Минем яраткан укытучым турында иҗади эш.
Вложение | Размер |
---|---|
Минем яраткан укытучым | 17.53 КБ |
Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Мөхетдинова Гөлиянең иҗади эше
Минем яраткан укытучым
Кешелекнең иң гүзәл сыйфатларын үзенә туплаган кеше - укытучы. Сабый күңеленә ачкыч таба белүче, ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр кеше ул. Аның хезмәте артында күпме борчылулар, күпме йокысыз төннәр тора! Минемчә, бу гүзәл затлар тәрбияче дә, балаларның күңеленә белем орлыклары салучы да, аларның икенче әнисе дә булып тора. Укытучы һөнәре – бик җаваплы, күп тырышлык, сабырлык һәм түземлелек тә сорый.
Шушы күркәм сыйфатларны үзендә туплаган, замана сулышы белән бергә яшәүче, безнең киңәшчебез, шулай ук дустыбыз да булган татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Эльвира Васильевна турында язасым килә. Укытучыбыз үз-үзен тотышы, эш – гамәлләре белән дә башкалардан аерылып, мөлаемлеге белән безне үзенә тартып тора. Шундый кешене яратмыйча һич мөмкин түгел. Шунлыктан мәктәбебезнең татар телле балалары аңа тартыла, аның янында бөтерелеп йөри. Дәресләрне мавыктыргыч итеп үткәрә белүе белән дә ул башкаларга үрнәк булып тора. Балаларга төпле белем генә биреп калмый, мәктәбебез рус телле булуга да карамастан, анда татар телендә бик күп кызыклы чаралар үткәрә. Без муниципаль, республика күләмендәге чараларда да чыгышлар ясыйбыз, призлы урыннар яулыйбыз. Зур уңышларга ирешүдә, билгеле инде, укытучы апабызның әйдәп баруы зур роль уйный. Бу чараларга укучылар гына түгел, әти-әниләребез дә бик теләп катнашалар. Аларга әзерләнгәндә сәхнә серләренә төшенәбез, сәнгатьле укырга өйрәнәбез, чыгыш ясаганда үзебезне чын артистларча тотарга тырышабыз, курыкмыйча сәхнәгә чыгабыз. Боларга бит Эльвира апабыз өйрәтә. Әйтергә кирәк ул үзе дә матур итеп сөйли, җырлый, бии белә. Район мәдәният сараенда үткәрелә торган чаралар аннан башка үтми, “Ал чәчәкләр” ансамбленең солисты да ул. Мин аның шундый талантлы кеше булуына сокланам.
Эльвира Васильевна - иҗади укытучы. Ул еш кына газета – журналларга мәкаләләр яза. Безне дә аларны язу серләренә төшендерә. Матбугат битләрендә үзләренең каләмнәрен сынап караучылар әз түгел бездә. Инде күп кенә язмаларыбыз “Ялкын” журналы, “Яшел Үзән”, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” кебек газеталар битләрендә урын алды.
Мәктәбебездә моннан ике ел элек районыбызда чыга торган “Яшел Үзән” газетасы журналисты белән булып узган пресс-конференциядә без кунакларны үзебезнең иҗат җимешләребез белән таныштырдык. Журналист апабыз бик файдалы киңәшләрен бирде, безгә уңышлар теләде.
“Мәктәбебездә “Халкымның үткәне һәм киләчәге” исемле музей эшләп килә. Аны Эльвира апабыз җитәкли. Ул шушы эше белән башкаларны да кызыксындыра белә, шуңа күрә без бу музей эшчәнлегендә бик теләп катнаштык. Төрле авыллардан экспонатлар җыйдык, аларның тарихлары белән таныштык. Борынгы әби-бабаларыбызның тормыш – көнкүреше, башкарган эшләре бездә горурлык хисе тәрбияли. Эльвира Васильевна бу музей эшен бик теләп башкара”,- дип искә ала музейның экскурсоводы булып эшләгән Закирова Зәринә.
Үзенең тормыш яшәеше белән дә безнең бөтенебезгә үрнәк булып тора укытучыбыз. Шуларның берсе – аның спорт яратуы.
Эльвира Васильевнаның балалык хыялын сер итеп кенә сезгә дә җиткерәсем килә. Ул кечкенәдән үк спортка гашыйк икән, шуңа күрә алдагы тормышын да шуның белән бәйләргә уйлаган. Әмма бу аның хыял булып күңел түрендә генә сакланып калган. Ә спортка булган мәхәббәте сүрелмәгән. Эльвира апабыз чаңгыда, тимераякта шуарга, саф һавада йөрергә ярата һәм безне дә үзе артыннан ияртә белә. Без бергәләп чаңгы, чана шуабыз, походларга чыгабыз. Укытучыбыз хәзер дә шәһәр һәм район буенча чаңгы ярышларында катнашып, призлы урыннар ала. Кышын бассейнда, җәен елга-күлләрдә колач җәеп йөзә, аннан ләззәт ала.
Компьютерны белү – хәзер замана таләбе. Шушы таләптән ул да артта калмаска тырыша. Интернеттан бергәләп дәресләр өчен кызыклы материаллар табабыз, яңалыклар белән танышып барабыз, дөньяда сибелеп яшәгән милләттәшләребез турында мәгълүматлар туплыйбыз.
Үзенең заманча киенә белүе, прическасы, үз-үзен тотышы, сабырлыгы, тыйнаклыгы, кешеләргә карата уңай мөнәсәбәте безне гаҗәпләндерә. Көннән – көн бу шәхескә карата ярату, соклану хисләре арта. Безнең дә Эльвира апабыз кебек булган, тырыш, актив тормыш белән яшәүче кеше булып үсәсебез килә.
Хәзерге информацион мәгълүмат заманында, кызганычка каршы, китапны сирәк укыйлар. Шуңа да карамастан, укытучы апабыз бездә матур әдәбиятка мәхәббәт уята алды. Аның өендә дә бай китапханә икән. Тәнәфес вакытында, дәресләрдән соң, ул үзенең укыган китаплары турында мавыктыргыч итеп сөйли белә. Шунлыктан без дә кызыксынып китаплар укый башладык.
Аның һәр дәресе, аның белән аралашуыбызның һәр мизгеле безнең эчке дөньябызны баета. Укытучыбыз шулай ук борынгыдан килгән бәйрәмнәребезне, йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне онытмаска ярдәм итә. Аның тырышлыгы белән ел саен мәктәп яны мәйданчыгында халкыбызның Сабантуй, Сөмбелә, Нәүрүз кебек милли бәйрәмнәре үткәрелә. Монда мәктәп укучылары һәм укытучылары гына түгел, ә әти - әниләр, авыл халкы бик теләп катнаша.
Безнең укытучыбыз – хәзерге тормыш таләпләренә җавап бирүче шәхес. Дәресләрне кызыклы итеп үткәрә белүе, үзенең максатка омтылучанлыгы, информацион технологияләрдән оста файдалана белүе юкка китмәде. Ул Татарстан Республикасының “Иң яхшы татар теле укытучысы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Без аны бик яратабыз, аның белән чиксез горурланабыз.
Ласточка. Корейская народная сказка
Подарок
Весёлые польки для детей
Есть в осени первоначальной...
Земля на ладонях. Фантастический рассказ