Бәдретдинова Фрига Илалетдиновна 1925нче елның 7нче июлендә Горький шәһәрендә туа. Гаиләдә 5 бала үсәләр. Әтисе партия члены була, шуңа күрә аларны гаиләләре белән Казанга җибәрәләр. 11сыйныф белемне Казанның Киров районында урнашкан 32 нче мәктәбендә ала.
Вложение | Размер |
---|---|
sugysh_veterannaryn_barlap.doc | 30.5 КБ |
Сугыш ветераннарын барлап…
Бәдретдинова Фрига Илалетдиновна 1925нче елның 7нче июлендә Горький шәһәрендә туа. Гаиләдә 5 бала үсәләр. Әтисе партия члены була, шуңа күрә аларны гаиләләре белән Казанга җибәрәләр. 11сыйныф белемне Казанның Киров районында урнашкан 32 нче мәктәбендә ала.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 19 яшендә үз теләге белән фронтка китә. Германия, Венгрия, Чехословакия фронтларында санитарка була.Бер ел, 9ай дәвамында яралыларга беренче ярдәм күрсәтәләр. Сугыш беткәч, Казанга кайта. Киров районында урнашкан госпитальдә санитарка булып эшләвен дәвам итә. Кияүгә чыга, тормыш иптәше белән 2 малай тәрбияләп үстерәләр. Госпиталь ябылгач, 4нче бала тудыру йортында санитарка булып эшли.
Тормыш авырлыклары Фрига апаны трамвай депосына алып килә. Игълан тактасыннан белдерү күреп, трамвай йөртүчеләр курсына языла. Аны уңышлы тәмамлап, пенсиягә кадәр трамвай йөртүчесе булып эшли, практик дәресләр алып бара. Фрига апаның хезмәт юлы-38ел.
Бүгенге көндә Фрига Бәдретдинова ялгыз яши. Ун ел элек, аягында гангрена чире булу сәбәпле, бер аягын кисәләр. Ул II группа инвалид. Уллары һәм 81яшьлек сеңлесе аңа ярдәм итәләр.
Сугыш ветераны, фронтавик Фрига Бәдретдинова бүгенге көнгә шөкер итеп яши. Аңа 2017нче елның 25 нче июлендә 92 яшь тула.
Фрига апаның орден-медальләре бик күп. Авыр сугыш елларын күргән ветеран моңа лаек!
Әминова Камилә
6Б сыйныф укучысы
Җитәкчесе: Галиуллина Диләрә Әхмәдулла кызы
1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Земля на ладонях. Фантастический рассказ
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
В поисках капитана Гранта
Неньютоновская жидкость
Волшебные звуки ноктюрна