ышанулардан киң файдаланган.
Әдәбият исемлеге
1. Җәләлиев Ш.Ш. Татар халык педагогикасы. - Казан, "Мәгариф", 1997.
2. Җәләлиев Ш.Ш. Милли тәрбия нигезләре. - Казан, "Мәгариф", 2003.
3. Низамов Р.А., Нигьмәтов Ж. Г. Татар халык педагогикасы. - Казан, "Мәгариф", 2002.
4. Татар халык иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр.-Казан, Тат.кит.нәшр.,1987
5. Хужиәхмәтов Э.Н. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә. - Казан, "Мәгариф", 2001.
6. Хужиәхмәтов Э.Н. Мәгърифәт йолдызлыгы. - Казан, "Мәгариф", 2002
Весенние чудеса
Лавовая лампа
Снежная книга
"Портрет". Н.В. Гоголь
Несчастный Андрей