--
Вложение | Размер |
---|---|
4_syynyf_ukuchysy_hmthanova_guzl_albert_kyzy.doc | 29.5 КБ |
4 сыйныф укучысы Әхмәтханова Гүзәл Альберт кызы
“Керпе белән Куян”(“Кечкенә йолдызчыклар”)
(әкият)
Яшәгән, ди Керпе белән Куян. Алар бик нык дус булганнар икән. Беркөнне алар җиләк җыярга барганнар. Куян әйткән:
Шулай итеп ярышны башладылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча Куян беренче булды, ә Керпе икенче. Ул үзенең җыйган җиләкләрен Куянга биреп, бернәрсә дә әйтмичә өенә кайтып китте.
Куян сөенеп, өенә кайткан, рәхәтләнеп җиләк белән сыйлана башлаган һәм беренче кәрзиннәрдәге җиләкнең беткәнен сизми дә калган. Кәрзинне өстәлгә куюы булган, аның күз алдына Керпенең моңсу йөзе килеп баскан. Куян Керпене бик кызганган, аңа бик оят булган, хәтта колак очларына кадәр кызарган. Ул тиз генә хатасын төзәтергә булган. Җиләкле икенче кәрзинне алып, беләгенә элгәндә, Керпе янына йөгергән. Керпе өенә килеп җиткәндә караңгы төшәргә өлгергән була. Куян баскычта утыручы Керпене күреп ала. Ай яктысында ул Керпенең күзләрендә кечкенә йолдызчыклар күреп ала. Бу йолдызчыкларның күз яше булуын күрү, Куян өчен бигрәк тә авыр була. Ул дустыннан гафу үтенә.
Алар ай яктысында йолдызларга карап, кызарып пешкән җиләкләрне ашыйлар. Башка бер-берсен кыен хәлдә калдырмаска сүз бирәләр.
Астрономический календарь. Май, 2019
10 зимних мастер-классов для детей по рисованию
Ласточка
10 осенних мастер-классов для детей
Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью