Сирин Батыршинның тормышы, язмышы, аның иҗаты турында күп еллар искә алынмады. Бу проблеманы чишүдә, безгә, галим, профессор Әнвәр абый Шәрипов ярдәм итте.
Аның язмаларыннан файдаланып һәм кулланып, мин Сирин Батыршин турында күп нәрсәләр белдем. Киләчәктә дә аның турында булган истәлекләр, мәкаләләр белән танышып барырмын дип уйлыйм һәм эзләнермен.
Сезне С.Батыршинның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштырып үтәм.
Вложение | Размер |
---|---|
sirin_batyrshin.docx | 28.72 КБ |
Тема: “Мирасыбыз онытылмас”
Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“12 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең
11 нче сыйныф укучысы
Муродуллоева Ойбегим Әнвәр кызы эше
Җитәкчесе: 1 квалификацион
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хәсәнҗанова Клара Әхмәт кызы
2016
Фәнни эшнең кыскача эчтәлеге:
Кереш
Сирин Батыршинның тормышы, язмышы, аның иҗаты турында күп еллар искә алынмады. Бу проблеманы чишүдә, безгә, галим, профессор Әнвәр абый Шәрипов ярдәм итте.
Аның язмаларыннан файдаланып һәм кулланып, мин Сирин Батыршин турында күп нәрсәләр белдем. Киләчәктә дә аның турында булган истәлекләр, мәкаләләр белән танышып барырмын дип уйлыйм һәм эзләнермен.
Сезне С.Батыршинның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштырып үтәм.
“Сирин Батыршинның тормыш юлы”
Ютазы районының Кәрәкәшле авылында 1896 елның 14 декабрендә туган, Сирин башта үз авылында, аннан атаклы Бәйрәкә мәдрәсәсендә белем ала. Аның архивында үз кулы белән түгел, башка кеше тарафыннан карандаш белән язылган “Автобиографиясе” саклана . Анда болай диелә: “Мин, Батыршин Сирин Мөхәммәтхәниф улы, 1896 елда Ютазы районы Кәрәкәшле авылында ярлы семьяда туганмын. Әтием һәм әнием Октябрь революциясенә кадәр үзләренең гомерләрендә байларга хезмәт иткәннәр. Әтием Мөхәммәтхәнифне аклар белән кызыллар сугышы елларында аклар бик каты кыйнаганнар, коммунистлар ягында булганы өчен; шул кыйнаудан әтием үлеп киткән. Әнием Батыршина Хөсникамал 1921 елларда, колчаклар белән Кызыл Армия сугышы елларында, ачлыктан һәм көзән җыеру авыруы белән үлә.
Мин үзем укырга-язарга1908-10 елларда Кәрәкәшле мәктәбендә Гали Гайсин хәлфәсенә йөреп өйрәндем. 1911 елдан 1915 елга тикле Бәйрәкә мәдрәсәсендә укыдым. 1915-17 елларда Кәрәкәшле авылында укытучы булып эшләдем”.
1918 елда Сирин Бөгелмәдәге өчьеллык “Тәгълим-тәрбия курслары”на, ягъни укытучылар һәм тәрбиячеләр әзерләү семинариясенә укырга керә. Монда ул Һади Атласи, Фазыл Туйкин кебек күренекле шәхесләрдән белем ала. 1920 елда комсомолга керә. Бөгелмә өязендәге давыллы вакыйгаларның үзәгендә кайный. 1920 елда комсомолга керә. 1920 елда, корал тотып, сәнәкчеләр фетнәсен бастыруда катнаша. Шушы елларда аның революцион романтика белән сугарылган шигырьләре Бөгелмәдәге “Юксыл”, Самарадагы “Яңа көч”. Казандагы “Кызыл Шәрык” газеталарда басылып чыга.
1921 елда ул Казанга килеп, Татрабфакка укырга керә. Әдәби тормышта актив катнаша: Һ.Такташ, Г.Кутуй, Ә.Исхак, М.Җәлил, Х.Туфан кебек шагыйрьләр белән аралаша, үзе дә шигырьләр яза. Үзенең автобиографиясендә күрсәткәнчә, ул рабфакта 1923 елга кадәр укый. 1924-26 елларда Бөгелмәдәге “Сабанчы” газетасында секретарь булып эшли. 1927 елда Сирин яңадан Казанга килеп, Көнчыгыш педагогия институтының Тел һәм әдәбият бүлегендә укый башлый һәм анда 1930 елга кадәр белем ала. Институтны тәмамлагач, 1930 елда Казанның Мулланур Вахитов исемендәге мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп тә ала.
1931-35 елларда Сирин Татарстан китап нәшриятында авыл хуҗалыгы бүлегендә редактор булып эшли. Ләкин бу елларда инде шагыйрь шәхесе өстендә кара болытлар куера башлый. Рафаэль Мостафин күрсәткәнчә, инде 1933 елдан алып, Сирин һәм Әсгать Айдар, Габдулла Ризванов, Ибраһим Кулиевлар өстеннән НКВД яшерен агентларының күзәтүе оештырыла.
1935 елның августында Казанга бер төркем әдәбият әһелләре кулга алына,-дип дәвам итә Б.Солтанбәков.-Алар Сирин, Әсгать Айдар, Г.Ризванов, И.Кулиевлар була, соңрак аларга тагын Хәкимов Исмәгыйль-Энгельс белән Якубов Әхмәтне өстиләр. Баштагы материаллар нигезендә, аларны советка каршы коткы таратуда, советка каршы әдәбият һәм порнографик әсәрләр язып, шуларны таратуда гаеплиләр. Гаепләүнең соңгы өлеше ачыктан-ачык ясалма булганлыктан, соңыннан төшереп үк калдырыла.
Бу төркемдә, иң зур һәм иң абруйлы фигура буларак, төп гаеп Сирин өстенә ташлана. Шаһитларның берсе Сиринне Тукайның, Әмирхан, Исхакый һәм Дәрдмәнднең турыдан-туры варисы дип атый.
1936 елның 31 гыйнварында Сирин белән Исмәгыйль Хәкимовны- бишәр елга, калган өчесен өчәр елга иректән мәхрүм итәләр. Сиринне СИБЛАГка озаталар. Кеше ышанмаслык авыр шартларда биш ел буе (1935-1940 еллар) тоткан булып яшәргә мәҗбүр ителә.
1941 елда Сирин, сөрген срогын тутырып, иреккә чыгарыла. Ул кайтышлый Бөгелмәдәге энесе Шамилгә керә. Бераз торгач, Сирин үзе теләп фронтка китә, сугышларда катнаша. 1942 елның көзендә ул, контузия алып, Кәрәкәшлегә кайта. 1942-1943 елның кышын авылда үткәрә, сәламәтләнә төшкәч, колхоз эшенә йөри башлый. 1943 елның язында, бераз хәл алгач, яңадан сугышка китә. Шул ук елны, авыр яраланып, Ташкент шәһәренә госпитальгә озатыла. Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Сирин Батыршин ике тапкыр медаль белән бүләкләнә: 1) “За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг” медале 2) “Двадцать лет Победы в Великой Отечественной войне 1942-1945 гг» медале.
Сирин Ташкенттан Кәрәкәшлегә кайта. Яңадан колхозда эшли башлый. Ул һәр эштә тырышып, яхшы эшләргә ярата. Аны колхозчылар да хөрмәт итәләр, зурлап карыйлар. Сугыш вакытында колхозда тырышып эшләгән өчен, Сирин Батыршин “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг”.
1946 елны Сирин Баулы районы Акбуа поселогына килеп урнаша. Колхоз аны берьеллык умартачылар курсына җибәрә. Курсны тәмамлап кайткач, Сирин колхозда умартачы булып эшли башлый.
Сирин 1956 елда реабилитацияләнә.
Сөргеннән кайткач та, Сирин иҗатын дәвам иттергән. 1960 елда аның тормышында бер шатлыклы вакыйга да булып ала: шул елның 1 сентябрендә Сирин белән Фәһимә Вәли кызы гаилә корып яши башлыйлар. Аның иҗаты, безнең мәгълүматлар буенча, 1962 елда кинәттән туктап кала. Бу аның каты авырып, урынга ятуы белән бәйле булса кирәк. Ул озак еллар Баулыдагы туберкулёз шифаханәсендә дәваланырга мәҗбүр була.
Шагыйрь Сирин озак һәм каты авырудан соң, 1969 елның 23 ноябрендә Акбуада вафат була һәм шунда посёлок эчендәге татар зиратында җирләнә. Шагыйрьнең тууына 90 ел тулуны билгеләп үткән вакытта, аның каберенә Баулы районы хакимияте тарафыннан барельефы төшерелгән истәлекле таш куелды.
Йомгаклау
Шулай итеп, Сирин Батыршин бик авыр, катлаулы һәм газаплы, тулы бер гомер кичергән. Бүгенге көнгә шагыйрьнең архивы әле тулысынча җыелып бетмәгән; безгә билгеле булганнары аның тормышын һәм иҗатын тулысы белән колачлап ала алмыйлар. Аның турындагы материаллар әле хәзер дә төрле урыннарда, төрле кешеләр карамагында сакланырга мөмкин. Ләбиб Лерон тапкан хатларны Сирин турында моңа кадәр билгесез булып кала килгән шундый материалларның бер өлеше итеп карарга кирәк.
-Сөйләшер сүзләр,
Эшләр күп иде,
Мин югалттым сине, эзләдем.
Беркем дә белми,
Йөрәгем түзми,
Ничек уйларга да белмәдем.
Әллә соң авырып,
Шифаханәдә
Яттыңмы, дус, кайда кундың син?
Сулган чәчәктәй
Сулган йөзләрең,
Кайда йөрдең, кайда булдың син?
Кулланылган әдәбият:
ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?
Как я избавился от обидчивости
«Течет река Волга»
Зимний лес в вашем доме