Акбашева Рүзилә Рәүшәт кызының төрле елларда иҗат иткән шигырьләре.
Вложение | Размер |
---|---|
akbasheva_ruzil_izhaty.docx | 14.97 КБ |
Бүләккә шигырь
Карашлардан аңлый укытучы
Кемнең нәрсә уйлап йөргәнен.
Һәркем белә бөек, изге кеше
Укытучы апа икәнен.
Укытучы апа – әни җанлы,
Чын йөрәктән сөя илемне.
Үз баласы кебек якын күреп,
Безгә бирә төпле белемне.
“Балалар!”-дип үтә һәрбер көне,
Ә кичләре дәфтәр тикшереп.
“Әниемә тиң укытучым!”-диеп,
Әйтәләр шул сезгә бик белеп.
Укытучым, карашыңда тоям
Әнкәемнең йөрәк җылысын.
Тормыш юлымда да минем өчен
Син үрнәк һәм маяк булырсың.
Бөек Тукайга
Тукай абый күпне күргән,
Ятимлектә үскән.
Ничек соң ул бу дөньяның
Ачысына түзгән?
Аз яшәгән бөек шагыйрь...
Татар бәхетен көткән.
Каршылыклар күп булса да,
Баш имәгән, түзгән.
Кыска булса да гомере,
Язган күпме әсәр!
Әкият һәм поэмалар,
Шигырь, повесть, мәсәл...
Бик яратып укыдым мин
“Ялкау маэмай”, “Көз”не,
Сәхнәләрдә уйнап хәтта,
Шаккатырдым сезне!
Горурланам Тукай белән:
Ул бит - безнең татар!
Мәңге халкым күңелемдә
Бөеклекне тотар!
Күз тимәсен әниемә
Кояштанмы әллә нурлар алган,
Минем әни шундый сөйкемле!
Сокланмаган кеше юктыр аңа,
Буй-сыннары курчак шикелле!
Өебезнең нуры булгангамы,
Әтием дә бик-бик ярата.
Битләреннән үбеп уята ул,
Яратуын шулай аңлата.
Көн дә сиңа карап сокланамын:
Иртүк торып эшкә китәсең,
Өстәлеңдә һәрчак сый-хөрмәтләр,
Сабырлыгың ничек җитә соң?
Ул сабырлык каян килә сиңа?
Гөлләрдәнме әллә аласың?
Эштә булган, өйдә уңган булып,
Күңелемдә һәрчак каласың!
Авыр чакта сиңа килеп, әнием,
Иңнәреңә салам башымны.
“Үтәр балам, сабыр, нык бул!”- диеп,
Юатасың газиз кызыңны.
Әнекәем минем, күз нурым син,
Салкын җилләр башың имәсен.
Сәламәт һәм озын гомерле бул,
Күзләр генә сиңа тимәсен!
Изге теләкләр
Балачакның матур мизгелләре
Күңелемдә мәңге калырлар.
Иң беренче адым атлауларым
Хәтфә үләннәрдә булдылар.
Әти-әни, Сезгә рәхмәтлемен:
Якты дөньяларда мин йөрим.
Дөньялар да һәрчак тыныч булсын,
Изге теләкләрне мин телим.
Ятим калмасыннар һич сабыйлар,
Сугышлар булмасын беркайчан!
Назлы, җылы әни кочагыннан
Аерылмасын иде оланнар!
Яз
Ямьле яз җиткәнен
Күңелем шундый көтте.
Кар сулары инде
Күптән агып китте.
Яз һавасын иснәп,
Кошлар кайтты безгә.
Исәнлек һәм саулык
Телиләр һәр көнгә!
Ямьле яз җиткәнен
Алар каян белгән?
Кечкенә булса да,
Йөрәкләре сизгән.
Тал песиләре дә
Озак йокламады.
Үзләренең йомшак
Бөреләрен ярды.
Елгаларны тутырып
Ташыдылар сулар.
Бозлар киткән чакта
Еладылар алар.
Язның һәрбер таңы
Сөенеч китерә.
Мул уңышлар алып,
Килеп җитәр җәй дә.
Сторож
Ласточка
Рисуем кактусы акварелью
Музыка космоса
Убунту: я существую, потому что мы существуем