Сочинение Кәрим Тинчуринның 125 ел тулу уңаеннан Республика мәктәпләре арасында уздырылган "Ул кабызган утлар балкышы" конкурсына җибәрелде.
Вложение | Размер |
---|---|
сочинение | 29.23 КБ |
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет районы
“8 нче гимназия” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Инша
Мин караган спектакль
8 нче сыйныф укучысы Сабирова Эльвира
Җитәкчесе:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Геловани Гүзәл Фәндүс кызы
Казан – 2012
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.
Г.Тукай
Мин театрга еш йөрмәсәм дә, кечкенәдән үк аның белән кызыксындым... Театрның мохите бер дөнья кебек бит ул. Актерларның уйнавы, төз һәм матур хәрәкәтләнүләре, әдәби телләре аеруча кызыксыну уята иде. Спектакльдән кайтканнан соң ошаган геройның ролен көзге каршында уйный идем.
Үсә төшкәч, мин инде актерларның рольләрен уйнап кына калмыйча, геройның халәтенә кереп, аның уй-кичерешләрен үзем аша үткәрә идем. "Кем буласың килә?" – дигән сорауга, һичшиксез, "актриса" дип әйтә идем. Тора-бара балачак хыялым онытыла башлады.
Көзнең бер матур көнендә миңа театрга бару мөмкинлеге туды. Ул безнең татар театрының йөзек кашы булган Кәрим Тинчуринның легендар "Зәңгәр шәл"е иде. Бу спектакль миңа шундый ошар дип, мин һич тә уйламаган идем.
Өченче кыңгырау... Соңга калган тамашачы ашыга-ашыга үз урынын эзли. Зал шыгрым тулы.
Ут сүнде... Пәрдә ачылды... Спектакль башланды... Аның барышында аңлашыла башлады: төп геройлар – Булат белән Мәйсәрә. Булат ролендә Ирек Кашапов, ә Мәйсәрәне Гүзәл Минакова уйный. Алар икесе дә Кәрим Тинчуринның әсәр алдына куйган төп фикерен – тормышның бер михнәте дә чын, саф мәхәббәткә киртә була алмавын – тамашачыларга җиткерә. Булат шундый көчле, чиста күңелле, намуслы, тәвәккәл егет. Ул башка шәһәрдә шахтер булып эшләп, үзенең туган авылына кайта, сөйгәне Мәйсәрәгә бүләккә зәңгәр шәл алып кайта. Ләкин аларның мәхәббәт юлында киртәләр барлыкка килә. Шул вакытта ул үзенең көчле, тәрбияле булуын, төрле батырлык эшләргә әзер икәнен күрсәтә. Мәйсәрә – киң күңелле, ачык йөзле, түземле кыз. Явыз Җиһанша кулы астында яшәсә дә, ул бервакытта да кешене рәнҗетергә тырышмый, пакь, йомшак күңелле булып кала. Аңа үзенең сөеклесе белән бергә булу өчен бик күп тормыш михнәтләрен түзәргә туры килә.
Әлбәттә, әсәрдә мәхәббәт темасы гына яктыртылмый. Ул башка темалар белән үрелеп бара. Шуларның берсе – җәмгыятьтә хатын-кызның урыны. Мәйсәрәне көчләп, байлыкка кызыгып, үз теләгенә каршы ишанга кияүгә бирүне, Җиһаншаның аны һәм ахирәте Заһирәне явызларча кыйнауны күреп йөрәкләр кысып куя. Хатын-кызның сүзе, теләкләре байлык белән бастырыла. Тора-бара саф хисләр югалып, материаль муллыкка булган хисләр генә кала. Моны инде без ишанның беренче, икенче, өченче хатыннарының кыланышларына карап аңлыйбыз. Ә Мәйсәрә боларның барсын да җинеп чыга, байлыкка бирешми...
Әсәрдә Кәрим Тинчурин күтәргән тагын бер сорауга кагылып китәсем килә. Ул – дингә кагылышлы сорау. Спектакль барышында ишанның авылдан авылга йөреп хәерче халыктан соңгы тавыгын, алдау юлы белән бозавын, ашлыгын җыеп йөрү, хатын-кызларга карата булган мөнәсәбәте, кыскасы, дин әһеленнән шулай көлү бераз аптыратты. Ләкин әсәрнең тарихын өйрәнгәч, барысы да үз урынына утырды. Мин XXI гасыр ислам динен якын күргән кеше буларак фикерлим икән, ләбаса. Ә әсәр бит 1926 елда языла. 20 нче елларда ишаннардан көлү гадәти әйбер булган, чөнки ул вакытта дин белән капланып үзенең мәкерле эшләрен эшләп йөрүче “дин әһелләре” шактый булган. “Зәңгәр шәл”дәге ишанны дин кешесе дип кабул итмисең. Ләкин аны берничек тә әсәрдән алып ташлап булмый. Ул – чорга булган бер характеристика булып тора. Күрүебезчә, халык моны аңлый, шуңа күрә дә “Зәнгәр шәл” инде 85 ел тамашачыларыбызны шатландыра. Әлбәттә, спектакль куелышы һәр заман режиссерыннан тамашачыларның дөнья күзаллавын истә тотып эшләргә бурычлы итә. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев бу бурычын тулысынча үтәгән. Ул спектакльне музыкаль шоу рәвешендә заман тамашачысына җиткерә. Ләкин аның эчтәлеге, күңелне җилкендерә торган дәртле дә, моңлы да Сәлих Сәйдәшев музыкасы үзгәрешсез кала.
Артистларның да һәркайсы үз ролен тамашачыга җиткерергә тырышып, хисләргә бирелеп уйный. Яшь кызларның матур күлмәкләре, егетләрнең җилкендереп биюләре, сәхнәдәге күренеш чынбарлыкта булган шикелле. Тарихи декорацияләр, музыкаль бизәлеш ул чорның вакыйгаларын аңларга ярдәм итә.
Бу спектакль үзенә генә хас гүзәллекне, музыкальлекне, татар халкының гадилеген, шул ук вакытта киң күңеллеген чагылдыручы легендар әсәр.
Бу кичне мин чын күңелдән көлдем дә, уйланырлык хисләр дә кичердем. Ләкин иң мөһиме: минем балачак хыялым икенче сулыш алды.
«Зәңгәр шәл»
Ясады:Казан шәһәре 8 нче гимназиясенең
8 нче сыйныф укучысы Сабирова Эльвира
Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Геловани Г.Ф.
Как Снегурочке раскатать тесто?
Яблоко
Девятая загадочная планета Солнечной системы
Сказка об одной Тайне
Свинья под дубом