Уку - энә белән кое казу - ди халык. Укуның тормышта кирәклеге турында язылган мәкалә.
Вложение | Размер |
---|---|
Уку - энә белән кое казу | 11.98 КБ |
Тормышта укымышлы булсаң, яшәргә дә җиңелрәк
Белем алуга булган мәхәббәт безнең татар халкында борын – борыннан ук килә. Шуңа күрә һәрбер кеше кечкенәдән хәреф танырга, укырга – язарга өйрәнергә тырыша. Бу эш инде балалар бакчасыннан ук башлана. Безгә тәрбияче апаларыбыз төрле матур китаплар укып, белемне нәни вакыттан туплый башларга кирәклегенә төшендерәләр. Тормышта укымышлы булсаң, яшәргә дә җиңелрәк булачагын аңлаталар. Кыскасы, белемсез кешегә бу дөньяда яшәү бик кыен булачакны безгә җиткерәләр.
Мин үзем боларның барысын да татар әдәбиятыннан муниципаль олимпиадага әзерләнгәндә тирәнрәк аңлый башладым. Аларга өйрәнгәндә дәреслектәге материаллардан тыш күп кенә өстәмә мәгълүмат та тупладым. Олимпиададан соң әле үземнең күп әйберләрне белмәүне, тагын да тырышыбрак укырга, үзем өстендә күбрәк эшләргә кирәклегенә төшендем мин. Уйлавымча, белем алырга омтылу күпне белергә, киләчәктә яхшы эшләргә, яраткан һөнәрне сайларга ярдәм итә. Яшьтәшләремә киңәшем шул: ялкауланмаска, күбрәк татарча китаплар укырга, белемеңне төрле яктан күтәрергә кирәк. Борынгы бабаларыбыз да:”Кытайга барып булса да, белем алыгыз!”- дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер. Алар күп тапкырлар хаклы, минемчә.
Вәлиева Гүзәл,
Яшел Үзән районы
Әйшә урта мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы
Дымковский петушок
Рисуем "Ночь в лесу"
Мастер-класс "Корзиночка"
Рождественские подарки от Метелицы
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт