--
Вложение | Размер |
---|---|
4_syynyf_ukuchysy_fazliev_damir_rmis_uly.doc | 27.5 КБ |
4 сыйныф укучысы Фазлиев Дамир Рәмис улы
Тылсымлы чәчәк.
Борын-борын заманда яшәгән, ди, әни белән әти һәм аларның малайлары. Көннәрдән бер көнне әнисе чирләп киткән, әти өйгә сихерче карчыкны чакырткан. Сихерче карчык малайга әйткән:
-Урманда шифалы үлән үсә, ул төнлә генә чәчәк ата, шуны әниеңә алып кайтып эчерергә кирәк.
Малайның әнисенә бик нык ярдәм итәсе килгән. Ул урманга чыгып киткән. Бара, бара, барып җиткән, аннары үләннең чәчәк атканын көтеп торган. Чәчәк ату белән аны өзеп алганда кайтып киткән. Кайтканда малайга төлке очраган. Ул малайдан сораган:
-Син кайда барасың?
-Мин өйгә кайтам,- дигән малай.
-Минем әнием чирли, мин аны терелтергә үлән алып кайтам.
-Миңа бир әле.
-Юк, мин сиңа чәчәкне бирмим, - дигән дә малай, өенә йөгергән. Ә төлке аның артыннан куа киткән. Малай төлкедән курыкмыйча өенә кайткан.
Әнисенә чәчәкне кайнатып эчерткән дә, ул терелгән һәм улына рәхмәт әйткән.
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Рисуем кактусы акварелью
Зимовье зверей
Самый главный и трудный вопрос
Как нарисовать зайчика