Күңелле сәяхәтебез турында уйланулар.
Вложение | Размер |
---|---|
mkal.docx | 13.84 КБ |
Театрда булу – күптәнге хыялыбыз
Уку елының беренче көннәреннән үк мәктәбебездә бер – бер артлы күңелле чаралар башланып китте. Көзнең матур көнендә бер төркем укучылар Галиәсгар Камал театрына “Авыл эте Акбай” спектаклен карарга китте. Чөнки бу театрда булу – күптәнге хыялыбыз.
Театр баһадир бинасы белән безне ерактан ук җәлеп итте. Без аның эченә кергәч, үзебезне әкияти дөньяга эләккәндәй хис иттек. Аның мәрмәр идәннәре, түшәмгә эленгән зур, матур люстралары, стенадагы фотосурәтләр – барысы да күңелебезне әсир иттеләр.
Ә спектакльгә килгәндә ул безгә бик ошады. Анда авыл эте Акбайның күңелле маҗараларын артистларның оста итеп башкарулары, вакыйгаларның җыр – бию белән үрелеп баруы аеруча мавыктыргыч булды.
Бу спектакльдән без Акбай образы аша туган ягыбызны яратырга, туып үскән нигезебезгә, йортыбызга һәрвакыт тугры булырга, туган җиребезне батырларча якларга әзерләнергә кирәклекне аңладык.
Театрга тагын килү теләге белән туган йортларыбызга таралыштык.
Вәлиева Гүзәл,
Әйшә урта мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы
Зимний дуб
Акварель + трафарет = ?
Неньютоновская жидкость
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
Пейзаж