Зурмы дисәң безнең авыл,
Аны кем чагыштырган.
Үлчәп ачмасаң авызың,
Кушамат ябыштырган.
Хафазетдинова И.М.
Кеше исемнәрен, фамилияләрен, кушаматларын, псевдонимнарын антропонимика фәне өйрәнә һәм тикшерә. Антропонимика фәне ономастика фәненең бер тармагы булып тора. Әлеге хезмәт Мөслим районы Вәрәшбаш авылының кушаматлары, аларның килеп чыгу тарихларына багышлана.
Вложение | Размер |
---|---|
issledovatelskaya_rabota_muslyumovskogo_rayona.doc | 96 КБ |
Кояш Тимбикова исемендәге II Республика яшүсмерләрнең
фәнни-эзләнү укулары
Тема:
Вәрәшбаш авылы антропонимнарының
аталу тарихларын өйрәнү
Секция: туган якны өйрәнү,тарих
Автор: Мәрдәншина Алинә Илһам кызы
Мөслим муниципаль районы
Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү
мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Яхина Ләйсән Равил
кызы
Вәрәшбаш-2012
Эчтәлек
Кереш...............................................................................................................................3
Төп өлеш..........................................................................................................................4
1 нче бүлек. Тышкы кыяфәтенә бәйле кушаматлар...................................................4
2 нче бүлек. Характер үзенчәлеге бәйле кушаматлар................................................5
3 нче бүлек. Шөгыльләренә бәйле кушаматлар..........................................................6
4 нче бүлек. Очраклы рәвештә кушылган кушаматлар..............................................7
Йомгаклау.......................................................................................................................8
Кулланылган әдәбият ...................................................................................................8
Кереш
Зурмы дисәң безнең авыл,
Аны кем чагыштырган.
Үлчәп ачмасаң авызың,
Кушамат ябыштырган.
Хафазетдинова И.М.
Кеше исемнәрен, фамилияләрен, кушаматларын, псевдонимнарын антропонимика фәне өйрәнә һәм тикшерә. Антропонимика фәне ономастика фәненең бер тармагы булып тора. Әлеге хезмәт Мөслим районы Вәрәшбаш авылының кушаматлары, аларның килеп чыгу тарихларына багышлана.
Бурычлар:
Хезмәтнең өйрәнү объекты- Вәрәшбаш авылында төрле чорда гомер иткән кешеләрнең кушаматлары.
Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе.
Мәктәп музеенда эшләп килүче “Туган якны өйрәнү” түгәрәге авылыбыз тарихын күптәннән өйрәнә. Музеебызда авылыбыз тарихы турында аерым бүлек бар. Мөслимдәге үзәк музейда да безнең авыл, аның кешеләре турында сигез альбом саклана. Заманында аларны җыю белән Мидхәт Фәтхуллин (Мөслим музееның элеккеге җитәкчесе) шөгыльләнгән. Авыл тарихын өйрәнү 1999 еллардан башлана һәм ул мәктәп музее ачылу датасы белән туры килә.
Авылыбызның тарихы, аның бүгенгесе, киләчәге турында кайгыртучылар шактый. РСФСРның атказанган укытучысы Низамиева Т.Г. күп еллар мәктәптә эшләү чорында укучылары белән Вәрәшбаш авылы топонимикасын булдырган[1]. Авыл кешеләренең кушаматларын өйрәнүгә дә ул этәргеч бирде. Шул рәвешле без ономастика фәненең икенче бер тармагын өйрәнүгә керештек. Хезмәттә кушаматларын гына тупланмый, ә кушаматлар тарихы аша авыл тарихын өйрәнүне дәвам итү күздә тотыла.
Тикшерү методлары: эзләнү, тасвирлама, тикшерү һәм нәтиҗә чыгару методлары.
Алымнар: антропонимика буенча булган фәнни әдәбият белән танышу; респондентлар белән әңгәмә, язмаларны редакцияләү.
Эш кереш өлештән, дүрт бүлектән, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Төп өлеш
Беренче бүлек. Тышкы кыяфәтенә бәйле кушаматлар
Авылда һәр кешегә дә кушамат тагылмый, андый кеше берәр ягы белән бик тә үзенчәлекле булырга тиештер. Тышкы кыяфәтләренә карап кушылган кушаматлар авылыбызда күп булмаган: Озын колак, Олыколак, Борчак, Бөкре, Торна, Дию, Кабак, Җен, Бүкәй, Бәләкәй әти кушаматлары шундыйлардан. Түбәндә шуларның кайберләренең (бигрәк тә авыл тарихы белән тыгыз бәйләнештә булганнарының) килеп чыгу тарихлары тасвирлана.
Олыколак Шамсулла
Сүз 1958 - 1960нчы елларда Мөслим районында бердәнбер булган ир– ат сыер савучы Хәбибуллин Шамсулла абый турында.
Кап - кара чәч, тырпаеп торган олы колаклар, киң борын тишекләре, зифа буй. Бу Шамсулла абыйның портреты була инде.
1960 нчы елларда Шамсулла абый бер сыердан 3247 л сөт савып ала. Шушы җиңүе өчен аны Мәскәүгә Авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә (ВДНХ) җибәрәләр. Аннан кайткач, киндергә зур портретын ясаталар. Аны Мөслимнең үз рәссамы Кузьма Иванов ясый. Портрет әзер булгач, ул вакыттагы партия оешмасы секретаре Искәндәров абый Кузьмага болай ди: -Кузьма, моның колагын азрак бәләкәйләтеп булмыймы соң?
-Ул вакытта Шамсулла булмый инде, бүтән кеше була,- ди икән рәссам. Олыколак кушаматы шуннан калган. Ул портрет хәзер Вәрәшбаш музеенда саклана.
Бөкре Сәләх
Әзмәвердәй озын буйлы, татар кешесенә хас булмаганча саргылт чәчле, зәңгәр күзле егет булган Сәләхетдин. Вакыты җиткәч, Хупҗамал исемле кызга өйләнгән. Колхозлашу еллары башланган. Беренчеләрдән булып колхозга кергәннәр алар. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Колхозның ирләр кирәк булган һәр урынында эшләгән ул. Билдән кар ерып урман да кискән, басудан ат белән салам да, авылдан 15 чакрым ераклыктагы Имәнле болыныннан печән дә ташыган. Сука сукалаган, икмәк чәчкән, урган, суккан, җилгәргән. Бертуктамый авыр эш аның сәламәтлеген шактый какшаткан. Ара–тирә бил тирәсе сызлаштыра башлаган. Баштагы мәлләрдә карчыгы Хупҗамалның дарулары килешсә дә, соңрак алар да ярдәм итми башлаган, Сәләхетдин абзый билсез калган һәм бөкре Сәләхкә әйләнгән. Шулай урталай бөгелгән килеш һаман колхоз эшеннән калмаган Сәләхетдин абзый.
Дию
Гарипов Хамидулла абыйга бирелгән кушамат бу. Бик эшчән, озын буйлы, киң җилкәле, чибәр кеше булган Хәмидулла абый. Кушаматны хатыны Икълимә апа тапкан. Физик эшне умырып эшләгәнгә тагылган инде ул. Салам төяргә барса, бер арба саламны ике генә күтәреп салган, эскертләүгә барса, бер чүмәлә печәнне өч чатлы агач сәнәк белән эскерт башына очырган. “Дию пәриеме әллә син, ник шул кадәр күтәрәсең”, - ди икән хатыны Икълимә апа. Шуннан киткән инде ул “Дию” гә әйләнеп. Хәмидулла абыйның кече улы Рафис сөйли: “Безнең әтинең бер генә кайгысы бар иде. “Нигә төн була икән ул, күпме эш эшләнмичә кала бит”, - дип уфтана иде”, - ди. Менә шундый эшчән, оста гармунчы булган Хәмидулла абый. Үзенә охшап балалары да эшчән, талантлы булганнар.
Нәтиҗә: югарыда тасвирланган өч кушамат та тышкы кыяфәтенә карап тагылган, алар яшәгән чор колхоз елларына туры килә. Кушаматлар тарихы шул елларда хөкем сөргән атмосфераны тоемларга, авылның яшәү рәвешен күз алдына китерергә ярдәм итә.
Икенче бүлек. Характер үзенчәлеге бәйле кушаматлар
Характер үзенчәлегенә бәйле рәвештә туган кушаматларларга Сакчыл Хәернас, Бүре, Бөртекчел, Эскәк, Кырау, Күрәк, Тешләк, Батай, Чемети Вәли, Уткапкан Мөдәфис исемнәрен кертеп була. Кушаматларында холыкларының берәр үзенчәлеге чагылыш таба. Берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Сакчыл Хәернас
Сабантуй. Түбән очтан җигүле арба белән берәү бәйрәмгә менеп килә. Арбасын тутырып яшел печән төягән. Дилбегәне 13-14 яшьләрдәге бер үсмер тоткан. Арбада берсеннән - берсе нәни 4 кыз. Кырда кукыраеп җиз самовар урын алган. Балаларның әнисе ак читле кызыл ашъяулыкка төрелгән Сабантуй күчтәнәчләре тотып арбаның артындарак утыра. Ә хуҗа кеше, Хәернас абзый инде ул, аягын салындырып арбаның читенә утырган. Аякта яхшы хром итек, өстә ак күлмәк. Ә кулда кыңгыраулы гармун. Ат салмак кына атлый, шул уңайга авыл өстенә кыңгыраулы гармуннан моң агыла. Хәернас абзый гаиләсе белән Сабантуйга бара. Менә ат Сабантуй мәйданы булачак урынга килеп җитте. Хәернас абзый белән Мәхмүзә апа чәй урыны әзерли башладылар, самовар куеп җибәрделәр. Озакламый чәй дә кайнап чыкты. Бәйрәм кызды. Хәернас абзыйның кулыннан гармуны һич төшми, әле биетә кешеләрне, әле җырлата, Мәхмүзә апа аларны чәй белән сыйлый. Үтә сакчыл, бик тырыш кешеләр булалар. Эшли белгән кеше ял да итә белә бит ул. Кушаматы холкына карап тагылып кала.
Бүре Дәүләт
Сугыштан соңгы авыр еллар. Дәүләт абзыйның берсеннән-берсе кечкенә 8 баласы бар. Аларның тамакларын туйдырасы, өс-башларын юнәтәсе бар. Колхозчыларның “таякка” эшләгән еллары бу. Бер көн эшлисең – бер таяк сызыла, ике көн эшлисең – ике таяк. Шул рәвешчә ел буе. Икмәк суккач, таякларны саныйлар. Бер таяк башына 200, яки 300 грамм икмәк бүләләр. Менә шулар белән 10 җанны асрарга кирәк. Колхозчыларның эшләсәң дә шул бер таяк, эшләмәсәң дә шул бер таяк дип йөргән заманнары. Күбесе эшләмичә, күренеп кенә китү ягында. Көн буе тәмәке тартып, ял итеп ятсалар да була. Ә Дәүләт абзый алай эшли алмый. Аңа балаларын үстерергә кирәк. Дәүләт абзый бригадир әйткән эшкә бара, әйтик, салам эскертләргә ди. Үзенә тиешлесен һич туктамыйча эшли-эшли дә кайтып китә икән бу. Бер ыргытканда эскерт башына бер чүмәлә саламны ыргыта иде дип сөйли замандашлары. Шундый көчле кеше була ул.
Нәтиҗә: характер үзенчәлегенә карап кушаматлар авылда күп булган, алда тасвирланган өч кушамат тарихында авылыбызның тырыш, уңган кешеләрнең тормыш-көнкүреше чагыла.
Өченче бүлек. Шөгыльләренә бәйле кушаматлар
Башкарган эшләре, профессияләре белән бәйле кушаматлар авылда шактый, боларга шул эш төренең атамасы турыдын-туры ябышеп калган: Яшелчә Кәмәрия, Лесник, Чәүкә Хәмәте, Умартачы, Биюче Кәримә, Сандугач Флүрә, Гармунчы Данил, Сөтче Бибинур, Экономист, Агроном Фәрит, Тракторчы Фәһимә, Балбабай, Абыстакай.
Яшелчәче Камәрия
1950 нче еллар тирәсендә, зират кырындагы басуга буровой вышкасы китереп утырталар. 20 метр чамасы биеклектәге агач вышка була ул. “Нефть эзлиләр икән”,-диделәр, авыл картлары.
Нефтьчеләр озак тормыйлар, китәләр, ә теге юан торбалар шул килеш кала.
Хәзер инде яшелчәче Камәрия турында. Нефтьчеләр киткәннән соң, шул тау итәгенә яшелчә бакчасы ясыйлар. Яшелчә бакчасы бригадиры итеп Солтанова Камәрия апаны куялар. Ул да бик тырыш кеше була. Шунда нинди генә яшелчәләр үстерми шул Камәрия апаның 7 кешелек бригадасы. Җәй көне хезмәт көне хисабына кыяр, помидор өләшәләр, көз җитсә, капчыклап шалкан, кишер, кызыл чөгендер тараталар. Авыл халкын яшелчәгә кинәндереп 10 еллап эшли әле ул бригада. Ә яшелчәгә сибү өчен суны нефтьчеләр ясап киткән күпер торбалары аша агызалар. Бакчадан яшелчәләрне авылга ташу өчен, күпер кирәк булгач, шул турыдан елганы буып, буа ясап куялар. Буа өстеннән ат юлы салына. Ул елларда бала – чага Камәрия апаны “Кыяр апа”, “Шалкан апа” дип кенә йөртә.
Лесник Зәкәрия
Вәрәшбаш авылы борынгы авыллардан санала.1816 нчы елгы 7 нче ревизия вакытында Вәрәшбаш авылы телгә алына[2]. Көчләп чукындыру, төрлечә кимсетү, эзәрлекләүләргә дучар булган татар халкы көнчыгышка таба күченә бара. 1795 нче елгы 5 нче ревизия вакытында да Вәрәшбаш авылы телгә алына. 1858 нче елда Вәрәшбаш авылында 154 ир–ат, 188 хатын–кыз яшәгәнлеге мәгълүм. Халыкка яңадан–яңа чәчүлек җирләр кирәк була һәм алар авылның әйләнәсендәге урманнарны кисеп бетерәләр. Урман уртасындагы аккошлы күл дә сазлыкка әйләнә. Шул сазлыкны киптерү максатыннан, сазлык кырын сука белән ярып, су юлы ясыйлар. Күл, яңгыр, язгы сулар шул юлдан ага башлый. Еллар үтү белән ул ерым тирәнәеп, урыны–урыны белән 40-50 метр тирәнлектәге ерымнарга әверелә. Авыл тулысы белән шул чокырлар арасында кала, аңа керү–чыгу юллары киселә.
1963-1964нче еллар тирәсендә авылның Зәкәрия исемле леснигы шушы чокырлар кырына каен агачлары утырттыра. Һәр эшне үзе башлап йөри, мал – туар таптамасын өчен киртәләр тота һәм ярлар ишелүдән туктый. Зәкәрия абый Кирамов үзе күптән вафат инде, ә исеме безнең авыл өчен мәңгелек. 40-50 гектар җир биләгән ул каен урманын Зәкәрия каенлыгы дип йөртәләр.
Сандугач Флүрә
Авылыбызның иң чибәр, иң сөйкемле кызы була Флүрә апа. Гомере сәхнәдә үтте. Нинди генә күңел ачу чарасы булса да, клубтамы ул, мәктәпме, фермадамы Флүрә ападан башка узмый. Менә шундый карусыз, кая чакырсалар, шунда йөгереп килеп җитә торган була ул. Флүрә апа үзенең җыры белән Мөслим, Казан сәхнәләрен бизәде. Гомере буе сыер савучы булып эшләде ул. Эше дә авыр бит инде югыйсә, сәхнәдә җырлап йөрерлек мени?! Ә җырлый. Кешенең тумыштан килгән таланты аны шулай алга өндидер инде. Әле хәзер дә сәхнәдә Флүрә апа. Улы Илсур (ул да җырчы, оста баянчы, әнисеннән килгән талант) белән парлап сәхнәгә менеп бассалар, һәркем әсәренеп җыр тыңлый. Сабантуйларда Флүрә апаның җыры бу бәйрәмгә аеруча үзенчәлекле милли ямь өсти. Менә шундый талантлы кешеләр яши инде безнең чокырлар арасына сыенып утырган авылыбызда.
Нәтиҗә: эш төре бунча кушылган кушаматлар саны буенча иң күп таралганнардан санала. Бу кушаматларның тарихы әби-бабаларыбызның шөгыльләре, кәсепләре турында, шулай ук аларның талантлары турында сөйли.
Дүртенче бүлек. Очраклы рәвештә кушылган кушаматлар
Очраклы рәвештә кушылган кушаматларга без Астроном Расих һәм Бай Галимҗан кушаматларын керттек. Шушында ук гадәти кушаматларны да атап китәсе килә. Фамилияләренә бәйле рәвештә тагылган кушаматлар аеруча күп авылда: Камали, Баһау, Сахау, Фазлый һ.б. Аларның килеп чыгышы аңлаешлы булганга, тарихларын да хезмәттә чагылдырмадык.
Астроном Расих
1983 елда Бүратау чокыры янындагы басуда Хуҗин Дәүләт белән Мәһдиев Галимҗан җир эшкәртәләр икән. Шунда культиватор калаклары арасына кара төстәге шактый зур таш килеп кысыла. Галимҗан абзый бу ташны алып ташламакчы була, ләкин нигәдер күңеленә шик төшә, чөнки таш культиватор калагына ябышып тора икән, ягъни магнит кебек. Галимҗан абзый моны өенә алып кайта. Дусты Гарипов Расих бу ташны ватып, Мәскәүгә СССРның Фәннәр Академиясенә җибәрергә тәкъдим иткән һәм шулай эшләгәннәр дә. Ташны посылка итеп салу, Фәннәр Академиясенең адресын табу эшләре артыннан Гарипов Расих йөргән. Озак көттерми Мәскәүдән телеграмма һәм акчалата бүләк килеп төшкән. Бу таш метеорит икән һәм ул СССР Фәннәр Академиясенең метеоритлар бүлегендә “№ 106 Вәрәшбаш” исеме астында теркәлеп тә куелган.
Ташның ватканнан калган өлеше дә бар бит әле. “Бездә тагын бар әле ул”, - дип телеграмма суккан Расих Мәскәүгә. 2-3 көн дә үтми, Мәскәүдән килеп төшәләр Вәрәшбашка һәм теге кисәкне дә алып китәләр. Шулай итеп икенче метеорит та “№163 Вәрәшбаш” исеме астында теркәлә[3]. Галимҗан абзый бу ташны ваткан вакытта өч кисәккә ярылганын әйтә, ләкин өченче кисәкне таба алмыйлар. Ә Расихка кушамат шушы вакыйгадан соң тагылды.
Бай Галимҗан
Авылның иң оста рәссамы. Безнең авылга ул 1962- 1963 нче елларда Магаданнан үги әнисе Маһираван әби янына кайта. Бик бай кайта. Авылда беренче телевизор алучы да ул була. Бөтен авыл халкы аларга телевизор карарга йөри. Гомумән, ул елларда Галимҗан абзыйның өе клуб хезмәтен үтәгән була. Ә Магаданга ул ипи карточкалары ясаган өчен эләгә. Сугыш (1941-1945) вакытлары була ул. Сталинны ишәккә атландырып ясаган, шуның өчен кулга алганнар дигән сүзләр дә йөри халык арасында. Галимҗан абзый гаҗәеп оста рәссам була. Бай кушаматы тагылып калуның сәбәбе – авылда Галимҗаннарның өчәү булуында.
Нәтиҗә: очраклы рәвештә туган кушамат тарихлары авылда булган кызыклы вакыйгалар, шәхесләр турында сөйли.
Йомгак
Авыл җирендә һәр кешенең диярлек кушаматы бар. Бу бик үк әдәпле гамәл булмаса да, кайчакта файдасы да тия. Бигрәк тә авылда бер үк исемдәге кешеләр күп булганда. Кушаматлар кайчан барлыкка килгәндер, анысы хәзергә билгесез. Шунысы бәхәссез, аларда халкыбызның үткәне чагыла.
Беренче бүлектә Вәрәшбаш авылының кушаматларын тышкы кыяфәтләре буенча өйрәнү, тасвирлау бирелә. Икенче бүлектә характер үзенчәлекләре, өченче бүлектә шөгыльләре буенча, дүртенче бүлектә очраклы рәвештә барлыкка килгән кушаматлар тасвирлана. Чагыштыру нәтиҗәсендә шунысы ачык: шөгыльләре, фамилияләренә бәйле рәвешле тагылган кушаматлар иң киң таралганнары, характер үзенчәлекләре, очраклы рәвештә кушылган кушаматлар чагыштырмача азрак күзәтелә.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, кушаматларда халыкның холкы, тарихы, һәвәскәрлеге, шөгыль-кәсепләре һәм көнкүреш үзенчәлекләре чагылыш таба. Кушаматларны төркемнәргә бүлү нәтиҗәсендә төрлечә аталган антропонимнарның булуы ачыкланды.
Кулланылган әдәбият
[1] Сәхбетдинова Г.З., НизамиеваТ.Г. Вәрәшбаш авылының микротопонимнары, 2004
[2] . “Мөслим төбәге” китабы, 14 нче бит. А.Әхмәтгалиев
[3] Хотинок Р. Звездный пришелец. // Известия, 1983, 14 августа
Заколдованная буква
Усатый нянь
Знакомимся с плотностью жидкостей
Ералаш
Попробуем на вкус солёность моря?