Авыл фельдшеры Харрасова Нураниягә багышланган мәкалә.
Вложение | Размер |
---|---|
nur_olshuche_ul.zakiryanova_r.f.docx | 16.62 КБ |
Нур өләшүче ул.
Минем күп вакыйгаларны язган каләмем кулымда бүген, аеруча, уйнап кына тора. Ник дисәгез, ул җитез, уңган кеше турында язачак. Ул дөнья, ил күләмендә танылган шәхес түгел. Үзем кебек гади авыл кешесе. Шулай да яшәве дә, эшчәнлеге дә игътибарга лаек аның. Авылым кешеләренә өч дистә елдан артык медицина хезмәте күрсәткән җирлегебезнең “олы табибы” Нурания апа Харрасова турында язуым ихлас күңелдән. Иске Җияш авылында туып, шунда үсеп, гаилә корган, матур - матур балаларга гомер биргән, инде дәү әни булган кеше ул. 1983 нче елда Минзәләдә медицина училищесын тәмамлап, үзенең туган авылына эшкә кайта. Рәхәт шәһәр тормышы кызыксындырмый аны. Бүгенгә кадәр авыл халкына шушы сайлаган һөнәре буенча хезмәт итә.
Һәр кешенең һөнәр сайлаганда бер этәргече була. Нурания апаның фельдшер һөнәрен үз итүенә әнисе сәбәпче. Биш балалы гаиләнең олы кызы - Нурания апа - әнисенә ярдәм кирәклеген күреп үсә. Башка һөнәр турында уйлап та карамый: саулыкка туймаган әнкәйләре бик кызганыч тоела. Газиз кешесенә ярдәм итәргә дигән уй белән медицина юнәлешенә кереп китә. Кечкенәдән кызгануны белән күңеле, күзәтүчәнлеге, тырышлыгы, белемгә омтылышы анда бу профессия өчен кирәкле сыйфатлар формалашуга нигез була да инде.
Аның беркайчан да тупас сөйләшкәнен ишеткәнем юк. Ул җайлап, елмаеп кына әңгәмә кора. “Әйдә, ни булды, сөйлә әле, кайчан шулай?” - дигән сорауларын бирүгә, авыру барысын да рәттән сөйли дә бирә. Шул арада тәҗрибәле апам авыруга диагнозны куеп та өлгерә, беренче ярдәмне дә күрсәтә. Әллә кулларының шифасы, әллә эчкерсез күңеле, әллә бай тәҗрибәсе ярдәмгә килә: авыру үзен яхшы хис итә башлый, рәхмәтләрен укый.
Бүген күп авылларда кеше саны аз дип, медпунктлар ябыла. Ә безнең авыл кешеләре ул яктан бәхетле. Чөнки күпләр үз өендә килеш дәвасын ала. Мәшәкатьләнеп шәһәр, район хастаханәләренә йөрисе дә юк. Нурания апаның ишектән килеп керүенә сөенеп, хәлләнүләренә өметләнеп яшиләр авырып киткән авылым кешеләре.
Мин үзем дә шушы һөнәрне сайларга җыенам. Шуңамы фельдшер апа белән еш әңгәмә корам. Сорау биргәнне ярата ул. Эш дәверендә булган вакыйгаларны мавыктыргыч итеп сөйли. Авылдагы һәр баланың туган көне - сәгатенә кадәр хәтерли. Саннар белән бәйле күп нәрсәләрне исендә тота. Бу һөнәрне сайламаса, бер дигән математика укытучысы да булыр иде ул!
Халыкта: “Теләп эшләгән эш бер вакытта да авыр булмый”, - диләр. Нурания Фаис кызы өчен дә һөнәренең авырлыгы юк, чөнки үз эшенең остасы ул!
Кешеләр сәламәтлеге өчен борчылуымы, эш урынында салкынның үзәккә үтүеме (Соңгы елларда медпунктка җылылык бирелмәде диярлек.) авыл табибының үзенең дә сәламәтлеген какшатты. Аңа начар диагноз куелгач, операцияләр ясатып, 5 айлап эшли алмады. Авыл кешеләре аның хәлен даими белешеп торды, яхшы мөгаләмә күрсәтте, күрше - күлән мал-туарын карап, ризыгын пешереп, аны сихәтләндерү өчен тырышты. Бер генә кеше дә: “Бездә табиб юк, безгә начар”, - дип зарланмады. Һәрберсе Нурания апаны савыктыруга үз өлешен кертергә тырышты. Алланың рәхмәте белән, фельдшер апабыз бу җәйдә үз эшенә әйләнеп кайтты. Мөгаен, үзенең кешеләргә яхшы гамәле: эчкерсезлеге, олыны олы, кечене кече итә белүе; медикаментлар тулы сумкасын көн дими, төн дими күтәреп кешеләргә ярдәмгә чабуының әҗередер бу.
Ире – Гөлүс абыйның да өлеше зур бу хезмәттә. Шәхси машинасы белән өч дистә ел эчендә күп авыруларга “Ашыгыч ярдәм” вазифасында булды ул.
Актаныш районының ямьле бер почмагында Иске Җияш авылында яшәүчеләргә көч биргән, сәламәтлеген кайгырткан Нурания Харрасованың кулына алып күрсәтерлек хөкүмәт бүләкләре юк. Ә ул аңа кызыкмый да. Аның күңеле тыныч. Ул кешеләргә кирәклеге белән бәхетле! Тормышның кырыс җилләреннән ышыкларлык гаиләсе, туганнары бар. Эше белән авылдашларын сөендереп яши. Дистә еллар буена туган авылым кешеләренең сәламәтлеген кайгырткан Нурания апа читтән караганда, гади генә булып күренсә дә, ул арыслан йөрәгенә ия. Аның кызларныкыдай назлы, йомшак куллары авыруларга сихәт бирә. Лачындай үткер карашлы апам һәр авыруга иркәләп, җаен белеп кенә эндәшә, күзләреннән үк борчуларын аңлый белүе белән халык ихтирамын казана. Халык ихтирамын казанудан да зур бәхет бармы икән!? Кешеләр өчен җан атып яшәгән, үз эшенә чын мәгънәсендә бирелгәннәр - бездәй яшь буынга яшәү һәм һөнәр сайлау өчен өлге!
Закирҗанова Рушания,
Актаныш районы Теләкәй мәктәбенең 9 нчы класс укучысы.
Лягушка-путешественница
Фотографии кратера Королёва на Марсе
ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку
Ель
3 загадки Солнечной системы