"Тылсымлы җиләк" әкиятен дәрестә укырга, түгәрәктә өйрәнеп, мәктәп сәхнәсендә куярга була.
Тылсымлы җиләк.
Борын-борын заманда, Җиләкле авылында Зифа апа яшәгән, ди, аның Гөлия исемле бер кызы булган, ди. Алар бик ярлы яшәгәннәр. Җиләкле авылындагы халык саран һәм каты күңелле булган, ди. Авылдашлар кайгы-хәсрәт килсә, бер-берсенә булышмаганнар. Зифа апа белән Гөлия кояш белән торып, кояш белән ятканнар. Гөлия кечкенә булса да, олылар кебек эшләгән. Иртән коедан су ташыган,бакчада чүп утаган, түтәлләргә су сипкән, ишегалды себергән, ашарга пешергән. Эшләгән вакытта җыр да җырлаган:
Кояш белән мин торам,
Чиләкләрне тутырам.
Түтәлләрне чистартам,
Яшелчәгә су сибәм.
Әни кайткан турына
Ашарга да өлгертәм.
Зифа апа көннәр буе басуда эшләгән, ди. Шулай итеп яшәп яткан вакытта, Гөлиянең әнсе авырып китә һәм кызын үз янына чакыра:
Гөлия бик курыкса да, әнисен бер минут та көттереп тормыйча:
Шактый юл узгач,урманның эченә кергәч, бер кыек өй күрде кызчык. Янына якынрак килгән иде. Шул вакытта өйдән убырлы карчык чыкты. Үзе кәкре, чәчләре асылынып төшкән, киемнәре ертылып беткән, муенында төрле хайван тешеннән ясалган муенса эленгән. Кызның бөтен өстен карап чыкты да:
Бер- ике сәгать бара торгач, бер матур аланга килеп җитте. Андагы матурлык: төрле төстә күбәләкләр оча, матур-матур чәчәкләр үсә, кошлар сайрый, эре-эре җиләкләр кояшта ялтырап тора. Гөлия әнисен искә төшерде дә, җиләк җыярга тотынды. Шул вакытта бер куркыныч тавыш яңгырады:
Зифа апа җиләк белән чәй эчеп алды да:
Шуннан бирле Зифа апа бер дә авырмаган булган, ди. Гөлия белән Зифа апа бик матур гомер итә башлаганнар, ди.
Тупое - острое
Стрижонок Скрип. В.П. Астафьев
Заяц-хваста
В поисках капитана Гранта
Рыжие листья