Якташ мәгърифәтчебез Каюм Насыйри музеена сәяхәтебез.
Вложение | Размер |
---|---|
Музейга сәяхәтебез | 13.67 КБ |
Музейга сәяхәт
Беркөнне татар теле укытучыбыз Каюм Насыйри музеена бару турында хәбәр җиткерде. Без моңа бик шатландык. Билгеләнгән көн килеп җитүгә Казан шәһәренә юл алдык.
Каюм бабай безне капка төбеннән үк көтеп алган кебек тоелды миңа. Урамнан ук ниндидер хис, дулкынлану тойдым үземдә.
Каюм Насыйри музее 2002 нче елда ачылган. Ул Казанның Иске татар бистәсендә урнашкан. Ишекне ачып керүгә үк ниндидер бер сихри дөньяга эләккән кебек булдым. Безне XIX гасырга караган экспонатлар каршы алды. Алар ярдәмендә шул чор күз алдыма килеп басты.
Бу музейда К.Насыйри турында бик күп мәгълүматлар тупладык. Аның күп эшләр алып барганын белдек. Миңа бигрәк тә галимнең дару үләннәре белән кызыксынуы бик ошады. Музейның бер почмагында шушы үләннәрнең эленеп торуы, аның бу эшенә дәлил булып тора кебек.
Шушы бөек кешенең якташыбыз булуына чиксез горурландык. Бу очрашуыбызның истәлеге булып калсын дип, якташ мәгърифәтчебез турында язылган буклетлар, китаплар сатып алдык. Аннан алган тәэсирләребезне, хисләребезне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый.
Әгәр арагызда музейда булмаганнар бар икән, Каюм Насыйриның тормышы, иҗаты белән шул экспонатлар ярдәмендә танышырга киңәш итәм.
Гафиятуллина Зәринә,
Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең
6 нчы сыйныф укучысы
Земля на ладонях. Фантастический рассказ
Щелкунчик
Ледяная внучка
Муравьиная кухня
Что такое музыка?