Инша "Гаиләм-минем тормыш көзгесе"
Вложение | Размер |
---|---|
gailm-minem_tormysh_kozgese.docx | 13.23 КБ |
Гаиләм-минем тормыш көзгесе.
Һәркемнең туган авылы,туган йорты, гаиләсе була. Гаилә ул сине яклый, саклый торган бер оя . Шушы матур гына,кечкенә генә ояда һәр кеше үзенчә тәрбия кыла.Мин дә шушы ояда искиткеч тәрбия алам һәм шул хакта язып үтәсем килә.Без гаиләдә 5 кеше:яраткан әбием,кадерле әнием,ышанычлы әтием,тугры энем,мин үзем.
Минем әниемнең исеме- Рузилә,ул укытучы булып эшли.Әнием безнең генә яраткан, хөрмәт иткән кеше түгел әле,укучыларының да яраткан укытучы апалары.Әнием педагог буларак безне һәрвакыт тәртипле,акыллы булырга өйрәтә, үзенең төпле киңәшләрен бирә, өй эшләрен эшләргә ярдәм итә.
Ә әтиемнең исеме- Фәнис.Әтием балта остасы,аның кулыннан килмәгән эше юк ,ул бу һөнәргә бабамнан өйрәнеп калган,кызганыч бүгенге көндә бабабыз гына исән түгел.
Гаиләбездәге татулыкны, үзенең үгет-нәсыйхатләре белән, ак чәчле Язилә әбиебез саклап тора.Ул безне әдәпле,иманлы булырга өйрәтә.
Гаиләбезнең нәсел дәвамчылары булып энем белән мин үсеп киләбез.Мин үзем Әнвәр исемле,4нче сыйныфта белем алам,”4”һәм”5”билгеләренә укыйм,”Чәчкә”бию түгәрәгенә йөрим,төрле конкурсларда катнашам.
Яраткан энемнең исеме-Фәндәс,ул 2нче сыйныфта белем ала,ул да бию түгәрәгенә йөри,”4”һәм “5”билгеләренә укый.
Киләчәктә, алла бирса, үсеп буйга җиткәч мин дә үзебезнең гаилә кануннарын саклап, ышанычлы нәсел дәвамчысы булырмын.Бүгенге көндә
мин бик бәхетлемен, үземне ышанычлы канат астында итеп тоям һәм шуның өчен дә гаиләмә чиксез рәхмәтлемен.
Абдуллин Әнвәр
4-д сыйныф укучысы
Сочные помидорки
Астрономы наблюдают за появлением планеты-младенца
Сказка об осеннем ветре
Горячо - холодно
Земля на ладонях. Фантастический рассказ