Халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туа. Яшьтән үк җыр, музыка белән мавыга. 1954 елда Теләнче-Тамак урта мәктәбен тәмамлагач, шул елда ук ул Казан музыка училищесына укырга керә. Бер елдан соң Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына күчә һәм аны 1960 елда тәмамлап, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшли башлый.
Татар җыр сәнгатендә иң күренекле, иң атаклы, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы ул Илһам Шакиров. Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия булган И.Шакиров башкаруында халкыбызның теләсә кайсы җыры да гаҗәеп бер үзенчәлек, моң, аһәң белән яңгырый. Ул халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әллә никадәр көй-җырларын казып чыгарып, яңадан халкына кайтарып бирде. «Кара урман», «Син сазыңны уйнадың», «Әллүки», «Туган тел», «Сәрбиназ», «Туган авыл», «Кораб», «Бер алманы бишкә бүләек» кебек элекке матур көйләр халык арасынатаралыпкитәләр.
И.Шакиров иҗатында, татар халык җырлары белән беррәттән, татар композиторларының әсәрләре һәм эстрада җырлары да зур урын ала. Ул үзе иҗат иткән «Гөлмәрьям» (Г.Афзал сүзл.), «Сәлам сезгә», «Очрашу җыры» (Г.Зәйнашева сүзл.) һәм «Идел буе каеннары» (Ә.Ерикәй сүзләре) кебек үзенчәлекле җырлар тиз арада халык тарафыннан яратып кабул ителәләр.
Вложение | Размер |
---|---|
Проект «Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты» | 44.03 КБ |
«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбе » МБГББУ
«Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIVтөбәкара фәнни – гамәли укулары»
Проект «Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗаты»
Әзерләде:
Мостафин Эльмир Эльфир улы ,
8 сыйныф укучысы
Проект җитәкчеләре :
Фәтхуллина Флүзә Рәхимулла кызы,
Мөхәмәтҗанова Зөлфия Рафик кызы
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары.
2016 г.
Эчтәлек.
Кереш..................................................................................................................3
Төп өлеш
1. Илһам Шакировның тормышы һәм иҗаты................................... 5
2. “Халык җырлары” – шагыйрь иҗатының югары казанышы........12
Йомгак өлеше..................................................................................................16
Кулланылган әдәбият.................................................................................18
Кереш
Халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туа. Яшьтән үк җыр, музыка белән мавыга. 1954 елда Теләнче-Тамак урта мәктәбен тәмамлагач, шул елда ук ул Казан музыка училищесына укырга керә. Бер елдан соң Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына күчә һәм аны 1960 елда тәмамлап, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшли башлый.
Татар җыр сәнгатендә иң күренекле, иң атаклы, үз җырлау манерасы, үз мәктәбе, үз юлы булган җырчы ул Илһам Шакиров. Гаять зур диапазонлы, киң колачлы бай репертуарга ия булган И.Шакиров башкаруында халкыбызның теләсә кайсы җыры да гаҗәеп бер үзенчәлек, моң, аһәң белән яңгырый. Ул халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әллә никадәр көй-җырларын казып чыгарып, яңадан халкына кайтарып бирде. «Кара урман», «Син сазыңны уйнадың», «Әллүки», «Туган тел», «Сәрбиназ», «Туган авыл», «Кораб», «Бер алманы бишкә бүләек» кебек элекке матур көйләр халык арасынатаралыпкитәләр.
И.Шакиров иҗатында, татар халык җырлары белән беррәттән, татар композиторларының әсәрләре һәм эстрада җырлары да зур урын ала. Ул үзе иҗат иткән «Гөлмәрьям» (Г.Афзал сүзл.), «Сәлам сезгә», «Очрашу җыры» (Г.Зәйнашева сүзл.) һәм «Идел буе каеннары» (Ә.Ерикәй сүзләре) кебек үзенчәлекле җырлар тиз арада халык тарафыннан яратып кабул ителәләр.
Эшебезнең актуальлелеге
Шуннан гыйбарәт, һәр укучы үз иленең бөек шәхесләрен, халкыбыз илһамы булган җырчыбыз Илһам Шакиров иҗатын онытмаска тиеш.
Объекты:
МБОУ “Колаңгы төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Максаты:
- Илһам Шакировның тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәнү.
- укучыларны Илһам Шакировның «халык җырчысы» дигән бөек исемне алуы белән таныштыру;
-җырларында күтәрелгән темаларны ачыклау аркылы җырчы иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту;
-укучыларны мөстәкыйль фикерләргә һәм үз сүзләрен төгәл әйтә, тыңлаучыга җиткерә белергә өйрәтү
Бурычлары:
-ораторлык сәләтләрен үстерү;
-югары әхлакый сыйфатлар ;
-патриотик тәрбия бирү;
-җырчының тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү күнекмәләрен формалаштыру;
Проект өстендә эшләү этаплары:
-- Илһам Шакировның тормыш һәм иҗаты турында тирәнтен өйрәнү .
- Илһам Шакиров турында материал туплау һәм презентация әзерләү.
- Илһам Шакировның иҗатын чорларга бүлү, эзләнү- тикшеренү эшенең юнәлешен билгеләү.
- Җырларын сайлау.
Татарда җырчылар аз түгел,талантлы, шәп тавышлы, мәһабәт артистлар да байтак.Әмма беркем дә Илһамны ни алыштыра, ни кабатлый алмый.Чөнки Илһам Шакиров - халыкның газизе, иң кадерлесе, үзенеке. Мәшһүрләр арасында да иң мәшһүре, иң танылганы, бөеге. Ул мәгърур кыя кебек, вакыт дулкыннарын ярып һаман алга бара, татар күңеленә нур сибә.
Төп өлеш.
1. Илһам Шакировның тормышы һәм иҗаты
Татар халкының бөек җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировны еш кына «халкыбыз илһамы» дип йөртәләр. Әйе, исеме җисеменә туры килә шул, аны лаеклы рәвештә «халкыбыз Илһамы» дип атап була. Татарлар гына түгел, ә тугандаш төрек, башкорт, казакъ, үзбәк, кыргыз, төркмән, әзәрбайҗан һәм башка бик күп төрки халыклар, шулай ук музыкаларының нигезе пентатоникага корылган Кытай, Корея, Япон һәм Азиядәге башка төрки булмаган халыклар да аны «халкыбыз илһамы» дип әйтә алырлар иде. Якын күршеләребез славян, фин-угыр, ерак күршеләребез булган Европа, Америка, Азия, Африка, Австралия кыйтгаларында да Илһам Шакиров җырын яратып тыңлаучылар күп. Әйтик, узган гасырның илленче елларында Илһам Шакировның Чехословакия башкаласы Прагада үткәрелгән халыкара музыка бәйрәмендә татар халкының бөек җыры «Кара урман»ны акапеллада башкаруын тыңлаучылар бу җырны һәм аның башкарылуын бөтендөнья күләмендәге музыкаль казаныш дип бәялиләр.
1974 елда дөньяның бөек музыканты Мстислав Ростропович беркемгә дә әйтмичә генә Илһам Шакировның бөтен Мәскәү музыка сөючеләрен аякка бастырган концертына килә. Анда Илһамның «Кара урман»ны башкаруын тыңлый һәм шакката. Концерт беткәч, ул сәхнә артына керә һәм Илһамның «Кара урман»ны башкаруына соклануын: «Ты убил меня этой песней», – дип белдерә. Бөек музыкант бөек татар җырчысы белән икәү төшкән фотога автограф язып бирә. Бу фото Илһам Шакиров архивында бүген дә кадерләп саклана.
Атаклы дирижёр, озак еллар Татарстан дәүләт симфоник оркестрын җитәкләгән Натан Рахлин да Илһам Шакировка хөрмәт йөзеннән автографлы фотосын бүләк итә. Анда: «Любимому Ильгаму — от Натана», – дип язылган. Бу — талантлы музыкантның талантлы җырчыга мөнәсәбәтен ачык күрсәтә.
Илһам Шакиров иҗатына уңай мөнәсәбәт белдерүчеләр арасында күренекле дәүләт эшлеклеләре, музыкантлар, җырчылар, галимнәр, язучылар, гади музыка сөючеләр күп. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, күренекле язучыларыбыздан Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Салих Баттал, Сибгат Хәким, Башкортстанның күренекле язучылары Мостай Кәрим һәм Наҗар Нәҗми, татар нәселеннән булган рус язучысы Михаил Львов, күренекле татар режиссёры Марсель Сәлимҗанов, галимнәр Мансур Хәсәнов һәм Миркасыйм Госманов, драматург Туфан Миңнуллин, дистәләгән шагыйрьләребез Илһам Шакиров иҗаты турында матбугатта язып чыктылар.
Сүз дә юк, Илһам Шакировның татар музыка тормышындагы феномены безнең бөтен сәнгать төрләребезнең дә иң югары бәягә лаек икәнен раслаучы бер күренеш ул. Бүген гомумсәнгатебез турында сүз алып барганда без: «Шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә – Урманче, сәхнәләрдә — Илһам», – дип әйтергә яратабыз. Бу билгеләмә бүген генә туган күренеш түгел. Әле узган гасырның утызынчы елларында ук күренекле татар язучысы, сәнгатебезнең төрле төрләре белән тирәннән кызыксынган Гадел Кутуй Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган бер мәкаләсендә, татар шигъриятен билгеләүче – Тукай, музыкасын билгеләүче – Сәйдәш, дигән фикер әйткән иде. Илленче елларда сәнгать белгечләре бу билгеләмәне үстереп «шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә — Урманче» дип яздылар. Алтмышынчы елларда җырчы артистларыбыз турында даими рәвештә мәкаләләр язып торган күренекле шагыйребез Сибгат Хәким бу билгеләмәгә Илһам Шакиров исемен дә өстәде. Шулай итеп, бүгенге көндә канатлы сүзгә әверелгән «Шигърияттә – Тукай, музыкада – Сәйдәш, сынлы сәнгатьтә – Урманче, сәхнәләрдә — Илһам» дигән гыйбарә барлыкка килде. Бу билгеләмә чын мәгънәсендә егерменче гасыр татар сәнгатенең төрле төрләре үсешен, аның ныклы нигезен билгели.
Үзенең бөтен иҗаты, табигать биргән гаять үзенчәлекле, моңлы, бик тә милли, үтемле, җанга якын тавышы белән бергә Илһам Шакиров халкыбызның бөек һәм катлаулы тарихы, бу өлкәдәге фәнни эзләнүләр белән кызыксынучы, сәнгатебезнең һәр тармагы — әдәбияты, театры, сынлы сәнгате, архитектурасы, классик музыкасы белән һәрдаим кызыксынучы, ул гына да түгел, шушы өлкәләрне һәм гамәли, һәм фәнни яктан яхшы белүче иҗтимагый шәхес тә. Ә бит җыр сәнгате, сәхнә әһеле булу ягыннан бик талантлы, ләкин туган халкыбыз тарихы белән аз кызыксынучы яхшы, яраткан артистларыбыз да юк түгел. Алардан аермалы буларак, Илһам Шакиров туган халкыбыз тормышының, рухының борынгыдан килгән чын милли үзенчәлекләрен тирән белгән, алар турында теләсә нинди әңгәмәгә, бәхәскә фәнни төгәллек белән катнаша ала торган сәнгать эшлеклебез. Аның бу үзенчәлеген инде узган гасырның алтмышынчы елларында, ягъни моннан 40 еллар элек үк тотып алган, ул чактагы яшь археолог, тарихчы, соңыннан Татарстанның атаклы галиме Равил Фәхретдинов 1973 елда Илһам Шакировның тәрҗемәи хәле һәм иҗаты турында «Җырчы» дигән китап бастырып чыгарды. Бу — Илһам Шакиров турындагы беренче китап иде. Шул ук вакытта галим Равил Фәхретдиновның да дөнья күргән беренче китабы иде. Бу китап һәм анда әйтелгән фикерләр бүген дә актуальлекләрен югалтмаганнар. Әлбәттә, яшь галимнең яшьләрчә дәртле китабы 30 яшьлек җырчы исеменең дөньяга тагын да киңрәк таралуына шактый зур этәргеч булгандыр.
Илһам Шакиров... Без, җыр, музыка сөючеләр, бөек җырчы Илһам Шакиров исемен, аның җыр-моңнарын никадәр генә яхшы белсәк тә, аңа чиксез соклансак та, күбебез әле аның нәсел-нәсәбе, тарихи әби-бабалары турында аз беләбез. Моңа, беренчедән, Совет чорында аерым шәхесләрнең революциягә кадәрге булган нәсел-нәсәпләре, туган-тумачалары, аларның тормышлары белән кызыксынуга игътибарсызлык, ул гына да түгел, аны өнәмәү хакимлек итсә, икенчедән үзебезнең шәхси тарихыбызны оныта баруыбыз сәбәпче. Ә бит безнең тирән тарихка нигезләнгән иҗтимагый гореф-гадәтебез буенча һәр кеше үзенең җиде бабасына кадәр булган нәсел-нәсәбен белергә тиеш. Большевиклар хакимияткә килгәнче татар халкы арасында шәҗәрәләр төзү, нәсел агачын булдыру һәр кешенең изге бурычы булып саналган. Аллага шөкер, соңгы елларда күп кенә зыялы гаиләләрдә шәҗәрәчелек, ерак нәсел-нәсәпләр тормышын өйрәнү хәрәкәте яңадан яңарып килә. Әйтик, Татарстан хакимиятендә эшләүчеләрнең һәрберсе диярлек үз шәҗәрәләрен, нәсел агачларын булдырдылар.
2005 елда, Илһам Шакировка 70 яшь тулган елны Татарстан Республикасының Татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү фонды «Җыен» тарафыннан бөек җырчыга багышлап чыгарылган китапта Илһам Шакировның шәҗәрәсен һәм нәсел агачын төзеп нәшер итүне максат итеп куйды. Бу эш күренекле язучы, бөек шәхесләребезнең борынгы нәсел-нәсәпләрен архивлардан эзләп табып тәртипкә салучы галим Дамир Гарифуллинга йөкләнде.
Хәзер инде без бөек җырчыбызның нәсел-нәсәбе турында билгеле бер күләмдә мәгълүматка иябез. Дамир Гарифуллин Илһам Шакировның атасы ягыннан сигез буын бабаларын ачыклый: Илһамның әтисе Гыйльметдиннең әтисе Габделнасыйр. Аның әтисе Габделхалыйк. Д.Гарифуллин тарафыннан Теләнче Тамак авылында табылган ике китап эченнән чыккан кәгазьләрдә Илһам Шакировның бу бабаларының балалары, оныклары һәм оныкларының балалары турында мәгълүматлар бар. Аларның барысы 80 кешегә җыела. Ә Илһамның дүртенче, бишенче, алтынчы, җиденче, сигезенче буын бабаларының (Габделгазиз бине Габдулла бине Ишкилде бине Үтәгән бине Алпар) бала-чагалары турында мәгълүмат юк.
Шулай итеп, Илһам Шакировның бүгенгә билгеле булган иң ерак сигезенче бабасы Алпар була. Татар тарихында, аның топографиясендә һәм кеше исемнәре арасында киң билгеле булган бу исемнең килеп чыгышы турында тарихи белешмә табылса бик кызык булыр иде. Әмма бу мәсьәлә киләчәккә кала бирә.
Инде Илһам Шакировның әти-әнисе һәм үзенең тормышларына, тәрҗемәи хәлләренә күз салсак, монда да бик гыйбрәтле хәлләр күрербез.
Илһам үзе Сарман районының Яңа Бүләк авылында туып-үсә (хәзер бу авыл Тукай районына керә). Аның әтисе Совет чорында гына төзелгән бу авылга гаиләсе белән күрше Таулык авылыннан күченеп килә һәм шунда төпләнеп кала. Аңлашыла ки, бу вакытта Илһам әле тумаган була.
Оста тимерче буларак Гыйльметдин абзый Яңа Бүләк һәм күрше авыллардан килеп тимер чүкетүче авыл кешеләре белән якыннан аралаша, алар белән тормыш хәлләре турында гәп кора. Авыл кешеләре арасында да төрлеләре бар бит, утызынчы елларда, шәхес культы котырган чакларда, кемдер аның теле озын дип КГБга шикаять яза. 1937 елның 8 октябрендә Гыйльметдин агайны кулга алалар. Бу вакытта әле Илһамга ике яшь ярым чамасы гына була, һәм ул, әлбәттә, әтисен хәтерләп бетерми.
Гыйльметдин агай 1940 елның 4 мартында 5 нче хезмәт белән төзәтү колониясендә ачлыктан һәм авырудан җәфаланып җан бирә.
Гаиләдәге алты баланы тәрбияләп үстерү Илһамның әнисе Нуриәсма өстенә төшә. Ул чактагы газапларны Илһам еш искә ала. Булачак җырчы авылдан-авылга хәер сорашып та йөри, үзе һәм абыйсы үргән чабата сатып та аз-маз тамак туйдыралар. Ул чакта авылдан-авылга соранып йөргән хәерчеләрнең күп булуы аркасында Илһам кебек бәләкәй генә малайга хәерне бик күп тамызмыйлар. «Җырлый белүемнең файдасын мин шул чакларда ук күрдем — хәерчелектә йөргәндә моңлы итеп җырлап җибәрсәм, мине кызганып каткан ипи сыныкларын һәм чикмәнле пешкән бәрәңгене башка хәерчеләргә караганда күбрәк бирәләр иде», – дип хәтерли ул. Болар — атаклы Илһам Шакировның беренче гонорарлары була.
Шушы интегүләр, хәерчелек белән Бөек Ватан сугышы да үтеп китә. Тумыштан башаягы белән җырга гашыйк Илһам Шакиров күрше Теләнче Тамак мәктәбендә урта белем ала. Укыганда көн саен булмаса да, атнага берничә мәртәбә туганнарын, туган йортын сагынып Яңа Бүләккә кайта. Юлда һәрвакыт япа-ялгызы бар тавышына җырлап йөри ул. Яңа Бүләк һәм Теләнче Тамак урманнары, чәчәкле болыннары, иген кырлары әле бүген дә яшүсмер Илһамның моңлы тавышын саклыйлардыр, сагыналардыр кебек.
Теләнче Тамакта урта белем алган һәм педагогия институтына укырга барып та, анда җан азыгы тапмаган, бөтен җаны-тәне белән җыр дөньясын гына яраткан Илһам Шакиров 1954 елны Казанга, музыка училищесына юл ала. Ул Казанга китүен беркемгә дә әйтмичә авылыннан качып диярлек чыгып китә. Моңа кадәр инде ул Теләнче Тамак мәктәбе үзешчән түгәрәгендә катнашып, тирә-як авыл сәхнәләрендә, туйларда беренче чирканчык ала, җыры белән авыл кешеләрен шаккатыра.
Училищеның беренче курсында ук Илһам Шакировны Татарстан радиосына чакырып эфирдан җырлата башлыйлар. Озак та үтми, радиокомитетка радиотыңлаучыларның йөзәрләгән хатлары ява. Аларның барысы да радиодан тагын-тагын-тагын Илһам Шакировны җырлатуларын сорыйлар.
Әмма җыр сөючеләрнең әнә шулай яратулары яшь егет өчен бик күңелле булса да, ул чорда көндәлек тормыш алып бару, кием-салым бөтәйтү, тамак туйдыру бик җиңел булмый. Музыка училищесында укыган еллар турында Илһамның шәриктәше, соңыннан күренекле татар композиторы булган Фасил Әхмәтов «Без өчәү идек» дигән мәкаләсендә болай дип хәтерли: «Аның торыр җире дә юк иде, без аны шул училищеның подвалында яшәүче ятимә апаның бер бүлмәле фатирына урнаштырдык.
Ел буена аның аягыннан шул кирза итек төшмәде. Менә шундый иде яшь Илһам Шакиров. Мирсәет Яруллин, мин, ул — өчәү бергә Кекин йорты ашханәсенә йөрибез, беребезнең акча бетсә, икенчебездә кырып-себереп табыла...»
Илһам Шакиров җырчы буларак киң аудиториягә нәкъ менә радио аша таныла. Әмма ул чын профессиональ җырчы булу өчен радио тыңлаучыларның йөзләгән, меңләгән мактау хатлары гына җитмәячәген яхшы аңлый һәм музыка училищесының беренче курсын тәмамлауга ук, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. Ул инде училищеда укыганда ук халыкка танылган җырчы булса да, аны консерваториягә ике куллап кабул итәләр.
Консерваториядә ул чит ил, рус һәм татар композиторларының классик әсәрләре белән таныша, рояльдә башка студентлардан яхшырак, профессиональ дәрәҗәдә уйный, музыка теориясен һәм тарихын тирәнтен өйрәнә. Консерваториядә ул тәҗрибәле музыка укытучысы Елена Абросимовадан дәресләр ала, аның иң яраткан укучысы була.
Консерваториядә укыганда аны танылган татар композиторы Мансур Мозаффаров аеруча якын итә. Ул Илһам Шакиров башкаруы өчен махсус җырлар яза.
Инде иҗади яктан шактый өлгергән һәм халык арасында танылуга ирешкән җырчы консерваториядә укыган һәм аны тәмамлап Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләгән чакларында чын мәгънәсендә киң халык массалары арасына чума — ел буенча диярлек гастрольләрдән кайтып керми. Бу чорда ул Татарстан һәм Башкортстанның бөтен татар авылларында диярлек концертлар куя, СССРның төп шәһәрләрендә һәм татарлар тупланып яши торган төбәкләрендә чыгышлар ясый, чит илләргә турнега чыга. Дөнья картасының ул гастрольләрдә булган урыннарын карасаң гаҗәпкә калырлык: Хельсинки, Истанбул, Киев, Баку, Ашхабад, Ташкент, Фрунзе, Алма-Ата; Россиядә: Мәскәү, Ленинград, Саратов, Әстерхан, Уфа, Куйбышев, Омск, Новосибирск, Томск, Красноярск, Иркутск, Владивосток һәм башка йөзләрчә кечерәк шәһәрләр, меңнәрчә авыллар.
Шушы бетмәс-төкәнмәс гастрольләрдәге сәхнәләрдә, радио һәм телевидениедә башкарган, патефон тәлинкәләренә язылган йөзләрчә исемдәге җырлары белән Илһам Шакиров бөтенхалык мәхәббәтен казана.
Әмма иң мөһиме — Илһам Шакиров һәр җырында туган татар халкының бәгыреннән ташып чыккан илаһи моңны, көйне үзенә генә хас булган кабатланмас тавыш, гүзәл аваз, көчле рух белән тамашачы күңеленең иң тирән, иң нечкә кылларын тибрәтә, шуның белән чын халык җырчысы биеклегенә күтәрелә. Әгәр дә Илһам Шакиров бер генә дәүләт бүләге алмаган булса да, барыбер «халык җырчысы» дигән бөек исемне йөртер иде. Ләкин Татарстан хакимияте Илһам Шакиров иҗатын һәрвакыт югары бәяләп килде. Республикабыз хөкүмәте тәкъдиме белән ул «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемне алды, «Россиянең халык артисты» булды, аңа республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Әле күптән түгел, 2000 елның 28 апрелендә Россия мәдәният министрлыгы һәм музыка сәнгатен үстерү буенча Чайковский исемендәге фонд Илһам Шакировка Россиядәге иң дәрәҗәле бүләкләрнең берсе булган «Алтын Апполон» премиясен тапшырды. Ә бит бу премиягә Россиянең мәшһүр җырчылары һәм музыкантларыннан Ирина Архипова, Андрей Эшпай, Татьяна Устинова, Михаил Шишкин кебек атаклы сәнгать әһелләре генә лаек булган иде.
«Алтын Апполон» премиясен алганда инде Илһам Шакировка 65 яшь иде. Профессиональ җырчы өчен бу шактый зур яшь. Гадәттә җырчылар иҗаты 40-45 яшьтә табигый рәвештә сүрелә башлый, күп җырчылар инде бу яшьтә сәхнәгә бик сирәк чыгалар, чыксалар да җырларын фонограмма ярдәмендә генә тыңлаучыга тәкъдим итәләр. Ә табигать Илһам Шакировка тавышны шул кадәр мул итеп биргән, ул әле бүгенге көнгә кадәр сәхнәдә фонограмма (артистлар аны «фанера» дип йөртәләр) кулланмый. Сиксән яшьлек артистның сәхнәдә һаман табигать биргән үз тавышы белән җырлавы күпләрне гаҗәпкә калдыра, чиксез сокландыра.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының беренчесе аңа тапшырыла. Беренче Президентыбыз М.Шәймиев үз чыгышында болай диде: Тирәннән уйлап карасак, Илһам, син инде тере легендага әйләнеп барасың. Безнең бөек иҗади шәхесләребез барысы да вакытында кадер-хөрмәт күрә алмаган, бәлкем әле хәзер дә игътибарыбыз җитеп бетмидер. Бәхеткә каршы, синең белән мондый хәл булмагандыр дип уйлыйм. Җырчыларның Илһам Шакиров исемендәге халыкара конкурсы игълан ителде. Анда яшь җырчыларыбыз, Илһам Шакировка охшарга тырышып, әзрәк кенә булса да аңа якын килеп булмасмы дип өметләнеп, синең иҗатыңнан дәрт һәм илһам алып, авыз тутырып халык җырлары җырлыйлар. Болар бит, Илһам, барысы да үзең бар чагында гамәлгә керде. Аның өчен бик зур рәхмәт. Чөнки, чыннан да, без барыбыз да әлеге күркәм гамәлдән үрнәк алабыз. Инде мине шунысы сокландырды: барыгыз да беләсез, җырчыбыз Салават Роберт Рәкыйпов һәм Роберт Андреев язган “Мин яратам сине Татарстан” җырын яратып җырлый. Анда автор: “Мин яратам сине, Татарстан, Тукайларың, Сәйдәшләрең, Җәлилләрең өчен яратам” дип язган. Җырлый-җырлый, инде икенче варианты килеп чыкты: Илһамнарың өчен яратам дигән өстәмәсе бар хәзер. Бу бит үзеннән - үзе килеп чыкмый. Бу сорап ала торган нәрсә түгел. Халык моны үзе шулай кушып җырлый, чөнки син халык телендә. Татарстанда, гомумән, милләтенә карамастан, сине белмәгән, синең турыда фикере булмаган кеше юк та ул. Халык сине исән көе мәңгеләштерә. Бу – зур хөрмәт чагылышы. Мин Габдулла Тукайның “Өзелгән өмет” дигән җанны тетрәндергеч шигырен бервакытта да тыныч укый алмыйм. Шагыйрь үзенең дөньядан китәсен белеп, шундый шигырь язарга көч тапкан. Ул сезнең барыгызга да мәгълүм юллар: “И мокатдәс, моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?”- ди ул үзе турында. Ә Илһамга карата минем бу шигырьне болай дәвам итәсем килә:
Халкым тели - кабул булсын,
Озак гомер яңгырасын
Илһамга хас сихри аваз!
«Безнең буын бәхетле буын булды, чөнки без аның иҗатын ишетеп, аның үзе белән аралашып яшибез. Иҗатың аша син күпләр эзләгән «Нәрсә ул моң?» дигән сорауга җавап бирдең һәм шуны халыкка җиткерә белдең. Татар моңына маяк куйган шәхес син!»
2. “Халык җырлары” – шагыйрь иҗатының югары казанышы
Татар халкының бөек җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировны еш кына «халкыбыз илһамы» дип йөртәләр. Әйе, исеме җисеменә туры килә шул, аны лаеклы рәвештә «халкыбыз Илһамы» дип атап була. Татарлар гына түгел, ә тугандаш төрек, башкорт, казакъ, үзбәк, кыргыз, төркмән, әзәрбайҗан һәм башка бик күп төрки халыклар, шулай ук музыкаларының нигезе пентатоникага корылган Кытай, Корея, Япон һәм Азиядәге башка төрки булмаган халыклар да аны «халкыбыз илһамы» дип әйтә алырлар иде. Якын күршеләребез славян, фин-угыр, ерак күршеләребез булган Европа, Америка, Азия, Африка, Австралия кыйтгаларында да Илһам Шакиров җырын яратып тыңлаучылар күп. Әйтик, узган гасырның илленче елларында Илһам Шакировның Чехословакия башкаласы Прагада үткәрелгән халыкара музыка бәйрәмендә татар халкының бөек җыры «Кара урман»ны акапеллада башкаруын тыңлаучылар бу җырны һәм аның башкарылуын бөтендөнья күләмендәге музыкаль казаныш дип бәялиләр.
1974 елда дөньяның бөек музыканты Мстислав Ростропович беркемгә дә әйтмичә генә Илһам Шакировның бөтен Мәскәү музыка сөючеләрен аякка бастырган концертына килә. Анда Илһамның «Кара урман»ны башкаруын тыңлый һәм шакката. Концерт беткәч, ул сәхнә артына керә һәм Илһамның «Кара урман»ны башкаруына соклануын: «Ты убил меня этой песней», – дип белдерә. Бөек музыкант бөек татар җырчысы белән икәү төшкән фотога автограф язып бирә. Бу фото Илһам Шакиров архивында бүген дә кадерләп саклана.
Атаклы дирижёр, озак еллар Татарстан дәүләт симфоник оркестрын җитәкләгән Натан Рахлин да Илһам Шакировка хөрмәт йөзеннән автографлы фотосын бүләк итә. Анда: «Любимому Ильгаму — от Натана», – дип язылган. Бу — талантлы музыкантның талантлы җырчыга мөнәсәбәтен ачык күрсәтә.
Сиксәнгә җиткән җырчыбыз хәзер инде сәхнәгә бик еш чыкмый, чыкса да бер-ике җыр башкару белән чикләнә. Тамашачы зәвыгының нәзбереклеген, нечкәлеген тирән тойган җырчы үз бәһасен, димәк профессиональ артист бәхәсен төшермәү өчен шулай эшли. Илһам Шакиров җырын тыңларга теләүчеләр өчен хәзер әллә күпме аудио һәм видео язмалары, ягъни дисклар чыгарыла. Рәхим итегез, Илһам Шакировның яшьлек тавышы, яшьлек моңнары белән танышыгыз!
Сәхнәгә еш чыкмаса да, Илһам Шакиров әле бүген дә татар сәнгате әһелләре — музыкантлар, композиторлар, театр артистлары, язучылар, галимнәр белән якыннан аралашып, алар белән гөрләшеп яши. Менә инде ун елдан артык ул җәйнең иң матур бер көнендә Казан янындагы атаклы Аккош күле ярында «Илһам сәйраны» дигән күңел ачу җыены оештыра. Ул анда ким дигәндә 50-60 күренекле сәнгать әһелләрен, дусларын чакыра, үз куллары белән бик оста һәм тәмле итеп шашлык һәм пылау пешерә. Бу осталыкка ул ярты гасыр буе йөргән гастрольләрдә өйрәнгән.
«Илһам сәйраны»нда күренекле сәнгать әһелләре тәмле азык белән сыйланалар һәм бүгенге сәнгатьнең торышы, аның уңышлы һәм кимчелекле яклары, сәнгатебезнең һаман үсә баруы өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында сөйләшәләр. Әлбәттә, сәнгать кешеләренең һәрберсе сәйранда әйтелгән фикерләрне үзләренең киләчәк иҗатларында файдалана.
Илһам җырлый......
Күкрәк тавышы безнең күңел төпкелләрендә оеп-онытылып яткан әллә нинди хис-тойгыларны уята,күңелдә уй-хисләр диңгезе чайпала,үзең дә сизмәстән күзгә яшь бәреп чыга.Син үзеңне шул диңгезнең бер тамчысы,татар дигән зур-бөек халыкның бер бөртеге-бер энҗесе,мөһим һәм кирәкле бер кисәкчеге итеп тоя башлыйсың....
Илһам җырлаганда күкләр биегәя,дөнья киңәя.
Халыкның үзе кебек бик-бик борынгы да, хыяллары, өметләре сыман өр-яңа да аның көе.Сикәлтәле, авыр юллар узган татарның үткәнедәй сагышлы-хәсрәтле һәм әле алдагы ал таңнарыдай якты,нурлы да... Нурлы, чөнки иртәгә дә таң атачагына ышана ул. Ышанмаса, халык кадәр халык эреп югалырга,юкка чыгарга мөмкин.
Илһам моңнары нигә шул тикле дә кадерле-газиз соң?!Хәер, моңа җавап тормышның үзе кебек гади:ул халык бәгыренә гаять тирән уелган моң-хисләрне яңгыратучы, өмет-ышанычка канатлар куючы.Ул-серле-тылсымлы моң иясе.Төрле кыйтгаларга чәчелгән татарны ялгаучы-берләштерүче, йокымсыраган күңелләрне уятучы, милли хисләр белән баетучы, халкыбызны зур, олы милләт итеп туплаучы.
Илһам җырларын-халык көйләрен гап-гади көтүче һәм сыер савучы да, күренекле галим яки академик та, хезмәткәр һәм генераль директорлар да, соңгы язына яки көзенә баскан сабыйга кадәр шаккатып-әсәрләнеп, дулкынланып тыңлый. Илаһи моң тәэсирендә ул аркасын турайта, башын күтәрә, күзләре үткәнен, бүгенгесен, киләчәген җетерәк күрә. Илһам-халыкның илһамчысы.Ул бердәнбер. Халык моңнарын җыючы, эшкәртүче һәм өр-яңа итеп үзенә кире кайтаручы, бүләк итүче.
Татарда җырчылар аз түгел,талантлы, шәп тавышлы, мәһабәт артистлар да байтак.Әмма беркем дә Илһамны ни алыштыра, ни кабатлый алмый.Чөнки Илһам Шакиров - халыкның газизе, иң кадерлесе, үзенеке. Мәшһүрләр арасында да иң мәшһүре, иң танылганы, бөеге. Ул мәгърур кыя кебек, вакыт дулкыннарын ярып һаман алга бара, татар күңеленә нур сибә.
Йөрәкләрне тетрәтерлек моң чишмәсенең үземе ул әллә?! Шулайдыр. Менә ярты гасырдан артык халкыбыз шул тылсымлы чишмәнең суларын эчә, сусавын баса, киләчәктә дә татар булып калыр өчен көч җыя. Милләтне милләт итеп дин һәм җыр-моңнар саклый, диләр. Дөреслек зур бу фикердә.
Тереклек суы белән милләтебезне терелтүче ул- безнең Илһам.
Йомгак өлеше
Татар халкында “ Илһам Шакиров” дигән могҗиза бар. Халкыбызның абруй казанган шәп җырчылары байтак күп. Аларның кайберләре биш – ун ел мәйдан тота да сәхнәдән төшә. Илһам Шакировның әле сәхнәдән төшкәне юк. Бу – беренче могҗизасы.
Илһамның икенче могҗизасы. Кайбер җырчыны тамашачының күпчелеге кабул итеп бетерә алмый. Тар даирәдә ул абруйлы, әмма, “ халык” дигән тамашачы аны сөйли. Илһамны эшче дә, зыялы да, профессор да, шофер да, игенче дә, президентлар да ярата. Мондый бәхет даһиларда гына була. Илһамның өченче могҗизасы. Илһам Шакировны радиодан, сәхнәдән җырлый башлаган чагы. Илһамның дүртенче могҗизасы. Илһам ул – галим. Халыкның онытылган, онытыла язган борынгы җырларын эзләп табып, шуларны тергезүче, сәхнәдән яктыртучы галим. Сүзләре онытылган булса, халык көйләренә талантлы шагыйрләрдән җыр сүзләре яздырып, күпме җырларга ул яңадан җан өрде!
Илһамның бишенче могҗизасы. Нәкый Исәнбәт сүзләренә язылган “ Син сазыңны уйнадың” , Шәүкәт Галиев сүзләренә “ Сөенечкә дисәм”, “ Безнең Идел буйларында”, Габделхак Игебаев сүзләренә “ Мәңгелеккә китеп барам”, “ Истә һаман да истә” кебек матур җырлар – Илһам Шакировның моңлы күңелендә туган җырлар. Эстрадагы яңа ритмнар килеп кергәч тә, Илһам “ Гөлмәрьям”ны иҗат итте, концертларны башлап җибәрү өчен “ Сәлам” җыры да аның иҗат җимеше. Әхмәт Ерикәй сүзләренә” Идел буе каеннары” җыры да Илһамны эстрадага керткән саллы мирасы булып тора. Кайберәүләр халык җырын “үземнеке”, мин “ композитор” дип дәгъва кылганда, нишләп әле Илһам үзе чыгарган җырларны халыкныкы дип игълан итсен? Юкса ул җырлар өчен Илһамга тулаем түләү дә, аерым түләү дә аз керем бирмәс иде. Монысы индңе Илһамның алтынчы могҗизасы. Илһам Шакировның җиденче могҗизасы да бар. Ул бик күп шәкертләргә фатыйха биргән шәхес. Илһам белән бергә эшләү үзе бер мәктәп. Хәмдүнә Тимергалиева, Венера Ганиева, Гөлзада Сафиуллина һәм башка күп атаклы җырчылар Илһам Шакировны үзенең остазы дип саный. Илһам – яшь җырчыларны сәхнәгә алып чыккан кеше. Илһам остазыбыз иҗат итүеннән һаман да туктамый, ул Татар дәүләт филармониясенең сәнгать эшләре җитәкчесе, 50 ел туплаган иҗат тәҗрибәсен яшьләргә тапшыра.
80 еллык гомер... Шуның 65 елы диярлек даими рәвештә сәхнәләрдә, радио, телевидение микрофоннары алдында үткән. Һәм шушы 65 ел буе җырланган һәр җыр, һәр көй халыкның күңел түрендә нурланып, балкып, моңланып, дәртләнеп яңгырап тора. Бу — Илһам авазы... Бу — Илһам җыры... Чын мәгънәсендә халкыбыз илһамы!..
Кулланылган әдәбият исемлеге
1.“Ватаным Татарстан” газетасы 2015 ел, февраль саны.
2. Гәрәй Рәхим.”Халкыбыз горурлыгы”. “Казан утлары”журналы
№ 2(1108)2015 . 124-128 б.
3. Илһам Шакиров:истәлекләр,мәкальләр,шигырьләр.-Казан:”Җыен”. фонды, Татар китап нәшрияты 2005ел
4. Интернет челтәреннән алынган материаллар (infourok.ru plus-musik.org)
5. Роза Мулланурова. “Мирас” җурналы 2014ел. № 2. 40-42 б.
Для чего нужна астрономия?
Что есть на свете красота?
Петушок из русских сказок
Медведь и солнце
Астрономический календарь. Апрель, 2019