һәрбер телдә кешегә эндәшү, мөрәҗәгать итү өчен хезмәт итә торган билгеле бер антропоиимик категорияләр бар. Антропоним термины (грекча антропос — «кеше» һәм онома—-«исем» сүзләреннән) кешеләрне атау өчен хезмәт итә торган исем, отчество, фамилия, кушамат һәм псевдоним төшенчәләрен аңлата һәм билгеле бер телдә кешеләрне кон крет атау берәмлекләрен белдерү өчен хезмәт итә. Татар телендә кешегә эндәшү, атап мөрәҗәгатъ итү. категорияләренә исем, кушамат, ата исеме (отчество) һәм фамилия керә. Бу категорияләрнең килеп чыгышын, төзелеш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен, усеш-үзгәреш закончалыкларын ономастиканың антропонимика дигән бүлеге өйрәнә. Антропонимия — теге яки бу телдәге кеше исемнәре, кушаматлар, отчество һәм фамилияләрнең тулаем җыелмасының аталышы.
Вложение | Размер |
---|---|
isme-gzam.docx | 40.63 КБ |
“Без яшь,без сәләтле...” исемендәге 6-10 сыйныф укучыларының
II Республика проект- эзләнү эшләре конференциясе
Секция: татар теле һәм әдәбияты
Тема:
Исме-әгъзам һәм аның Вәрәшбаш авылында таралышы
Кирамов Илсур Нәзир улы
Мөслим муниципаль районы
Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү
мәктәбенең 6 нче сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Яхина Ләйсән Равил
кызы
Актаныш, 2013 ел
Эчтәлек
Кереш...............................................................................................................................3
Төп өлеш..........................................................................................................................4
1 нче бүлек. Тышкы кыяфәтенә бәйле кушаматлар...................................................4
2 нче бүлек. Характер үзенчәлеге бәйле кушаматлар................................................5
3 нче бүлек. Шөгыльләренә бәйле кушаматлар..........................................................6
4 нче бүлек. Очраклы рәвештә кушылган кушаматлар..............................................7
Йомгаклау.......................................................................................................................8
Кулланылган әдәбият ...................................................................................................8
Кереш
һәрбер телдә кешегә эндәшү, мөрәҗәгать итү өчен хезмәт итә торган билгеле бер антропоиимик категорияләр бар. Антропоним термины (грекча антропос — «кеше» һәм онома—-«исем» сүзләреннән) кешеләрне атау өчен хезмәт итә торган исем, отчество, фамилия, кушамат һәм псевдоним төшенчәләрен аңлата һәм билгеле бер телдә кешеләрне конкрет атау берәмлекләрен белдерү өчен хезмәт итә. Татар телендә кешегә эндәшү, атап мөрәҗәгатъ итү. категорияләренә исем, кушамат, ата исеме (отчество) һәм фамилия керә. Бу категорияләрнең килеп чыгышын, төзелеш һәм кулланылыш үзенчәлекләрен, усеш-үзгәреш закончалыкларын ономастиканың антропонимика дигән бүлеге өйрәнә. Антропонимия — теге яки бу телдәге кеше исемнәре, кушаматлар, отчество һәм фамилияләрнең тулаем җыелмасының аталышы.
Ялгызлык исемнәренең этимологиясен, этнолингвистик катламнарын, структур-семантик һәм ясалыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш, таралыш-кулланылыш хасиятләрен өйрәнүнең тел һәм халык тарихы, этнография һәм этногенез өчен гаять зур әһәмияте бар. Чөнки кеше исемнәре, җирле географик атамалар үзләрендә телебезнең борынгы сүзләрен, грамматик күренешләрен мул саклаганнар. Боларда халыкның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, материаль һәм рухи культурасы эзлекле чагыла. Димәк, ономастик берәмлекләр тел чаралары белән, сүз белән бәян ителгән тарихны, исем-атамаларда саклану һәм гәүдәләнү тапкан тарихны тәшкил итәләр.
Бурычлар:
Төрки телләрнең күбесенең, шул исәптән татар теленең дә, башлыча Ислам дине йогынтысында гарәп исемнәре белән тулылануына урта гасырларда фарсы теле шактый нык булышлык-арадашлык иткән. Болгар дәүләтенең Урта Азия, Иран һәм башка Шәрык илләре белән борынгы заманнардан ук башланган дәвамлы сәүдә һәм культура багланышлары аркылы болгар-татар теленә, ә соңыннан исә, Алтын Урдада һәм Казан ханлыгы чорларында, татар теленә байтак кына фарсы сүзләре һәм кеше исемнәре кергән.
Телебездә гарәп, фарсы исемнәренең таралышы, кулланылышы төрле чор-дәвердә төрлечә булган. Болгар-татар теленә гарәп һәм фарсы исемнәре Идел-Кама Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителгәннән соң (922 нче ел) алына башласалар да, XVII йөз азакларына чаклы халыкта артык киң таралышка, кулланылышка һәм популярлыкка ия булмаганнар. Бу чорга кадәр татарларда борынгы болгар-татар кабер ташларындагы, сан алу кенәгәләрендәге һәм башка тарихи язма чыганаклардагы кеше исемнәре нәкъ менә шуны раслыйлар. XVIII йөздә бу хәл бик нык үзгәрә. Татарлар арасында Ислам дине тәэсирендә гарәп һәм фарсы исемнәре тагын да киңәебрәк тарала башлый. Алар, башлыча, Ислам динен, Мөхәммәт пәйгамбәрне, аның сәхабәләрен һәм туганнарын, башка пәйгамбәрләрне, Аллаһыны олылауга, аларның илаһи сыйфатларын атауга нигезләнгәннәр.
Хезмәтнең өйрәнү объекты- Вәрәшбаш авылында төрле чорда гомер иткән кешеләрнең исемнәре.
Тикшерү методлары: эзләнү, тасвирлама, тикшерү һәм нәтиҗә чыгару методлары.
Алымнар: антропонимика буенча булган фәнни әдәбият белән танышу; респондентлар белән әңгәмә, язмаларны редакцияләү.
Эш кереш өлештән, дүрт бүлектән, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Төп өлеш
Беренче бүлек. Исме-әгъзам
Бәби туды. Өйдә гаиләгә яңа ямь, юаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә күңелле мәшәкатьләр дә китерә. Аның беренчесе — балага исем кушу. Аңа нинди исем бирергә? Бу сорау һәрбер ата-ананы, баланың өлкән туганнарын, кардәш, тумачаларын уйландыра, борчый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә, һәр кеше үз исеменә шул кадәр күнегә, ул аның туган теленең иң якын, иң газиз, иң кадерле сүзе булып тоела.
Әби-бабаларыбыз элек-электән исем кушуга бик җаваплы караган, исеменең җисеменә туры килүен теләгән һәм тәэмин иткән.
Балага исем кушу — бик җаваплы һәм мөһим вакыйга. Кытай халык мәкалендә хаклы рәвештә: «Начар исем начар язмыштан да яманрак», дип әйтелә. Күркәм исем белән дәшү балага дога кебек үк уңай тәэсир итә. Начар мәгънәле һәм ярамаган исем балага начар йогынты ясый, аның психикасы бозылуга, ямьсез холыклы булуына, авыруларга ансат бирешүенә сәбәп була. Моның хаклыгын бүген фән дә раслады. Галимнәр су кристалларын рәсемгә төшергәннәр. Яхшы сүз әйткәч, дога укыгач, су кристаллары бик күркәм матур чәчәк рәвешенә керә һәм ул су кешеләрне дәвалау һәм тынычландыру үзлегенә ия була. Әгәр начар сүз әйтсәң — кристалларның сурәте ямьсез харәбә хәленә килә һәм ул су кешегә үтергеч дәрәҗәдә начар йогынты ясый. Әгәр кеше тәненең 80% тан артыгы судан торуын исәпкә алсак, яхшы исемнең ни кадәр әһәмиятле икәнен аңлавы авыр түгел.
Бүген, кызганычка каршы, электән килгән бик күп матур гадәтләребез югалып барган кебек, күп гаиләләр исем кушуга да җитди крамый. Габдерахим Утыз Имәни эл Болгари: «Кыямәттә искә алырлар, исемеңне уртага салып», — дип язган. Чөнки кабат кубарылган мәхшәр мәйданында да исемебез белән чакырылачакбыз. Димәк, исем мәңгегә бирелә. Шуның өчен дә балага матур исем сайлау фарыз, әти-энинең бурычы. Дөрес тәрбия бирү дә күркәм исем һәм хәләл ризыктан башлана. Исем шәригатебезгә муафыйк, гарәпчә, татарча, күркәм бер мәгънәгә ия булырга тиеш. Шулай булганда әти-әни фарызларын үтәгән булып санала.
Мәхәллә имамын чакырып, уң ягында азан әйтеп уң колагына, сул ягында камәт әйтеп сул колагына, исемең «фәлән» булсын дип 3 әр мәртәбә әйтү, балага тәүфикъ һидаять теләп дога кылу сөннәт.
Аллаһы Тәгаләнең “Аллаһ” исеменнән башка тагын сыйфатлары саналган 99 исеме бар. Аларны балага кушарга ярамый. Кушкан очракта да “габд” (ягъни “кол”) сүзен өстәргә кирәк (Габделкәрим, Габдрахман). Ә пәйгамбәрләр һәм сәхабәләр кебек изгеләрнең исемнәрен кушарга була.
Исме -Әгъзам һәм аларның Вәрәшбаш авылында таралышы
Аллаһның 99 исем – сыйфаты бар. Аның барлыгына, берлегенә инанган һәркем моңа ышанып яши. Безнең әби – бабаларыбыз дин өлкәсендә безгә караганда бик өстен булганнар. Аллаһка чын күңелдән ышанып, аның кодрәтенә сокланып яшәгәннәр. Шуның өчен дә балаларына гүзәл, мәгънәле исемнәр кушканнар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: “ Аллаһның 99 исемен өйрәнеп, аны даими кабатлаганнарның урыны Җәннәттә булыр “,- дигән. Шулай итеп, чын мөселман үз баласына Җәннәт өмет иткән. Аллаһның бу исемнәре дәвалау кодрәтенә дә ия булган.
Әр – Рахман.
Бу исемне еш кабатлаган кешенең хәтере арта, күңеле сафлана. Авылыбызда мондый исемдәге кешеләр шактый. Рахман бабай, Рахманов Әбүзәр, Саҗидә, Мәҗит, Әнвәрбәк. Рахманов Илгизәр, Гөлфирә, Зөлфинә, Альфинур. Гаилә башлыгы Рахманов Әбүзәр турында берничә сүз. Ул 1938 нче елгы, иптәше Альфинур белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Гомер буе тракторда эшләде Әбүзәр. Саф күңелле, кешеләргә ихтирамлы булып яшәде. Авылда беркем дә, Әбүзәр миңа шундый-шундый начарлык эшләде дип әйтә алмас. Балалары да шул рәвешчә яши. .
Әл-Коддүүс
Бу исем изге, кимчелексез дигән мәгънәләрне үз эченә ала. Бу исемдәге ике кеше бар авылда. Баянов Коддүс, Бөек Ватан сугышында һәлак була. Хафизов Коддүс, урта белем алганнан соң Себер якларына китеп урнашкан.
Әс-Сәлам
Җиһанны яралтучы, исән, сәламәт дигән мәгънәләре бар. Аллаһның бу исеме халыкка сәламәтлек бирүче, куркудан саклаучы дигән төшенчәләргә дә ия. Бу тамырдан күпчелек хатын-кыз исемнәре барлыкка килгән. Сәлимә әби, ире Газиз исемле. Балалары: Зәкәрия, Әминә, Галимә. Гомер буе умарта тоткан бу гаилә. Бал аерткан көннәрдә (бездә умарта менү диләр), һәр күршесенә бал өләшә торган була Сәлимә әби.
Әл-Газиз
Бу исемнең бөек, кодрәтле, җиңелмәс дигән мәгънәләре бар. Алда язып киткән Сәлимә әбинең ире Газиз исемле булган. Бу исемне еш, еш кабатлаган кеше һичнәрсәгә мохтаҗлык кичермәс дип язылган “Исме-Әгъзам”китабында. Газиз бабай белән Сәлимә әби дә һич мохтаҗлык күрмичә яшәгәннәр. Алты бала үстергәннәр: Мияссәрә, Рәшидә, Мөслимә, Гамбәрия, Гөлсинә, Миргасим. Нигезендә Миргсимның улы Ринат яши.
Әл-Җәббар
Бу исемнең мәгънәсе бик тирән. Галәмнең тәртибе Аллаһ куйган кануннар буенча барыр. Җир йөзенең һәр ноктасында аның әмере йөрер. Аллаһ бу сыйфаты белән кешеләрнең кимчелекләрен бетерер, җитешмәгәннәрен төзәтер. Җәббаров фамилияле кешеләр бар авылда: Җәббаров Әхтәм, Әзһәм. Җәббарова Рәзинә. Җәббаров З. А. Бөук Ватан сугышында һәлак булган.
Җәббаров Әхтәм һәм Әзһәм абыйлар икесе дә гаиләле, үрнәк булып яшәгәннәр. Русча, гарәпчә, кириллица белән укый-яза белгәннәр. Хатка адрес яздыру өчен дә, югары оешмаларга үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә кирәк булса да авыл кешеләре аларга килә торган була.
Әл-Хааликъ
Галәмдәге бөтен нәрсәне юктан бар итән димәктер. Аллаһ бу сыйфатын кешеләргә бик аз бүләк иткән. Бу исемне еш кабатлаучыны Аллаһ бәла-казалардан саклый, төннәрен ул кеше янына үзенең сакчы фәрештәләрен җибәрә. Бу исемне безнең авылда Асылгәрәй абзый белән Хабибҗамал апаның улы Халикъ йөртә. Халиков Ризатдин. Мулла. 1930 нчы елда репрессияләнгән, 1996 нчы елда акланган. .
Әл-Бариу(Әл-Бары)
Бу исем галәмне үз тәтибендә, үз гүзәллегендә бар итүченең Аллаһ икәнен раслый. Бу исемнең балага уза алмаучыларга шифасы зур. Барый исеме дә шушы тамырдан ясалган кебек. Авыда бу исемне бер кеше йөртә. Барый Кирамов. 1970 нче елгы, 2 бала атасы, Әлмәт шәһәрендә яши.
Әл-Мусаввир
Җир йөзендә миллиардлаган кеше бар, тик һөрберсенең бармак эзләре, тавышлары бер-берсеннән аерылып тора. Боларны бар итүче Бөек Аллаһтыр. Әл-Муссавир исеме шуны аңлата.Бу исемнән ясалган фамилияле бер гаилә бар авылда. Мусавиров Шәйхенур. Мөзәянә, Гөлүсә, Ранас, Гөлфирә, Альфинур Мусавировлар. Авылда хәзер Мусавиров Ришат кына яши. Әти-әнисе вафат, балалары таралышып беткән.
Әл-Хафиз
Бу исем бик саклаучы, коткаручы мәгънәсендә. Аллаһ галәмнең төзеклеген бозмыйча, билгеле бер вакытка кадәр төзек тотар. Кешеләр эшләгән һичбер нәрсәне онытмас, һәммәсен саклар. Мондый исемдәге кешеләр шактый авылда. Кирамова Канифә апаның атасы Хафиз исемле булган. Хафиз абзый. Мөслимдә яшәде, гомер буе шофер булып эшләде. Нигезләре Сазлык урамда. Сәхбиева Әлфинур өеннән соң. Хафизова Фәтихелҗинан. Авылның алыштыргысыз абыстае булды. Коръәнне бик яхшы белүче әби иде. Балалары: Хафизов Нуриәхмәт, авылның данлыклы тарих укытучысы, Хафизов Наил математик, Хафизов Заһитхан, Казанда яшәде, Хафизов Вәлитхан. Хафизова Җәннәт, нигезендә килене Просковья (Паня) яши. Хафизов фамилиясен йөртүче икенче гаилә - Хафизов Тәлгатьләр гаиләсе. Фәсимә, Рамил, Равия, Рәмилә, Флүс, Фирдәвес Хафизовлар. Шушы фамилияне йөртүче тагын бер гаилә: Хафизов Вәлихан, Тәнзилә, Рамил, зилә,Сәвия,Рунар, Рушан. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлдә Хафизов фамилияле 6 кеше бар: Хафизоф М. , Хафизов Х.Х. ,Хафизов М. М., Хафизов Т. Х., Хафизов Т. Х., Хафизов Т. Х. Хафиз бабай. Хафизов фамилиясен йөртүче тагын бер гаилә. Хафизов Бәйрәмгали, Мәчтүрә, Мөнир, Мөнирә, Коддүс, Мөнәвир, Мөҗип. Хафизов Фәрит.
Әр-Рафигъ
Бу исем күтәрүче, олылаучы дигән мәгънәләргә ия. Аллаһ теләгән кешеләренә кайчак көтмәгәндә хөрмәт ишекләрен ачар, күңелен иман нуры белән яктыртыр.
Кәнделбанат апа белән Галәлетдин абыйның уллары Рәфигъ исемле иде. Яшьли читкә китте, Ханов Дәүләтгәрәй (Ирекле авылы) абыйның да малае Рәфигъ исемле, Мөслимдә яши. Миргаяз абый белән Хәерниса апаның улы Гаптерафикъ исемле. Зарипова Банат апа Гаптерафикъның апасы була. Ире Яхъя исемле.
Әс-Сәмигъ
Һәр нәрсәне ишетүче, тыючы дигән сүз. Кешеләр дә ишетәләр, ләкин аларның ишетүе чикле, ә Аллаһның ишетүе чиксез, хәтта ул кешеләрнең нәрсә уйлауларын да белеп тора. Бу исемне алган кешеләр күңелләрен һәрвакыт хәерле нәрсәләр ишетү өчен ачарлар. Мондый исемне алган бер гаилә яши авылда: Сәмигуллин Рәис, Мәзкүрә, Сәгыйдулла. Рәис абыйның балалары: Гөлүсә, Нәсия, Гөлназ. Ни өчендер әтиләре Сәмигуллин, балалары Вәҗиева булып йөрде.
Әл-Вәһһааб
Күп нигъмәтләр бирүче дигән сүз. “Бирү” фигыле кешеләрдә дә бар. Әмма без биргәннәребездән нәрсә дә булса өмет итәбез. Аллаһ бездән бер нәрсә дә көтмәс, аның мохтаҗлыгы юк. Ул кешеләрдән аңа гыйбадәт кылуларын һәм шуның аша бәхетле булуларын тели.
Ваһапов Әзһәм абый бар иде авылда. Хәзер вафат инде. Нигезе Исламов Ранаслар кырында.
Әл-Гаалим
Һәрнәрсәне белүче, Аның белүенең чиге юк. Бу исемне даими кабатлаучыга Аллаһ гыйлем ишекләрен ачар, зирәклек белән бүләкләр, йөрәге има нуры белән тулыр. Галиев Галим. Әтисе Җәүдәт исемле. Галимә апа. Сәлимә әби белән Газиз бабай кызы. Казанда яши. Галимә әби. Карты Заһит исемле. Бабай күптән вафат инде. Әби үзе Мөслимдә яши. Аңа хәзер 100 яшь. Галимҗан Хөснетдинов. Нигезе Галиева Фатыйма апаларның өске ягында. Галимҗан Исламов. Фәүзелҗинан апа белән Шәехҗан абый улы. Нигезләре Исламов Ранаслар янында. Ул нигездән хәзер олы юл үтә, ягъни тыкрык. Галимҗан Закиров. Зәкиҗан абыйның абыйсы, сугыштан кайтмаган. Миңнегулова Галимә апа(Ирекле авылы). Ире Гыйздулла сугышта үлә, малае Шәүкәт исемле. Сугышта үлүчеләр исемлегендә Миргалимов фамилияле 3 кеше бар: Миргалимов Г. М. , Миргалимов М. М., Миргалимов Н. М. Ахун Галимҗаны. Хатыны Гөлҗиһан исемле. Нигезләре тау башындагы таш сарай (Без аны пожарный дип йөртәбез)каршында.
Әл-Басыйр
Күрүче, күзәтүче. Кешеләр ни генә эшлзсәләр дә безне күрүче күзәтүче бар дип уйлап, үзләрен тәртиптә тотарга тиешләр. Басыйров Рәис. Мәрхүм инде.
Әл-Хәлим
Гөнаһлардан Ярлыкаучы, Газаплардан Аралаучы дигән мәгънәгә ия. Ул кайбер гөнаһларны гафу итәр, кайберләре өчен җәзаны ахирәткә калдырыр.
Зарипов Хәлим, 1971 нче елгы, авылда яши. Хәлимов З. С. Сугышта үлгән
Әл-Галий
Дәрәҗә һәм мәртәбә ягыннан Аллаһ иң югарыда, иң өстене. Ул Олугларның олугы. Бу исемне даим кабатлаучының догалары кабул булыр, иманнары ныгыр, максатларына ирешүдә юллары җиңеләер. Галиев фамилияле кешеләр авылда бик күп. Галиев Вәли һәм Җиһан апа, аларның балалары: Биктимер, Мәдинә, Гөлсинә Галиевләр. Галиева Фатыйма апа һәм Биктимер абый балалары: Илсур, Мансур, Фәния, Фирая. Галиеф Илсур һәм Алсу балаларв: Эльмира, Альмира, Ильвина. Галиев Җәүдүт һәм Лиюзә балалары: Назиф, Галим. Галиев Расих һәм Флүрә балалары: Илсур, Лилия. Галиев Расихның апасы Галиева Асия. Галиев Илсур һәм Наташаның кызлары Адилә Галиева.Галиев Вагыйз һәм Нурия апа балалары: Рәфидә, Нурфаяз, Нәкыйп, Зөлфия, Кифая Галиевләр. Галиева Раушания, Галиева Рәфидәнең кызы, хәзер Мөслимдә яши. Бу нәселдән авылда хәзер Нәкыйп кенә калды. Галиәхмәт абзый. Хатыны Мәхүпҗамал исемле. Нигезләре Аръяк урамда. Шәргыя апалар каршысында. Ибатуллина Галия апа аларның килене иде. Шәргыя апаның ире Сәгыйрьнең дә энесе Гали исемле булган. Бөек Ватан сугышында үлүчеләр исемлегендә Галиев фамилияле 5 кеше бар: Галиев М. М., Галиев М. М., Галиев Г., Төхбәгалиев Р. Т., Төхбәгалиев Х. Т. . Әхмәтгали абзый, хатынының исемен белүче булмады, кызы Сания исемле иде. Кушаматы кызыл Сания. Нигезе Хуҗин Дәүләт (хәзер ул өйдә Рузалия яши) абзыйлардан соң иде. Ул ихата хәзер юк. Галиәхмәт абзый. Хатыны Зәйнәп исемле. Атасы Миргаләү, анасы Сәрбиҗиһан исемле. Нигезе мәктәп артында. Ул өйне Мөнҗия белән Таһир сатып алган иде. Ул ихата хәзер буш тора. Бу нигез Дәүләтшин Әмирҗан абыйның бабаларының нигезе булган элек. Сәетгали. Чәй әби оныгы. (Исемен белмәдек). Нигезләрендә Дәүләтшин Алмазның иске өе. Галиәхмәт.
Әл-Кәрим
Олы юмартлык иясе, Аның мәрхәмәте чиксез. Бу исемне даими кабатлаучының догалары һичшиксез кабул кылыныр. Рус теле укытучысы Мөнирә апаның әтисе Кәрим исемле булган. Хафазетдинова Индираның әнисе дә Кәримә исемле. Нигезләре Мәрдәншин Илһамнар каршысында.
Әл-Муҗиб
Изге теләкләрне кабул итүче. Мөҗиб исеме дә шушы тамырдан ясалгандыр дип уйлыйбыз. Хафизов Мөҗиб. Бәйрәмгали абый белән Мәчтүрә апа малае. Себердә Яши. Нигезләре Шәмсиева Гандәлифәнең өске ягы.
Әл-Хаким
Зирәк, һәр гамәлен акыл белән башкара дигән мәгънәгә ия. Сугышта үлгән Вагыйз абзыйның (Җәләлова Гайниямал апаның беренче ире) атасы Хәким исемле булган. Бу нигездә читтән кайткан Гөлсимә апа яши хәзер. Юнысов Әскатьләр нигезенең өске ягында Хәким абзый белән Фатыйма апа яшәде. Вәли һәм Вагыйз исемле балалары сугышта үлгән. Рафига (1921) исемле кызлары Казанда яшәгән. Сугышта үлүчеләр арасында Хәкимов фамилияле 3 кеше бар. Хәкимов В.Г.,Хзкимов Х.Х., Хәкимов Г.Х.
Әл-Мәҗид
Шөһрәтле. Кылынган яхшылыкларга яхшылык белән җавап бирүче дигән мәгънәләргә ия. Рахманов Мәҗид(Әбүзәрнең абыйсы). Мәҗид абый. Нурниса апаның иптәше. Нигезләре Галиева Флүрә апаларның каршысында.
Әш-Шәһид
Бер вакыйгага таныклык, гуаһлык бирүче дигән сүз. Шәһидә апа Юнысова. Нуриәхмәтов Мискатьнең әнисе.
Әл-Вәлий
Чын күңелдән инанучыларга Мәрхәмәт итүче. Ул дусларына без башыбызга да китерә алмаган рәвештә ярдәм итәр. Авылда бу исемдәге кешеләр шактый. Вәли абзый. Кушаматы чемети Вәли. Нурания Заһидуллинаның әтисе бу. Нигезләре фермага чыга торган күпер янындагы соңгы йорт. Бу өй хәзер буш тора. Тегүче Вәли. Укытучы Вәлиева Галия апаның әтисе бу. Гади тегүче генә түгел, яхшы костюмнар, пальтолар тегүче оста. Нигезләре Галиев Нәкыйпләр белән янәшә. Пычак Вәли. Атаклы калайчы оста. Галиева Фатыйма апаның кайнатасы бу. Галиев Илсур Биктимер улының бабасы була инде. Загатовщик Вәли. Кушаматы күкәйче Вәли. Нигезләре Гарипов Рафислар урынында. Өйләре 2 катлы иде мин белгәндә. Вәлихан Хафизов. Рамилнең әтисе. Вәлиәхмәт бабай. Кушаматы –Ак бабай.Гражданнарһәм Бәек Ватан сугышы ветераны. 1915 нче елда патша армиясенә алына. Октябрь революциясен Украинада каршылый. Петроградны саклауда катнаша. Колчакка каршы сугыша. Врангель армиясен Кара диңгезгә куып таратучылар арасында да була Вәлиәхмәт бабай. Вәлимехәмәт абзый. Граҗданнар сугышында катнаша. Кушаматы Бал бабай. Күп итеп умарта тотты. Умарта менгән көннәрдә күршеләренә бал өләшер иде Вәлимехәмәт бабай.Вәлиәхмәт абзый. Хатыны Гөлҗиһан исемле. Нигезләрендә Сахаутдинов Рамилнең яңа өе тора.
Әл-Хәмид
Мактауларга лаек дигән мәгънә белдерә. Начар гадәтләрдән арыну әчен бу исемне 45 көн буе, көн саен 93 тапкыр кабатларга кирәк. Хәмит бай. Нигезе Ахметов Рафислардан астарак. Бөтен абзар –кура, келәтләр гел таштан булган. Аларны сөргенгә җибәргәннәр. Әйләрен башта балалар бакчасы итеп тотканнар, аннан соң мәктәп итеп күчергәннәр. Мәктәп арты урамына керә торган тыкрык буенда иде ул йортлар. Юан- юан нарат бүрәнәләрдән салынган булган Хәмит байның ул йортлары. Ул классларда мин дә укыдым әле. Яңа мәктәп салгач, ул класс биналарын түбән фермага күчереп, бозау тораклары төзеделәр. Абдуллин Хәмит. Нигезләре авылга кергәч тә беренче өй. Укытучы Вәлиева Галия апаның да ире Хәмит исемле булган. Хәмидулла абзый. Гарипов Рафисның әтисе. Бик эшчән кеше иде. “Нигә төн була икән, күпме эш кала”,- дип йөри иде. Габделхәмит Ганиев. Зыя абзый белән Зәйтүнә апа малае. Нигезләре Аръяк урамда. Ул нигездә хәзер Зәкәрия белән Ирина яши.
Әл-Әхәд
Бер генә, бердәнбер, тиңдәше юк мәгънәсен белдерә. Әхмәтнәби абзый белән Тайба әби малае Әхәд. (1924-1978) Ташкентта яшәде.Нигезләре Сазлык урамда. Чама белән зират ягына чыгып китә торган юл өстендә. Ягъфәр абый белән Хөршидә апаның да бер малае Габделәхәд исемле.
Әз- Заһир
Аллаһны без барлык буларак күрә алмыйбыз. Әмма күргән һәр нәрсә аның барлыгына дәлилдер. Без күрә алмаган нәрсәләр дә бардыр. Алары да Аллаһның барлыгына дәлилдер.Буисемне һәр көнне 500 мәртәбә кабатлаучының йөрәге иман нуры белән тулыр. Салахов Заһир абый.Вафат инде. Нигезләре Азатлар каршысында. Исмәгыйль абзый белән Гизденур апаның бер малае Заһир исемле. Читтә яши. Нигезләре Галиева Флүрә апаларның аскы ягында иде. Кирамова(Сәхбетдинова) Гөлсинәнең дә иптәше Заһир исемле.
Зәл-Җәләли
Бөеклек һәм юмартлык хуҗасы-бары тик аллаһтыр. Бу исемнән ясалган фамилияле кешеләр авылда шактый. Әскатьдин һәм Гайниямал Җәләловлар. Аларның балалары: Әзһәр, Мөхтәр, Раиф, Хәния, Хәмдия, Фәния. Әзһәр һәм Нәҗибә Җәләловларның балалары: Шамил, Алия. Гиная апа һәм Фаһим Җәләловлар. Бөек Ватан сугышында үлүчеләр: Җәләлов А.М., Җәләлов А.З..
Әл-Ганий
Байлык Иясе. Аның бернәрсәгә дә мохтаҗлыгы юк, ләкин һәрбер җан иясе Аңа мохтаҗ. Чир – сырхаудан арыну өчен бу исемне даими рәвештә кабатлау кирәк. Бу исемнән ясалган Фамилияле кешеләр дә авылда шактый. Сәлимә әби һәм газиз бабаһ Ганиевләр. Аларның балалары: Зәкәрия, Әминә, Галимә Ганиевләр. Зәкәрия һәм Сәкинәнең уллары: Фадаел, Рафаел. Миргазизҗан һәм Сәбхиямал әби балалары: Мияссәрә, Рәшидә, Мөслимә, Гамбәрия, Миргасим, Гөлсинә Ганиевләр. Нәкыя апа һәм Миргасим абый Ганиевләрнең балалары: Гөлүсә, Альмира, Равия, Гөлфирә, Ринат Ганиевләр. Резедә һәм Ринат Ганиевләрнең балалары: Эльвира, Чулпан, Камил. Ганиева Расима апа. 40 ел буе авыл халкына медицина хезмәте күрсәтте. Ганиев Зыя абзый. Хатыны Зәйтүнә исемле. улнигездә хәзер Зәкәрия белән Ирина яши. Сугышта үлүчеләр исемлегендә Ганиев фамилияле 2 кеше бар. Ганиев Я.Г., Ганиев З.Г..
Ән – Нур
Нур иңдерүче, яктыртучы дигән сүз. Бу исемне күп мәртәбәләр кабатлаучы кешенең йөрәге нур белән тулыр. Галиев Нурфаяз. Галиев Нәкыйпнең абыйсы. Нурҗиһан. Насертдин абыйның әнисе. Нигезләре мәдрәсә бинасы. Нуриәхмәт. Тарих укытучысы. Нигезләре Ханов Мөдәфисләрнең өске ягында. Нуриев Ягъфәр абый белән Хөршидә апа балалары: Габдерәшит, Наил, Рәсим, Флүсә, Габделәхәт, Рәмзия, Лира, Рамил Нуриевлар. Мулланурлар икәү. Берсе Заһидуллин, икенчесе Ахметов Зөфәрнең улы. Зиннур Муллин – Җиһангирова Фәниянең энесе. Зиннуров Мансур- математика укытучысы, Мөслимдә яши, аның улы Зиннуров Рөстәм. Нигезләре Скачков Данил ихатасы. Зиннур-Баһауова Заһираның улы. Нигезләре Чүкеч урамда. Сәйфетдин ихатасы. Ул өйне Мехәммәдиева Миләүшә сатып алды. Нуриәхмәт бабай. Авылның алыштыргысыз тимерчесе, мич чыгаручысы иде. Балалары Нуриәхмәтов фамилиясен йөртә: Мискать, Гәлсинә, Марат, Фирая, Илшат. Нуриасма апа. Фәрхетдинов Кәшбетдиннең апасы. Мирзанур- Хафазетдинова Индираның абыйсы. Нурҗиһан, Нурлыхаят, Нурания –бер гаилә кешеләре. Нигезләре түбән очта, фермага чыга торган күпер янындагы соңгы өй. Нурлыгаян, Әлмәттә яшәде. Нигезләре Мехәмәдиев Булат ихатасы. Нурия Нәкыйпнең әнисе, Нурфаяз абыйсы. Нурмехәмәт, Мехәмәдиев Булатның әтисе. Шәйхенуровлар: Рамил, Вера, Александр, Эльвина, Ришат, Регина. Расинур Хаҗиева. Илнур, Зиннур- Нурания һәм Мулланурның уллары. Шәйхенур Мосавиров. Сафина Фәргыйдә һәм Миннәхмәт малае Шәйхенур, Расинурның әтисе инде бу. Бибинур, Сазлык урамдагы Әлфинурның әнисе. Бибинур, Җиһангиров Рәиснең әнисе. Гизденур, Скачков Данилнең әнисе. Гизденур Идрисова. Нигезләре Галиева Флүрә апаларның аскы ягында иде. Нуримехәмәт. Хәбибуллина Гөлфинәнең әтисе. Нурикамал. Нәһиянең әнисе. Шәмсенур. Зарипов Сәйдел абыйның сеңелесе. Гизденур. Әзһәм бабай карчыгы. Нигезләре Исрафилов Тәлгать абый ихатасы. Илнур Ахметов. Укытучы Ибатуллина Галия апаның улы. Илнур Кирамов. Газинур Маннапов. Газинур һәм Айнур Гиздуллиннар. Сәгадәтнур. Укытучы Зәкиҗан абыйның хатыны. Нурия. Мирзаһит һәм Мөгаздия апа үстергән 9 баланың берсе. Сугышта үлеп калучылар исемлегендәге кешеләр: Нуриев Р. Ш., Нуриев Ә. Ш., Нурмехәмәтов М.Н., Нуртдинов Г.Н., Нургалиев Г.Н. , Нуриәхмәтов Г.Г., Нуриәхмәтов М. Н. Нурниса. Әзһәм бабай белән Гизденур әби кызы. Нигезе Галиева Флүрә апалар каршысындагы Галимә әбиләр кырында. Нурлыгаян абый Сөләйманов. Нигезе Гайсин Райханнар каршысында. Нурифатыйма. Гайсин Зөфәр абыйның анасы. Нуретдин абзый. Хатыны Фәрхебану исемле. Нигезләре Исламов Ранаслар каршысында иде, анда хәзер юл. Ихата юк. Нурлыһода апа, кызы Нурсана апа. Нигезләрендә Муллина Вәзирә яши. Нурифатыйма. Әтисе Камалетдин исемле. Нигезләре Гайсин Райханнарның аскы ягында. Нурдидә. Салахов Заһирның әнисе. Мәктәп каршысындагы таш сарайлар аларның төп нигезе булган инде. 1931 нче елда репрессияләнгән Шәйхетдин Низамиевның килене инде бу апа. Нурдидә апа. Алар Кәшифә апа белән Гайсин Райханнарның өске ягындагы бәләкәй өйдә яшәделәр. Бу йортны да алар икесе бергә салдылар. Нурдидә апа балта эшенә бик оста иде. Кашап абзый кызы Бибинур. Нигезләрендә Шәмсиев Фәрит яши. Нурлыһода апа. Кирамов Гомәр абыйның апасы. Әлфинур Сәхбиева. Әлфинур Рахманова. Әлфинур Мосавирова. Шәйхенур абый. Краснояр авылында яшәде. Нигезләре Рахманов Әбүзәрләр янында. Нурлыбанат. Абдуллин Хәмит абыйның туганы. Метрәйгә кияүгә чыкты. Нуретдинов Дәүләт( Ирекле) балалары: Мосаллыя, Гизделхаят, Банат, Рәшидә, Хуҗа Нуретдиновлар. Гизденур апа, Ирекле Хөснетдинов Гыйльфан абзый белән Сәйдә апа кызы. Аларның Вәрәшбаштагы нигезендә Мөнәвир яши. Зиннур абый (Ирекле), хатыны Сәрби исемле. Әлмәт шәһәренә күченделәр.
Әл – Бакый
Ул-Мәңгелек. Әлеге гүзәл исемне мең мәртәбә кабатлаган кешене бәла-казалар урап узар. Бу исемнән ясалган фамилияле Бакыев Әзһәт бар иде авылда. Нигезләрендә Гарипов Рафис яши.
Әл-Һади
Туры юлга күндерүче дигән мәгънәгә ия. Күп мәртәбәләр бу исемне кабатлаучының дин гыйлеме артыр, иманы ныгыр. Һади абзый, хатыны Маһикамал исемле. Өйләре Хафизов Флүсләрнең өске ягында, тыкрыктан соң.
Әр-Рәшид
Туры юлга күндерүче дигән сүз. Максатыңа ирешү юлларын таба алмаганда Аллаһка шушы исем белән мөрәҗәгать итү тиеш. Кирамов Рәшит. Ягъфәр абый белән Хөршидә апаның да бер малайлары Габдерәшит исемле. Рәшид. 1931 нче елда репрессияләнгән Низамиев Шәйхетдиннең улы. Рәшит Шиһапов. Нигезе Исламов Ранаслар янында.
Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы елларда Аллаһның гүзәл исем- сыйфатлары белән аталган 300 кеше яшәгән Вәрәшбаш авылында.
Балага бирелгән исем матур булып,аның мәгънәсе тирән булырга тиеш.Ата-ана баласының исеме белән горурланырлык булсын.Исемнең милли йөзе дә,милли рухы да булырга тиеш.Балага акыллы,матур исем бирү шактый гына очракта аның киләчәгендә,шәхес буларак җитлегүендә дә зур роль уйный.Бала үсә төшкәч,үзенең исеме нинди мәгънәгә туры килүен белергә тырыша.
Файдаланылган әдәбият.
1.Фәрит Юсуповның “Иң изге догалар” китабы.
2. Аллаһның 99 исеме. Казан, Академия Познания, 2006-95 бит. Китапны басмага Мөхәммәтьяр Нәҗметдин әзерләгән.
3. “Хәтер китабы”.
4. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәлдәге язмалар. 5. Вагыйзова Җәннәт (1929) апаның, Баянова Шәргыя(1927) апаның, Гәрәев Мостакыйм(1928) абыйның истәлекләре.
Кулланылган әдәбият:
1. Ф.С. Сафиуллина “Тел дигән дәрья бар...” Казан, 1979 ел.
2. Гомәр Саттаров “ Исемең матур, кемнәр куйган”. Казан, 1989 ел.
3. Ш.Ш. Җәләлиев “Татар халык педагогикасы” Казан, 1997 ел.
4. Гомәр Саттар-Мулилле “Татар исемнәре ни сөйли?” Казан, 1998 ел.
5.”Ислам дине йолалары вә гореф-гадәтләре.”Казан, 2001 ел.
6. Я.Х. Абдрахимова “Исемең матур, кемнәр куйган?” Казан, 2002 ел.
Четыре художника. Осень
Неньютоновская жидкость
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись
Как нарисовать лимон акварелью
Новый снимок Юпитера