Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык, үзенең дәрәҗәсе, әһәмияте белән ничәмә-ничә буыннар күңелен үзенә тартырдай вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист-илбасарларга каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен җир шары хәтердән беркайчан да җуймас. Ул еллар үткән саен тарихи әһәмияте ягыннан тагын да олырак була бара. Ләкин, ни кызганыч, безнең арабызда сугыш елларының исән калган тере шаһитләре азая бара.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_rossiya_tarihynda_babamnyn_yakty_ezlre.doc | 248.5 КБ |
Россия тарихында бабамның якты эзләре.
Янып калсын гомерең, маяк булып,
Үзеңнән соң килгән буынга.
(Муса Җәлил сүзләре)
Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык, үзенең дәрәҗәсе, әһәмияте белән ничәмә-ничә буыннар күңелен үзенә тартырдай вакыйгалар аз түгел. Әнә шундый вакыйгаларның берсе булган Бөек Ватан сугышын, фашист-илбасарларга каршы халкыбызның героик көрәшен бөтен җир шары хәтердән беркайчан да җуймас. Ул еллар үткән саен тарихи әһәмияте ягыннан тагын да олырак була бара. Ләкин, ни кызганыч, безнең арабызда сугыш елларының исән калган тере шаһитләре азая бара.
Тугыз ел элек дүрт орден кавалеры, ротаның батыр командиры минем дәү әтием Чумаров Фазыл Рәхимҗан улы вафат була. Аның батырлыгы турында легендалар йөри. Иптәшләре аны хөрмәт итеп өч тапкыр үлемнән калган дип йөрткәннәр, чөнки бабам 3 тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашып, кеше ышанмаслык шартларда исән калган. Патриот- шагыйребез Муса Җәлилнең югарыда әйтелгән сүзләре нәкъ бабама атап әйтелгән кебек.
Менә бу фотографиядә сурәтләнгән баһадир егет- минем дәү әтием. Ул 1919 нчы елда Кайбыч районы Чүти авылында туа. 20 нче елда аның гаиләсе Югары Ослан районының Ватан авылына күчеп килә. 1939 нчы елда, бабама 20 яшь тулгач, армия сафына алына. 1941 нче елда аны Чиләбе шәһәренә офицерлар курсына җибәрәләр, ә аннан соң, Ватанны илбасарлардан азат итү өчен, изге сугышка китә. Сугышны дәү әтием иң кайнар нокта-3 нче Украина фронтында башлый, разведка командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Украина, Венгрия, Румыния, Австрия һәм Чехословакияне коткаруда алгы сызыкта була.
Һәрбер көрәш безнең армиябезгә зур югалтулар китерә. Бабамның 1943 нче елда Днепрны кичүдә күргән авырлыкларын сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Фашистлар бертуктаусыз ут яудыралар. Шул ут астында елганың икенче ягына кичкән вакытта бабам әсирлеккә эләгә. Бик каты шартлау вакытында сал әйләнеп каплана һәм бабамның дуслары һәлак була. Бабам каты яралана, ләкин йөзүен дәвам итә. Үлемнән аны яр буенда яралыларны җыеп йөрүче санитарлар коткара. Канга баткан бабамның яраларын бәйләп кыр госпиталенә озаталар.
Тиздән бабам янә үзенең хезмәт иткән частенә кайтып, дошманга каршы көрәшен дәвам итә.
Бервакыт аның ротасы Украинаның чираттагы хуторын азат итүдә катнаша. Хутордагы өйләр тәбәнәк һәм салам түбәле була. Командир шул өйләренең берсе янына йөгереп килеп, дошманга күренмәслек итеп, стенага елыша. Ә ул өйнең түбәсендә торучы немец аска граната ыргыта. Граната өй кыегына эләгеп кала һәм нәкъ бабамның баш очында шартлый. Яра шулкадәр авыр була ки, хуторда яшәүчеләр аны үлгән дип уйлыйлар. Сугыш тынып торган арада, бабамны плащ-палатага төреп, күмәргә алып китәләр. Елга янында туктап хәл алып торган арада, озатучылар янына бер әби килеп, кемне күмәргә илтүләре белән кызыксына. Шулвакыт ул күмеләчәк кешенең тере икәнен, селкенүен күреп ала. Яралы сугышчыны хуторда калдырып тәрбиялиләр, аннан табиблар кулына тапшырып дәвалыйлар.
Тынгысыз йөрәкле бабам, яралары авыр булуга карамастан, яңалан Ватанны сакларга, сугыш кырына омтылган.
Бабам, разведротада хезмәт итү сәбәпле, бервакыт “дошман телен” алырга дигән фәрман ала. Рота командиры үзе белән юлны белүче ике озатучы алып, дошман тылына китә. Кичке эңгер-меңгердә разведчиклар елга буена төшеп, боз аша елганың теге ярына чыгарга җыеналар. Кинәт рупор аша немецлар: “Бирелегез! Без сезнең частегез турында барлык мәгълүматны беләбез. Сезне ике капчык онга саттылар!”- дип кычкыралар. Ләкин разведчиклар әсирлеккә караганда үлемне кулай күреп, тигезсез сугышта һәлак булалар. Ә балам, дошман утыннан яшеренеп, билгә кадәр бозлы суга, бәкегә төшә. Бик нык туңып, ул аңын югалта. Язмыш бабамны бу юлы да саклап кала. Аны елгага суга төшкән хатын-кызлар табып алып, санитарларга тапшыралар.
Сугышны бабам 1945 елның 8 маенда Австриянең Грац шәһәрендә тәмамлый. Монда да ул авыр яралана һәм аны санитар эшелон белән Волгоград медсанбатына озаталар. Волгоградтан соң бабам сәламәтлелеген Кисловодски шәһәрендә ныгыта.
Туган нигездә Фазыл Рахимҗан улын инде көтмиләр, чөнки аңа үлем кәгазе күптән алынган була. 1946 елда өйгә кайтуга, туганнарының аны тере килеш күрү бәхетен сөйләп кенә аңлатып булмый. Ул исән, күкрәге тулы орден-медальләр. Украинаны азат итү хөрмәтенә Бөек Ватан сугышының III дәрәҗәле орденына, калган сугышларда катнашкан өчен Бөек Ватан сугышының II һәм I дәрәҗәле орденнары, “Кызыл Йолдыз” ордены һәм “Батырлык өчен” медальләренә лаек була.
Сугыш еллары бабамның сәламәтлеген нык какшатса да, аның көчле рухын сындырмаган. Туган авылында ул үзенең мәхәббәтен очрата һәм 1947 елда тормыш кора. Алар әбием белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, аларны кеше итәләр.
Бабам авылда гына түгел, тирә-якта да зур хөрмәткә лаек кеше була. Күп еллар буе колхоз председателе булып эшли. Ә 82 нче яшендә озак авырулардан соң вафат була.
Әйе, минем бабам-дистә меңнәрчә каһарманнарның берсе. Безнең бу каһарманнарны онытырга хакыбыз юк. Аларның батырлыгы, максатка нык омтылышы, рухи һәм физик ныклыгы, халкыбыз язмышын уңай хәл итү өчен героик көрәше безгә һәр эштә, һәр тарафта үрнәк булсын иде.
Исәннәрнең кадерен бел,
Үлгәннәрнең каберен бел, - ди халык.
Мин уземнең Данко йөрәкле легендар бабам белән бик нык горурланам. Ул минем, гаиләм өчен генә түгел, хәзерге буын өчен дә үрнәк булырлык көчле рухлы шәхес.
Н. Гумилёв. Жираф
Мороз и заяц
Рисуем ветку берёзы сухой пастелью
Свинья под дубом
Пятёрки