Китап укучыар конференциясен үткәргәннән соң уема килгән фикерләрем.
Вложение | Размер |
---|---|
mkal_fail_shf.docx | 13.27 КБ |
Китап уку ул – рухи байлык
Мәктәбебездә төрледән – төрле чаралар гел үткәрелеп тора. Ә монысы китап укырга яратучы укучыларга багышланган иде.
Узган ел “Якташ язучыларыбыз” почмагын ачканда аларның әсәрләрен өйрәнеп, китап укучылар конференциясен үткәрүне максат итеп куйган идек. Шуны истә тотып, якташ язучыбыз Фаил Шәфигуллинның “Ак маңгайлы бүреләр” повесте буенча “Табигать һәм кеше” дип исемләнгән конференция үткәрдек. Төп максат итеп үзебезгә табигатькә сак караш, андагы барлык җан ияләренә мәхәббәт тәрбияләү бурычы куйдык.
Бу чарага Ф.Шәфигуллин исемендәге милли китапханә хезмәткәрен Фәния Габделбаровнаны кунак итеп чакырдык. Ул язучының тормыш юлын һәм иҗатын һәрбер баланың күңеленә барып җитәрлек итеп искиткеч матур итеп сөйләде. Шулай ук мәктәбебезнең география укытучысы быел Татарстаныбызда Елгаларны һәм сулыкларны саклау елы уңаеннан катнашты. Ул да укучыларга үзенең теләкләрен, киңәшләрен җиткерде.
Конференция килгәндә ул бик җанлы үтте, чөнки һәрберебез дә бу әсәрне бик яхшылап укып чыкты. Ул искиткеч матур телдә язылган, әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр геройларның маҗаралы вакыйгалары артыннан йөрдек. Эчтәлек буенча сорауларга җавап бирдек, төрле өзекләрне укыдык һәм аларны анализладык. Укучылар бу конференциядән бик канәгать калдылар.
Ә инде чарабызның нәтиҗәсе буларак табигатьне сакларга, сулыкларны пычратмаска, кошларны - хайваннарны рәнҗетмәскә дигән карарга килдек. Һәрвакыт аның яклы булырга дип сүз бирдек.
Вәлиева Гүзәл,
Әйшә урта мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы
Как нарисовать портрет?
Машенька - ветреные косы
Рисуем осенние листья
Знакомые следы
Тупое - острое