Туган тел турында
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_moy_rodnoy_yazyk.docx | 12.57 КБ |
.
Сочинение.
Туган телем.
И туган тел,и матур тел,
Әткәм, әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Г.Тукай.
Бу дөньяда бик күп илләр бар, илләр саен бик күп телләр бар. Минем туган телем татар теле.Ул минем өчен әби-бабам һәм әткәм-әнкәм кебек үк бик якын. Мин туган телемдә яратып китаплар укыйм,шигырь-ләр ятлыйм, җырлар җырлыйм. Ул һәр кеше өчен кадерле һәм газиз. Миңа нәни чагымда әнием татарча бишек көйләре, әкиятләр сөйләп йоклаткан.
Дөньяда иң-иң матур ил-
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел-
Ул минем туган телем.
“Балам”,- диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнкәем”,- дип әниемә
Мин туган телдә дәшәм
Туган телен кадерләгән кеше генә дәрәҗәле кеше була. Мин ,әлбәттә, гомер буе үземнең туган телемне саклармын! Бу телдә дөньядагы миллионлаган татар халкы бер-берсе белән аңлаша һәм аралаша. Әгәр дә без үз телебездә яхшылап сөйләшергә өйрәнмәсәк, безнең телебез югалырга да мөмкин. Мин Татарстанда яшәвем һәм татар телендә сөйләшүем белән горурланам.
Туган илебезне һәм туган телебезне яратып яшәргә кирәк.Туган телебезне яратмыйча һич тә ярамый.Олылар һәм нәниләр алдында үзеңнең телеңне белүең белән үрнәк булып калырга кирәк. Әгәрдә үз телеңне яхшы белсәң, туган тел әдәбиятын укысаң, сүз байлыгың киңәя. Туган телеңнең, үз халкыңның тарихын өйрәңсәң, хөрмәткә лаек буласың.
Игелекле булып үсим
Газиз туган телемә.
Туган тел бер генә була,
Әнкәй кебек бер генә.
Попробуем на вкус солёность моря?
Рисуем весеннюю вербу гуашью
Самый богатый воробей на свете
У меня в портфеле
Любимое яичко