“Сезнең авылда иң хөрмәтле кеше кем?”-дип сорасалар, мөгаен, барсы да бертавыштан : “Тәзкирә апа”,-диярләр. Ачык йөзле, кыска сүзле бу әби-бүгенге көндә авылыбызның абыстае була инде.
Низамиева Тәзкирә Газетдин кызы 1943 елда Мөслим районы Вәрәшбаш авылында туа. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала. Балачагы сугыш елларына туры килгән Тәзкирәнең күңелендә бу елларның бер вакыйгасы нык уелып калган.
Вложение | Размер |
---|---|
“Соклануга лаек кеше” | 40 КБ |
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының муниципаль бюджет гомүмбелем бирү учреждениесе
«Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе»
“Туган ягым-туган йортым” исемендәге туган якны өйрәнү һәм иҗади эшләр конкурсының “Авылым турында иң яхшы эссе”
номинациясенә эш
“Соклануга лаек кеше”
Автор: Сәхәбетдинова Алинә Илдар кызы
Мөслим муниципаль районы
Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү
мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
2013
“Сезнең авылда иң хөрмәтле кеше кем?”-дип сорасалар, мөгаен, барсы да бертавыштан : “Тәзкирә апа”,-диярләр. Ачык йөзле, кыска сүзле бу әби-бүгенге көндә авылыбызның абыстае була инде.
Низамиева Тәзкирә Газетдин кызы 1943 елда Мөслим районы Вәрәшбаш авылында туа. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала. Балачагы сугыш елларына туры килгән Тәзкирәнең күңелендә бу елларның бер вакыйгасы нык уелып калган.
“Икенче класста укып йөргән вакытлар. Иптәш кызларымның сумкалары бар, минеке юк. Ике як коры тактадан, алгы һәм арткы яклары юка фанерадан ясалган сумка иде ул. 80 нче елларда бик модада булган дипломат сумкаларга бик охшаган булганга, мин аны хәзер “дипломат” дип кенә йөртәм. “Без дә төшеп калганнардан түгел идек, икенче класстан ук дипломат тотып укырга йөрдек без”,-дип мактанган булам балаларга, үзебез көлешәбез. Кызларның сумкаларыннан көнләшеп йөрим, кайчагында күз яшьләре дә чыгып куя, аеруча алар сумкаларына утырып тау шуганда. Ә минем иңсәдә букча. Укырга кергәндә әнкәй зәңгәр киндердән тегеп биргән иде. Букчадагы кара түгелеп, ул әллә нинди төсләргә кереп беткән. Ә фанера сумкада кара түгелми, чөнки бер як кырында махсус шешә утырта торган урыны бар. Капкачы да фанерадан эшләнгән, бер башы күн каеш белән төп корпуска тоташтырылган, ә икенче башында бәләкәй генә келә. Рәхәтләнеп болгап йөр сумкаңны, һич ачылмый, карасы да түгелми. “Их, минем дә әткәй булса, шушындый сумкам булыр иде”, -дип уфтанып йөрим.
Бер көнне иптәш кызларым белән укудан кайтып киләм. Каршыбызга Насертдин абзый Баһауов килеп чыкты, кулында искерәк кенә фанера сумка, ул аны миңа сузды. “Тырышып укы, кызым, зур кеше бул”,- дип әйткәне дә хәтердә.
Шул чактагы сөенүләремне сүз белән аңлатып булмастыр, мөгаен. Алтмыш елга якын вакыт узган бит инде югыйсә, ә һаман шул вакыйга күз алдымда тора. Насертдин абзыйның урыны җәннәттә булсын.”
Мөслим урта мәктәбенә Низамиева Тәзкирәгә йөреп укулары җиңел булмагандыр, ләкин белемгә омтылыш һәрвакыт аның юлдашы була. Уку елларын менә нәрсә дип исенә ала ул: “Миңлебикәнең бу кызы зур кеше булыр, мөгаен, укырга барганда да кулыннан китабын төшерми”,- диләр икән авыл көтүчеләре.
Ә бу вакыйга болай булды. Безнең авылда мәктәп 7 еллык кына. Урта мәктәп Мөслимдә. Вәрәшбаш белән Мөслим арасы 9 чакрым. Декабрь, январь, февраль айларын интернатта яшибез дә, калган айларны көн саен кайтып йөрибез. Ул вакытта машиналар йөрми, җәяү барасың, җәяү кайтасың, дәресне юлда әзерлибез. Укый-укый барабыз, укый-укый кайтабыз. 2-3 кеше йөрсәң, бигрәк җайлы, кычкырып укучы уртага баса, алдагы кешегә ияреп барасың, аяк астына карыйсы юк. Шул рәвешчә укып барганны күргәннәрдер инде”.
Арча педагогия училищесы каршындагы курсларны тәмамлап, 1961 елда Низамиева Тәзкирә үзенең укытучылык хезмәтен башлап җибәрә. 1967 елдан башлап туган авылы Вәрәшбашта укыта. Фән өлкәсендә белеменең җитәрлек булмавын сизеп, Алабуга педагогия институтына укырга керә. 1970 елда, институтны тәмамлаганнан соң, туган авылында балаларга татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирә башлый.
Үз эшенә бирелгәнлек, балаларны ярату, бетмәс-төкәнмәс хезмәт дәрте Тәзкирәгә 40 елга якын гомерен, талантын балаларны аң-белем ягыннан күтәрүгә ярдәм итә. Тәзкирә Газетдиновна 2000 елга кадәр Вәрәшбаш мәктәбендә тырыш хезмәтен куя.
Т. Газетдиновнаның мәктәптәге эшчәнлеге һәрвакыт күпкырлы була: озак еллар буе укытучыларның мәктәп методик берләшмәсенең җитәкчесе, балаларның хокукларын саклау буенча җәмәгать инспекторы, профсоюз оешмасы җитәкчесе,ата-аналар университеты ректоры, хатын- кызлар советы рәисе, пропагандист вазыйфаларын башкара, кичке мәктәптә укыта, лекторлар группасын җитәкли, колхоз стена газетасының редакторы, язгы – көзге кыр эшләре вакытында бюллетеньнәр чыгару эшендә армый – талмый эшли. Авыл яшьләре белән смотр – концертлар оештурыда актив катнаша, аларга сценарийлар яза. Аның җитәкчелегендә оештырылган “Уятмакчы булсаң халык күңелләрен...” дигән әдәби – фольклор кичә район смотрында җиңүче була.
Иҗади һәм инициативалы эшчәнлеге, халык мәгарифы өлкәсендә күрсәткән фидакарь хезмәте өчен ул 1988 елда “РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы” исеменә лаек була.
Соңгы 10 елда Тәзкирә Газетдиновна балаларга латин һәм гарәп графикасын өйрәтү буенча дәресләр бирә. Бу фәннәрне укытуның программаларын, дәрес эшкәртмәләрен яза. Шул эш белән мавыгуымы, күңелендә йөрткән уе тормышка ашамы, Тәзкирә апа шул чорларда ук дин юлыны баса. Үзлегеннән “Коръән” китабын укырга өйрәнә, кача-поса авылдагы намаз укучы бабайга йөреп намаз тәртипләрен өйрәнә. Дин өлкәсендә әдәбият аз булуга карамастан, китаплар эзләп таба, эзләнә, беркемгә дә сиздермичә шушы өлкәдә белемен үстерә.
Үзгәртеп кору заманалары узып, безнең авылга да дин җилләре килеп җитә, авыл кешеләре аз-маз кызыксына башлыйлар. Шуларны сизеп йөргән Тәзкирә апа 2004 елда зурлар өчен мәктәптә гарәп графикасы курслары оештыра. 12 кеше намаз уку тәртипләренә, шулардан сигезе гарәп графикасы нигезендә укырга өйрәнү буенча башлангыч белемнәр алалар. Балаларның кышкы каникул чорында алар өчен намаз укырга өйрәтү дәресләре үткәрелә. Бу дәресләргә яшь укытучылар да йөри.
2006 елда Мөслим авылында яшәүче эшмәкәр Розалия Габдрахманова бер кечкенә генә өйне сатып алып бирә. Авыл кешеләре аңа ремонт ясап, мәдрәсә итеп файдалана башлыйлар.Бу эшләрне Тәзкирә апа Низамиева оештырып йөри. Ә халык мәчет ачылуын гына көткән диярсең, хатын-кызлар, балалар атнасына өчәр мәртәбә намаз укырга, гарәпчә укырга-язарга өйрәнергә йөри башлыйлар, ир-атлар һәр атнада җомга намазына җыела. Гап-гади авыл өенә урнашкан мәчет һәрберсенең яраткан уртак йортына әверелә. Мәдрәсә бүгенге көндә дә эшли. Анда “Ураза”, “Корбан” бәйрәмнәре, авыз ачтыру мәҗлесләре үтә. Тәзкирә апа бүгенге көндә дә өлкәннәргә, балаларга дини дәресләр үткәрә. Бу уку елында 40тан артык укучы йөри ди ул. Авылдагы бик күпләр Тәзкирә апа ярдәме белән намазга басты, укучы балалар “Коръән” укый белә. “Исламга өндәү-чакыру, өйрәтү тиеш. Ул булмаса кешеләр барысы да караңгылыкта адашып, саташып йөрерләр иде. Авылыбызда мәчет булса, дингә өндәү җиңелрәк булыр иде”,-ди иде Тәзкирә апа. 2012 елның җәендә Габдрахманова Розалия Вәрәшбаш авылында бик матур мәчет төзетте. Без дә мәчетле булдык!
Балалар өчен җәй айларында “Ислам лагере” эшли. Шул ук Габдрахманова Розалия ярдәм итә аны оештырырга. 10 көн дәвамында барган бу лагерьга 30-40 бала йөри. Тәзкирә апа һәм аның ярдәмчеләре балалрны намаз укырга, гарәпчә укырга да өйрәтәләр, кызыклы уеннар, ярышлар уздыралар, тәмле ашлар белән сыйлыйлар.
Тәзкирә апаның тагын бер зур шөгыле бар- авыл тарихын җыя ул. Ул “Вәрәшбаш авылының микротопонимикасы”н барлап, аларның тарихын язды. Авылда төрле вакытларда яшәгән кешеләрнең кушаматларын җыеп өйрәнде, “Кушаматлар тарихы” дигән җыентык итеп, үзе компьютерда җыеп бастырды. Авылның һәр урамын, һәр өен, анда яшәгән кешеләрнең әби-бабаларын, туган-тумачаларын барлап, “Кабат-кабат урадым авылымның урамын” дигән китапчыгында туплады. Авылдашларым җиде буын нәселләрен эзли башлаганда минем китабымның кирәге чыгар, ди ул. Ул һаман да халыкка хезмәт итүдән туктамый, күңеле кешеләргә гел изгелек эшләүдә. Шуңа да аны бик хөрмәт итәләр, аңа сокланалар.
Бүгенге көндә Тәзкирә Газетдиновна балаларына, тормыш иптәшенә, килен – оныкларына кадерле кеше булып бәхетле картлык кичерә. Шул ук хезмәт дәрте белән авылда дини тәрбия эшләрен алып бара. Без, авылдашлары, аңа бары тик исәнлек-саулык кына теләп калабыз.
Язманы 8 нче сыйныф укучысы Сәхәбетдинова Алинә әзерләде.
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Воздух - музыкант
Интересные факты о мультфильме "Моана"
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
Сказка на ночь про Снеговика