Җир шарында иң яраткан урыныңны әйт дип сорасалар, мин һич икеләнмичә, туган авылым дип җавап бирер идем. Мин Мөслим районының Вәрәшбаш исемле авылында яшим. Безнең авылыбызның табигате шундый матур! Саф сулы чишмәләргә, инешләргә, куе урманнарга бай ул. Урманында йөзяшәр имәннәр, зифа каеннар, матур чыршылар, төз наратлар үсә. Суларында күп төрле балыклар йөзә. Безнең якларда сирәк очрый торган үсемлекләрне, бөҗәкләрне очратырга була.
Вложение | Размер |
---|---|
kiramov.docx | 21.36 КБ |
VII межрегиональный творческий конкурс «Моя Россия»
Автор: Кирамов Ильсур Назирович
Ученик 5го класса МБОУ Варяшбашевской ООШ
Муслюмовского района Республики Татарстан
Туган авылым Вәрәшбаш
Җир шарында иң яраткан урыныңны әйт дип сорасалар, мин һич икеләнмичә, туган авылым дип җавап бирер идем. Мин Мөслим районының Вәрәшбаш исемле авылында яшим. Безнең авылыбызның табигате шундый матур! Саф сулы чишмәләргә, инешләргә, куе урманнарга бай ул. Урманында йөзяшәр имәннәр, зифа каеннар, матур чыршылар, төз наратлар үсә. Суларында күп төрле балыклар йөзә. Безнең якларда сирәк очрый торган үсемлекләрне, бөҗәкләрне очратырга була.
Авылыбызны бер яклап Зәкәрия каенлыгы озата бара. Аны минем бабамның энесе утырткан. Авыл тирәсендә тирән чокырлар күп, каенлык шул чокырларны киңәюдән саклый. Без анда дусларым белән төрле кызыклы уеннар уйныйбыз. Җәй көне унике таяклы, әбәк бирешле, ә кыш көне чанада, чаңгыда шуып туймыйбыз. Авылның иң матур бәйрәме- Сабан туе да каенлык янында үткәрелә. Анда җиләк, гөмбә дә бик күп була.
Авылны төрле яклап алты урман уратып алган. Паҗба урманына минем дә барганым бар. Анда төлкеләр һәм кабан дуңгызлары яши. Урман авызына еш кына пошилар да чыгып баса. Авыл халкы анда җиләк, чикләвек җыярга барырга ярата. Авылдан ерак түгел Кардон урманы бар. Анда элек урманчы өе дә булган. Аның кырында мунчала буасы бар. Бу буада элек юкә агачын кисеп, кабыгын салдырып батырганнар һәм мунчала ясаганнар. Аннан ерак түгел Завод елгасы ага. Элек шул елга янында каен агачыннан күмер, кара дегет ясаганнар.
Вәрәшбаш авылы чишмәләргә бик бай. Чишмәләрне авыл тирәсендә дә, урманнар тирәсендә дә, басу буйларында очратырга була. Кешеләр аларга матур-матур исемнәр дә кушканнар. Авылга кергәндә Борһан чишмәсе каршы ала. Ул чишмәнең тирә-юне бик матур итеп ясалган. Чишмә янын һәрвакыт карап торабыз. Бер чүбен дә калдырмыйча чистартып өйләргә кайтып китәбез дә, икенче көнне савытлар белән шифалы чишмә суын эчәргә киләбез.
Авылыбызның ике ягы буйлап Ташлы каран һәм Вәрәш инешләре ага. Инешкә яз көне кыр үрдәкләре төшәләр,бәбкәләрен үстерәләр. Ел әйләнәсенә инештә кондызлар яши, суны буып ясаган йортларын еш очратырга була. Кыш көне инеш өстен боз каплый, без дуслар белән анда тимераякта шуабыз, хоккей уйныйбыз. Бик күңелле була ул чакларда!
Менә бит авылыбызның табигате ничек матур! Бу матурлыкны бездән соң киләчәк буын (безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз) да күреп соклансын иде, без уйнаган урыннарда алар да рәхәтләнеп уйнасын иде, без эчкән тәмле чишмә суларын алар да кушучлап эчсен иде. Моның өчен без туган авылыбызның табигатен сакларга, якларга тиешбез. Авылда чисталык һәм матурлык һәр кешенең капка төбеннән башлана. Минем капка төбем чиста булса, урам матур була, урамнар матур булса, авылым туган ягымның гүзәл бер почмагы була инде. Авылга кайтучылар аның матурлыгына һәм байлыгына исләре китеп йөри, ә мин шул матурлыкта яшәвем белән чиксез горурланам. Әйе, туган авылымны мин бик яратам, чиксез яратам!
Кирамов Илсур
Н. Гумилёв. Жираф
Яблоко
ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку
Золотой циркуль
Нарисуем попугая цветными карандашами