Мәктәптә капиталь ремонт эшләре турында мәкалә.
Вложение | Размер |
---|---|
beznen_mktp_yakty_hm_matur.docx | 24.64 КБ |
Безнең мәктәп якты һәм матур!
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановны юкка гына сайлап куймаган икән безнең татар халкы. Ник дигәндә, ул җитәкчелек вазифаларына алынуга, илнең киләчәген тәрбияләүче балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләре башланып китте. Салынуларына 30 елдан арткан мәктәпләр заманча төзекләндерелә башлады. Бу эшләрдән, әлбәттә, безнең район мәктәпләре дә читтә калмады. Без көткән капиталь ремонт үз мәктәбебезгә дә килеп җитте.
Мәктәбебез 1974 нче елда тәүге тапкыр йөзләгән баланы үзенә кабул иткән. 2014 нче елга кадәр бер тапкыр да ремонт күрмәгән булуының нәтиҗәсе үзен сизерми калмады: көчле яңгырлар, язгы кар эрүләр вакытында түбәсеннән су үтте, шыксыз тәрәзәләрдә җил уйный башлады, мәктәп һавасы дымланды. Хәер, бу хәлләргә кадәр укытучылар үз көчләре белән мәктәп түбәсен даими ремонтлаган иделәр инде. “Искегә тисәң исең китәр”, диләр, ул да озакка бармады, су кабаттан үтте. Нишлисең бит, ремонтка кадәр һәр ел саен шулай мәктәпнең төзелеше буенча кимчелекле якларын бетерергә тырыштылар безнең һәр яктан да булган укытучыларыбыз.
Ремонтка кадәр генә түгел, ремонт вакытында да балалар бакчасы эшчеләре белән алар төзекләндерү эшләренең төп көчләре булып калдылар. 2015 нче елның җәйге матур кояшлы көннәрендәге яллар алар өчен иртәнге сәгатьтән башланган кызу эш көннәре булды. 3 ай дәвамында иске катламнарын кыру, сылау, буяу, җыештыру - барысы да аларнын алтын куллары ярдәмендә башкарылды. Һәр көн саен буяу исе аларның киемнәренә сеңде. Еллар дәвамында мәктәп стеналарында җыелган тузан яннарында бөтерелеп мәш килде.
Ремонт өчен килгән эшчеләр мәктәпнең түбәсен яңадан үзгәртеп яптылар, тышладылар; ишек – тәрәзәләрне һәм җылылык системасын алыштырдылар. Тамбурларны заманча итеп үзгәрттеләр. Фойе өлеше дә бик шәп килеп чыкты.
Каян белә бу боларны, дип әйтәсездер. Белмичә, әтием Илсур мәктәптә физкультура укытучысы булса, әнием Алсу балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Алар да ремонтта төп эшчеләр булдылар, аеруча әтием эш вакытында зур хезмәт куйды. Олы спортзалны берүзе төзекләндерде: стеналарны, түшәмне яхшылап сылады, буяды. Хәтта, моннан 40 ел элек җәелгән идәнне сүтеп, яңага алыштырды. Идәнне алыштыру белән генә эше тәмамланмады әтиемнең. Аны буяу, дәрес өчен кирәкле сызыклар сызу - барысы да аның җилкәсенә төште. Һәр эштә дә төгәллек яратканга күрә, ул бар нәрсәне үлчәп, төгәл итеп башкарды.
Безнең абый - апаларыбызның тырышлыклары юкка булмады. Уку елының беренче көнендә белем учагыбыз – мәктәп - безне якты матур бүлмәләр белән каршы алды. Һәркемнең йөзе сөенечтән балкыды. Тырыш хезмәт куйган эшче абыйларга, укытучыларыбызга рәхмәт сүзләре белән чәчәк бәйләмнәре тапшырдык.
Назлыгөл Гыйздәтуллина,
Актаныш районы Теләкәй мәктәбенең 9 нчы класс укучысы.
Швейня
10 осенних мастер-классов для детей
Две лягушки
Щелкунчик
Андрей Усачев. Пятно (из книги "Умная собачка Соня")