Исхакова Аидә Ришат кызының төрле елларда иҗат иткән әсәрләре.
Вложение | Размер |
---|---|
ishakova_aida_izhaty.docx | 19.86 КБ |
Ксюша, Света, Алия
(Хикәя)
Рәхәт тә соң авылда! Бигрәк тә җәй көннәрендә! Ялан хәтле зур ишегалды, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән бакча... Ниләр генә үсми ул бакчада: яшелчәсе, җиләк-җимеше дисеңме, һәркайсы, мине өз, мине аша, дигәндәй, авыз суларын китереп, кызыктырып утыра... Иртән шул бакчада сайраган төрледән-төрле кошларның тавышына уянып китәсең. Ә әтәчләре ничек дәртле кычкыра, будильникларың бер кырда торсын! Әтәчтән соң бер-бер артлы сыер, бозау, кәҗә, сарыкларның борылмалы-сузылмалы тавышлары авылны яңгырата. Алар, җыелышып, болынга сусыл яшел үлән ашарга китәләр. Бушап калган ишегалдында үзен генерал сыман хис иткән теге гайрәтле әтәч берсеннән-берсе матур һәм түгәрәк тавыкларын җыйнап, әйләнә-тирәне айкый башлый, үзенең сөеклеләрен тәмледән-тәмле суалчаннар, бөҗәкләр белән сыйларга керешә.
Мин менә шундый күңелле җәй көннәрендә авылда торам. Гомумән, мин авылны бик яратам, җәй җиттеме, тизрәк авылыма кайту ягын карыйм. Мин кайтып керүгә тирәмдә бөтерелеп кенә торучы кәкре койрыклы Акбаебыз, бер генә тычкан-кумакны да өй-каралты тирәсенә якын китерми торган Мияубикәбез дә яши әле анда. Кыскасы, саф һавалы, гөлбакчалы, сыерлы, сарыклы, этле, песиле, әтәчле, тавыклы авылым мине җәй саен колачын җәеп каршы ала.
Быел да, ямьле җәй башында, гадәттәгечә, авылга кайттык. Авыл тормышы безне үзенең юмарт кочагына сыендырды, вак-төяк мәшәкатьләре белән чолгап алды. Шулай күңелле генә яшәп ятканда, тагын бер сөенеч өстәлде: ак тавыгыбыз көртли башлады. Әнием, чебешләр үстерү теләге белән канатланып, аның астына йомыркалар куйды. Чебиләре зур булсын дип, эрерәк йомыркаларны сайлады.
Мин көн саен түземсезлек белән йомырка эченнән чебиләрнең чыкканын көттем. Иртән йокыдан торып чыгуыма ап-ак тавык тирәсендә сап-сары йомшак йомгаклар тәгәрәшеп йөрүен күз алдыма китереп хыялландым. Көн саен ак тавыгымның хәлен белү гадәтемә керде. Ул гына мине нишләптер аңламый кебек: ябыштырып куйгандай кымшанмыйча, һаман оясында утыра да утыра...
Сабыр иткән морадына җиткән диләр бит: бер заман чебешләр бер-бер артлы йомыркадан борын төртә башладылар. Барысы өч чеби чыкты. Әткәй аларны бабакайдан калган кара бүреккә салып өйгә алып керде. “Монда аларга, әнкәләренең канаты астындагы кебек, җылы һәм йомшак булыр,” - диде.
Мин түземсезлек белән көтеп алган чебиләрнең һәркайсына исем куштым: карасын Ксюша, сарысын Света дип атадым. Ә өченчесенә - иң матурына - Алия дип исем бирдем, чөнки аның баш өстендәге сап-сары төрткеләре, нәкъ менә татар кызларының калфакларындагы затлы мәрҗәннәр сыман, кызыл маңгаен бизәп торалар.
Бабакайның җылы бүрегендә чебешләргә, чыннан да, рәхәт иде: өчесе бер йомгак булып, көне буе йокладылар да йокладылар.
...Берничә көннән әни чебиләрне кәгазь тартмага күчерде, җылы булсын өчен, зур лампа куйды: ясалма кояш ясады. Алар көннән-көн матураеп үстеләр. Мин чебиләремә гел чәй, йомырка биреп тордым. Ашаганнарын кызыксынып күзәттем. Кеп-кечкенә, сап-сары томшыклары белән тәлинкәдәге йомырканы тырыша-тырыша чүплиләр. Йөгереп барып, чәй эчеп килгән булалар. Ашап туйгач, куышлы уйнарга яраталар. Очып китәргә әзерләнгәндәй, кечкенә канатларын як-якка җәеп, тартманың бер почмагыннан икенчесенә йөгерешкән булалар. Ксюша аяк асларындагы печән чүбе арасыннан берәр озынрак кипкән үлән сабагы тапса, шунда ук Света килеп җитә дә икенче башыннан кабып ала. Менә китә тарткалашу, көч сынашу. Ә Алия тәртип бозмый, киресенчә, әле берсенең, әле икенчесенең янына йөгереп килеп, йоннарыннан тарткалап, туганнарын үзенчә ачулангандай итә. Кайбер көннәрне Ксюша белән Света янына бөтенләй бармый: үпкәли, ахрысы. Читтәрәк үз көенә чүпләнеп тик йөри.
Нәни дусларымның уйнаганын күзәтеп, бар дөньямны онытам. Салган чәем суына, абый тәмле конфетларны ашап бетерә.
...Тартмага сыймый башлагач, чебиләрне махсус ояга чыгардык. Кояшның ягымлы нурлары астында алар тагын да тизрәк үстеләр. Канатлар чыгып, кикрикләре беленә башлагач кына, без Ксюша, Света һәм Алиябезнең әтәч икәнлекләрен аңладык. Әни дә гаҗәпләнде: “Мин бит чебешләр зур булсын дип, йомыркаларның эреләрен генә сайлаган идем... Алар барысы да әтәч булып чыктылар!“ – дип борчылды. Әти белән абый әнидән көлделәр инде: “Нигә олылардан киңәш сорамадың, олы йомыркалар - әтәч, ә ваклары тавык йомыркалары бит”, - диделәр.
Ә мин бөтенләй борчылмадым. Үзем тәрбияләп үстергән әтәчләремне бик яратам. Атна саен, аларны сагынып, авылыма кайтам. Инде зур үскән нәни дусларымны тәмле ярмалар белән сыйлыйм. Ә исемнәрен барыбер үзгәртмәдем мин аларның: сөекле әтәчләремә һаман да, яратып, Ксюша, Света, Алия дип эндәшәм.
Хыянәтче песи
(Әкият)
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер песи белән тычкан. Алар бик дус булганнар, бер савыттан ашаганнар, көндез елгага балыкка, басуга бодай җыярга йоргәннәр. Кичен песи гармунда уйнаган, ә тычкан кулъяулык тотып биегән. Кыскасы, бик күңелле яшәгәннәр болар.
Бүтән җәнлекләр аларның дуслыгына көнләшкәннәр һәм дә үч тотканнар. Тычканны күргәч әйткәннәр, ди:
-Син песигә ышанма, күз-колак булып тор, син йоклаганда үзеңне тотып ашамасын.
Ә песигә:
-Синең борын төбеңдә шундый симез ит йөри, ә син аны ашамыйсын да!- диләр икән.
Тычкан песине бик яраткан, аның турында начар уйлыйсы да килмәгән. Ә песинең инде башына хәйләкәр уйлар керә башлаган. Эченнән уйлый икән: ”Гел балык та балык ашыйм, ит тә ашап карыйсы иде”.
Менә бер көнне, балыктан кайткач, песи әйтә икән:
-Әйдә бүген басуга барып тормыйк инде, балык кына ашарбыз.
Тычкан:
-Мин бит балык ашамыйм, беләсең. Ач калыйммыни инде? – дип, авыр сулаган. - Ярый инде алай булгач, бүген синең балыгыңны ашыйк. Ә иртән басуга барарбыз, - дип ризалашкан тагын үзе.
Иртән алар бодайга барганнар, кичтән балыкка киткәннәр, ләкин, төн җиткәнче утырсалар да, ул көнне бер балык та тота алмаганнар. Шулай өйгә кайтканнар. Тычкан дустына:
-Әйдә бүген минем бодайны ашыйбыз, - ди икән.
Песинең бу сүзгә бик нык ачуы килгән дә тычканны тотып алган.
-Юк инде, мин сине ашыймын, - дигән ул, тешләрен ыржайтып.
Тычкан югалып калмаган:
-Әллә битеңне дә юмыйсыңмы, дустым? - дигән.
Песи оятыннан юынырга тотынган, тычканны тырнагыннан ычкындырган. Ә тычканга шул гына кирәк, ялт кына песи яныннан тайган.
Менә шуннан бирле песи белән тычкан дошман булып калганнар ди.
Тавыклар нигә башка кошлар кебек очмыйлар?
(Әкият)
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер әби белән бабай. Аларның булган, ди, берсеннән-берсе матур биш тавыгы. Алар бик дус яшәгәннәр, ди. Әби белән бабай тавыкларын көн саен тәмле бодай белән сыйлаганнар, ә тавыклар аларга көн саен биш йомырка бүләк иткәннәр.
Тавыкларның берсе бик мактанчык икән. Шул тавык беркөнне иптәшләренә әйтә, ди: “Карагыз әле күккә, анда кошлар рәхәтләнеп очалар. Кая барасылары килсә, шунда баралар, ә без көн саен шушы ишегалдында йөрибез, берни дә күрмичә, гомеребез узып бара”.
Шуннан тавыклар мактанчыкның сүзенә ышанып, очып китәргә булганнар. Очалар, очалар икән, берзаман куе бер урманга барып җиткәннәр болар. Тавыкларның ашыйсылары, эчәселәре килә башлаган. Урманда ризык эзләп йөргәндә, бер төлке тотып ашый язган үзләрен. Бик курыкканнар тавыклар, төлкедән көчкә генә качып котылганнар.
Шул хәлдән соң тавыклар бүтән очмаска ант иткәннәр. Мактанчык тавык та тыйнакланып калган, ди. Ә усал төлке әле дә булса, матур, симез тавыкларны эзләп, авылга килештергәли икән.
Ай һәм Кояш
(Әкият)
Борын-борын заманда, әле син дә, мин дә булмаганда, күк йөзендә Кояш белән Ай бергә яшәгәннәр. Ул вакытта кешеләр төн җитүне белмәгәннәр. Тереклек дөньясы беркайчан да йокламаган.
Көннәрдән бер көнне Кояш белән Ай бәхәсләшеп киткәннәр. Кояш әйткән:
-Мин җир йөзен яктыртам да, җылытам да, ә синең яктылыгың да, җылылыгың да юк, - дигән.
-Андый көчле сыйфатларым булмаса да, мин дә җан ияләренә ярдәм итәргә тырышам, - дигән Ай.
Алар бик озак бәхәсләшкәннәр. Шуннан Ай, үпкәләп, Кояшны күрмәс өчен, Җирнең икенче ягына күчкән.
Менә шул көннән башлап, Кояшны Ай, Айны Кояш алмаштыра башлаган. Күктә Ай калыкканда җир йөзенә төн килгән, кешеләр ял итәргә өйрәнгәннәр, көндез күренмәгән йолдызларга сокланып караганнар. Көндезләрен тырышып эшләгәннәр.
Вакытлар үткән. Ай белән Кояш берсен-берсе сагынганнар. Сагынуларын басар өчен, алар таң алдыннан һәм кичкә таба берничә сәгатькә күрешә башлаганнар, ди.
Денис-изобретатель (отрывок)
Валентин Берестов. Аист и соловей
Вода может клеить?
Чья проталина?
Цветение вишни в лунную ночь