Гыйльманова Алия Роберт кызының төрле елларда иҗат иткән шикырьләре.
Вложение | Размер |
---|---|
gilmanova_aliya_izhaty.docx | 15.85 КБ |
Әнием - күз нурым
Яп-якты нур сибә,
Әнием, күзләрең.
Сөенеч тарата
Ягымлы йөзләрең.
Син миңа, әнием,
Иптәш тә, сердәш тә.
Киңәшчем син минем
Өйдә һәм мәктәптә.
Күземнән аңлыйсың
Ни барын күңелемдә.
“Тәүфыйклы бул”, - дисең
Һәр яңа көнемдә.
Телимен мин сиңа
Бәхетнең иң зурын.
Яратамын сине,
Әнием - күз нурым!
Кышкы урманда
Кышкы урманга керәм,
Ап-ак агачлар күрәм.
Алар ефәк шәл япкан:
Кыштан матурлык тапкан.
Бу агач алка таккан,
Монысы уйга баткан.
Ә бусы, колач җәеп,
Каршыма чыгып баскан.
Урмандагы һәр чыршыны
Кыш бабай бизәп куйган.
Яңа елны каршыларга
Табигать әзер булган.
Язгы чыпчык
Менә инде яз җитте,
Күптән кар эреп бетте.
Җылы яктан кошлар кайтты,
Үз урыннарын тапты.
Беркөн күрәм урамда:
Бер чыпчык суда ята.
Аның канаты сынган -
Очалмый азаплана.
Тыпырчынган чыпчыкны
Тизрәк кулыма алдым.
Өемә алып кереп,
Яхшылап дәваладым.
Терелгәч, кошым очты!
Күңелләрем яктырды!
Язгы җыр
Җир шарында һәр фасылның
Бар үз сере, мизгеле.
Яз да йокыдан уяна:
Ачыладыр керфеге.
Кыш патшасы да баш бирми –
Урыны аның түрдә!
Һәммәсенең үз вакыты:
Язны көтә һәркем дә.
Кошлар да шатланып сайрый,
Яңгырый язның җыры.
Калын бозларны селкетә
Көләч кояшның нуры!
Көннәр ямьле, көннәр аяз!
Йөрәкләргә тула наз!
Күңелле мизгелләреңне
Бүләк ит син безгә, Яз!
Укытучым – күңелем түрендә
Укытучым, тәүге укытучым –
Белем ишекләрен ачучым,
Барыр юлларымны яктыртучым,
Йөрәгемә ачкыч табучым!
Бүгенгедәй әле хәтеремдә
Беренче кат Сезне күргән көнем.
Назлы, елмаюлы карашыгыз
Иркәләде сабыйларның күңелен.
Белем дөньясына алып кереп,
Янып-көеп укыттыгыз безне.
Зирәклектә, чиксез тырышлыкта
Беркем алыштыра алмас Сезне.
Ел артыннан еллар үтсә дә,
Инде без дә үсеп җитсәк тә,
Укытучым, Сез яшь әле һаман,
Укырга дәрт һәм көч Сездән алам.
Еллар арты еллар үтсә дә,
Чәчегезгә көмеш керсә дә,
Кояш кебек, илем күгендә
Балкырсыз Сез күңелем түрендә!
Воздух - музыкант
Компас своими руками
Сказка "Узнай-зеркала"
Л. Нечаев. Про желтые груши и красные уши
Три способа изобразить акварелью отражения в воде