Сочинение на татарском языке на тему "Мой любимый учитель"
Вложение | Размер |
---|---|
"Минем яраткан укытучым" темасына сочинение | 20.91 КБ |
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе”Икенче санлы Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Минем яраткан укытучым
Башкарды: 8 нчы А сыйныф укучысы
Галимов Алмаз Флорис улы.
Фәнни җитәкчесе: беренче категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Йосыпова Руфина Рим кызы.
Минем яраткан укытучым
Һөнәрләр турында сөйләргә теләсәң, алар бик күп бит. Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: табиб, инженер, электрик, сварщик һәм башкалар. Укытучы...
Һәр һөнәр кешесен укытучы беренче мәртәбә каләм тотарга, сызыклар сызарга өйрәтә. Бүгенге бөек галимнәрне кайчандыр укытучы халкы хәрефләрне теркәп, иҗекләрдән сүзләр язарга өйрәтмәгәнме?! Атаклы шәхесләр нәкъ безнең кебек парта арасына утырып укытучыдан беренче белемнәрен алган. Уйлап карасаң, укытучы хезмәте нинди авыр, җаваплы һәм кызыклы. В.Ключевский: “Яхшы укытучы булу өчен үзең укыткан кешеләрне һәм укыткан фәнеңне яратырга кирәк. - дигән”.Беренче тапкыр “энә белән кое казырга”килгәндә, укучылар ярдәмгә мохтаҗ, акылсызһәм тәртип бозарга яратучан нарасыйлар булалар.Укытучы - ул юк кына “ташбаш малай”ны да игътибар белән кадерләп багучы, өметсез “сәләтсездән”дә,имансыз “юньсездән”дә җан җылысын җәлләмичә,һәрберсен шәхес итеп танучы.Безнең киләчәк өчен җаваплылык тоеп, ул һәр укучыга “ачкыч”таба белергә тиеш.Әйе,хөрмәтле остаз белән бергә,аңа таянып ясалган беренче адымнар күпләргә тормышта үз юлларын салырга ярдәм итә.Үзе тәрбияләп, “зур тормышка” озаткан балаларның уңышларын,бөртекләп,барлап торган педагогның акыллы да,матур да фикерләре һәр укучының күңелендә урын ала.Ә укытучы күңелендә-горурлык хисе.Бакчачы гөлбакчада үскән гүзәл гөлләре белән мактангандай,чын укытучылар да чәчәкләре җимешләнгән укучылары белән соклана.Шулай булмый ни,бер бала тәрбияләп үстерү генә дә ни тора,ә дистәләгән-йөзләгән нарасыйны җәмгыятькә кеше итеп әзерләп бирү күпме көч,күпме сабырлык,никадәр нур сорый?! Шул фидакарьлек,күңел юмартлыгы элек-электән аерып торган бит инде аларны! Аларның изге күңеллелеге алиһәдәй бөек,әнидәй якын кеше дәрәҗәсенә күтәрә.Ә без,укучылар,үз чиратыбызда,үзебез ирешкәннәрне алар алдында горурланып күрсәтергә,алар белән уртаклашырга ашыгабыз.
Миннеханов кебек бөек шәхесләрне укыткан укытучыларның “Бу минем укучым!” дип горурланырга хакы бар,әлбәттә.Башка бер һөнәр иясенә мондый хокук бирелмәгән.Ә укытучы-җир йөзендәге һәрбер кешенең маягы,әйдәп баручысы.Әнә шуңа күрә бөек акыл ияләре дә,тиңдәшсез батырлык күрсәткән каһарманнар да,ачышлары белән дөньяга танылган галимнәр,атаклы сәнгать,әдәбият әһелләре дә,ирешкән уңышлары турында сүз чыккач ,иң беренче чиратта үзләрен хәреф танырга өйрәткән,зур тормыш юлына чыгарган укытучыларын, остазларын олы хөрмәт һәм ихтирам белән искә алалар.
Хәзер-яңарыш чоры,фән көннән-көн алга бара,укытучы кешегә зур бурыч йөкләнә.Укытучы,беренчедән,ул “олы йөрәкле” шәхес булса,икенчедән,ул-кемнеңдер әнисе,тормыш иптәше.
Мин аңлыйм,укытучыга да авыр,эшләре дә бетмәс-төкәнмәс.Һәр баланы үчтекиләп утырырга да вакыты юктыр.Әмма,шулай булса да,нинди генә заманча,җиһазландырылган сыйныф бүлмәсендә дәрес үтсә дә,йомшак телле,көләч йөзле,күркәм холыклы,белемле укытучы апабызны күрәсем килә.
Табигатьнең гаҗәеп матур вакыты-әбиләр чуагы.Төсләрнең байлыгыннан,чуарлыгыннан, җетелегеннән күзләр камаша.Әйләнә-тирәдәге матур җиһанның бер мизгеле-ул Белем бәйрәме.1нче сентябрь-һәрбер кеше күңелендә якты хисләр белән саклана.1нче сентябрь,1нче сыйныф,1нче мәктәп,1нче укытучы-онытылмас мизгелләр.Һичшиксез,бу минутлар унбер ел дәверендә кабатланып тора,ә беренчесе аның кабатланмый,ул күңелдә саклана.Шундый хисләр уяткан кешеләремнең берсе- беренче укытучым Зөлфия Гарифҗан кызына хөрмәтем бик зур. Аның белән бергә еладык та, көлдек тә, фән дигән зур дөньяга беренче адымнарны ясадык. Акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәндек. Шулай итеп тугызынчы сыйныфка килеп җиттек. Укытучылар безгә белем генә биреп калмый, белемле итеп олы тормыш юлына чын кешеләр итеп чыгарырга тырыша. Үзләрен күпме генә гади итеп тотарга тырышсалар да, алар горур, бөек, мәңгелек рәхмәт әйтәсе килә.
Мин кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Миңа бу һөнәр бик җайлы күренә иде. Һәр яңа теманы кызыклы итеп балаларга җиткерергә, дәресләрдә яңа алымнар кулланырга кирәк.Укытучы булсам,укучыларны аңларга тырышып,алар белән уртак тел табар идем.Бу һөнәр беренче карашка җиңел булып тоелса да, бик зур җаваплылык таләп итә.Аңа һәрвакыт заманча булырга,белемеңне үстерергә,тәҗрибәң белән уртаклашырга да вакыт таба алырга кирәк - бу заман таләбе. Урын кешене бизәми,кеше урынны бизи, ди халык мәкале. Минемчә,ил башында торучы кешеләр,укытучы хезмәтенең абруен,миссиясен тирән аңлыйлар. Укытучы илебезнең киләчәген кайгырта,ил һәм милләт гаме белән яши,шәхси тормышын мәктәп тормышыннан аерылгысыз итеп күрә.Укытучы хезмәте-сайлаган һөнәр генә түгел,бу-укытучы шәхесенең сайлаган язмышы да.
Девчата
Сочные помидорки
Чья проталина?
Зимний дуб
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари