Сочинение на тему "Самый дорогой человек"
Вложение | Размер |
---|---|
"Иң кадерле газиз кешем"темасына сочинение | 17.66 КБ |
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының
муниципаль мәгариф учреждениесе
2 нче санлы Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе
Иң кадерле газиз кешем
Сочинениене язды:
5нче А сыйныф укучысы
Куликова И.С
Укытучысы:
1нче категорияле
татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Йосыпова Руфина Рим кызы
2016нчы ел
«Әни» диеп язып куйдым |
З. Туфайлова. |
Ана − изге кешелек дөньясының башлангычы. Газиз ана булу − үзе зур бәхет, зур шатлык.Әйе, Ана — ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучылар, табибларны ана тудырган. Ана баланы тугыз ай буе үзенең карынында күтәреп йөртә, тудыра, бала тугач, ул аңа үзенең күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып үстерә. Кичләрен баласына бишек җырлары җырлый, әкиятләр сөйли.
Бала үсә, мәктәпкә йөри башлый. Ана аңа дәресләрен әзерләргә булыша, йорт эшләрен карарга, пешеренергә, чигәргә-бәйләргә, үз-үзен тотарга, кешеләр белән матур, ягымлы итеп сөйләшергә өйрәтә. Бала үсеп кеше була. Һәм үз баласын шулай ук тәрбияли, бар көчен, энергиясен баласын үстерүгә бирә. Бер көнне карый, аның әнисе дә баласы кебек үк тәрбиягә мохтаҗ икән бит. Менә шушы вакыйга, шушы проблема кешеләрне икегә аера да инде: кайберләре гомере буе әти-әнисенә рәхмәтле булып, үзенә булган хөрмәтне, тәрбияне аларга да күрсәтә, аларның фатихасын ала, ә кайберләре исә моны кирәк санамый, һаман дөнья кууын белә. Бәлки оныта торганнардыр, ана рәнҗеше бетми бит ул, гомер буена эзәрлекли.
Син куанганда куанып, син кайгырганда кайгыртып, синең белән бергә сулап яшәүче кем? Синең әниең! Син авырганда төн йокыларын йокламыйча, күз карашы белән иркәләүче кеше кем ул? Әниең!
Җиргә килгән һәр адәм баласы үзенең яшәеше белән иң беренче чиратта, ул нинди генә булмасын, әнисенә бурычлы.
Баланың иң беренче сүзе, әлбәттә, «Әни» була. Балалар үсеп җиткәч, төрлесе төрле якка таралышып, һәрберсе үзенә ошаган, күңеленә якын булган һөнәрен сайлап, укырга китәләр. Ана аларны һәрвакыт озатып кала һәм кайтып кергән көнгә кадәр көтә.
Һәр ана баласына бәхет, уңышлар тели. Ләкин кайберләре үсеп җитеп начар юлга басалар. Алар урлыйлар, наркотиклар кулланалар, хәтта кеше үтерүгә дә барып җитәләр. Андый кешеләрне җәзалаганда ана кешенең йөрәк тибеше туктаган сыман була. Аналар үзләрен тирги башлыйлар. Шушы вакытта бу әниләргә ярдәм кулы сузарга кирәк. Ә артларыннан аларның «начар ана булган», дип сөйләп калырга ярамый. Ана беркайчан да начар булмый.
Минем зур бер хыялым бар. Авыл уртасына мин, шагыйрь әйткәнчә, бронзадан коеп, әниләргә багышланган һәйкәл куяр идем һәм шуның белән үземнең барлык әниләргә дә булган ихтирамымны белгертер идем. Алар-безнең иң газиз кешеләребез!
Две снежинки
Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен
Браво, Феликс!
В поисках капитана Гранта
Рисуем пшеничное поле гуашью