10нчы сыйныф укучысы Нуруллина Гөлназның иҗат җимешләре
Вложение | Размер |
---|---|
gulnaz.docx | 25.7 КБ |
Әлмәт районыТүбән Мактама 2нче урта мәктәбенең
10нчы сыйныф укучысы Нуруллина Гөлназ шигырьләре
Минем бабам-Ватанны саклаучы.
Минем бабам озын-озын
Сугыш юлын атлаган.
Һич курыкмый фашистлардан
Илебезне саклаган.
Ашарга да вакыт тапмый,
Ял күрмичә төнен дә.
Бабам дошманнарга аткан,
Куган аны өненә.
Авыр булган ул елларда
Бар халыкка, солдатка.
Әтиләре һәлак булса,
Уллары баскан сафка.
Әби-бабай, балалар да
Бик күп газап чиккәннәр.
Сугышчылырга булсын дип
Кырда иген иккәннәр.
Авызына валчык алмый
Ач ятканнар кайчакта.
Туйганчы ашарбыз диеп,
Әтием исән кайтса...
Авыр булган чакларда да
Утырмаганнар җебеп,
Көне-төне тырышканнар
Кайтсыннар диеп җиңеп.
Ил күгендә кояш көлсен,
Сугыш-афәт булмасын!
Дөньялар гел тыныч булсын
Һичкем ятим булмасын!
Туган ягым табигате.
Һәр фасылы матур елның
Күрә белгән кешегә.
Язы, җәе, көзләре дә
Якын минем күңелгә.
Кышларында бик яратам
Ап-ак карда аунарга,
Биек таудан чаңгы шуып,
Саф һавасын суларга.
Язлар җитсә бар тирә-юнь
Яшеллеккә күмелә.
Бакчадагы алмагачлар
Ак чәчәккә төренә.
Ямьле бездә җәй айлары
Кошлар сайрый урманда.
Гаиләм белән ял итәбез
Ык буенда – болында.
Көзен табигать искиткеч
Матур төсләргә тула.
Яңгырлар күбрәк яуса да
Барыбер рәхәт була.
Чын күңелдән яратамын
Сөекле туган ягым!
Сөенеч һәм шатлык кына
Алып килсен һәр язым!
Язны көтәм!
Яз җитеп, җылы килсен!
Яз җитеп, кошлар кайтсын!
Яз килеп, салкын китсен!
Бөтен кеше шатлансын.
Кыш үтеп, язлар җитсен!
Бар җирдә кар эресен!
Яз яңгырлар китерсен
Яз чәчәкләр үстерсен!
Ыкны сагыну.
Ык буйлары бигрәк матур,
Тәмледер хуш исләре,
Аның биек таллары,
Ачык яшел төсләре.
Ык буеда урман да бар,
Биек, матур агачлар,
Аллы-гөлле чәчәкләр,
Тәмле-тәмле җиләкләр.
Җәй көнендә Ыкның суы,
Елтыр-елтыр җем килә.
Рәхәтләнеп коенасы,
Суны сөзәсе килә.
Ык суының чисталыгы-
Балыкларда күренә
Кечкенәсе яр буенда,
Олыраклары- түрдә.
Көз җитү белән күңел
Ыкны сагына башлый.
Ничек берүзе диеп,
Йөрәк җилкенә башлый.
Кыш айлары җитәкләшеп
Ыкны миннән аера,
Кереп булса, юлы булса,
Кыш көне барып булса?!
Тик булмый шул,юлы юк шул,
Барып булмый! Куркыта!
Боз астында тыныч кына
Аксын ул салкын кышта!
Бик яратам Ык буйларын
Салкын кышта сагынам,
Сары көздә юксынам,
Җылы җәйдә- ашыгам.
Безнең бабай.
Бабай безнең бер генә,
Өч онык берүзенә.
Картаймый әле, ул яшь
Үрнәк бөтенесенә.
Сеңлебезне уйната
Ашата да йоклата,
Иркәли һәм юата,
Урамнарда да йөртә.
Икенче онык Айназга
Җиләкләр үстерешә.
Көн аралаш су сибә,
Шулай ярдәм итешә.
Миңа бабай бакчада
Помидорлар җыеша.
Бар эшкә дә өлгерә,
Калышмаска тырыша.
Үзе шундый уңган, булган
Әбиебезгә булыша.
Сулар ташый, мунча яга,
Сыерны да савыша.
Шундый безнең бабабыз
“Күз тимәсен,”- диябез,
Чирләмичә озак яшә
Бәхетле булыйк бергә!
Әбиемә
Әби безнең бүген туган,
Көз көнендә, яз кебек!
Тормышында бар кешенең
Күңеленә наз биреп.
Күңеле аның йомшак,
Мондый әбиләр сирәк.
Барыбызга назы җитә
Кадерен белергә кирәк.
Безнең белән мәш киләләр
Ни генә эшләмибез:
Бергәләп өйне җыябыз,
Өй алларын буйыйбыз.
Рәхәт алар белән бергә
Ялларны уздырырга,
Бик кызыклы үтә җәйләр
Әби белән бабайда.
Алда да рәхәт тормыш
Көтсен сезне һәрвакыт.
Бер – берегезнең кадерен белеп,
Килсен бәхетле картлык!
Әниемә.
Бүген сигезенче март бит,
Елга бер килгән бәйрәм!
Елның иң зур бәйрәме,
Ул әни – синең бәйрәм!
Әниемне бик яратам,
Бирәм аңа бүләкләр –
Озак яшә, картайма гел,
Миннән сиңа теләкләр.
Җәй җитә.
Күпме төсләр, күбәләкләр
Табигатьтә матурлык,
Җәйләр килгән җиребезгә
Җылылык, нур, яктылык!
Җәйне һәркем дә көтә,
Ял итәргә дачада .
Ә без Айназ белән аны
Үткәрәбез бакчада.
Рәхәт үтә җәй көннәре
Кызынам, су коенам,
Тиздән укыр вакыт җитә
Мин мәктәпкә җыенам.
Мин тугач…
Дөньяга туу белән
Кочаклап алды әни.
Кызларым- матурларым, дип,
Кунакка килде әти.
Шунда белеп алдым мин
Гаиләм нур таратканын:
Әнинең – ягымлылыгын,
Әтинең – яратканын.
Сер сөйлим әле сезгә дә-
Әни мине ярата,
Кочаклый да, үптертә дә,
Көлдерә дә, уйната.
Дусларым, сезгә киңәш:
Белегез, сез, кадерен,
Дусларның, туганнарның,
Әнинең һәм әтинең!
Эльзаны котлап.
(Сеңлем Эльзага багышлап.)
Нәни сеңлебез кайта дип,
Җыештырдык без өйне.
Тизрәк күрәсе килә дип,
Аптыраттык әбине.
“Кайта сеңлегез,” – диеп,
Җавап кайтарды әби.
Шул минутта ишектә
Күренде нәни бәби.
Бигрәк бәләкәй идең,
Беренче күргәч сине.
Хәзер инде зур үстең,
Нурлатып өебезне!
Туган көнең белән котлап,
Яздым шушы шигырьне.
Бәхет телим, шатлык телим,
Котлыймын мин сеңелемне.
Ялгыз калды талым.
Ялгыз калды Ык буенда
Кыш кышларга моңсу тал.
Сагыштан башын игән ул,
Яр буенда бары кар.
Карлы бураны, яңгыры
Я сыный, я ярата?
Килер идем синең янга
Карга гына аяк бата.
Җәйләр җитсә, киләм дә бит,
Ә кышын соң нишләргә?
Ялгыз талым сагынуын
Сөйләр микән юкәгә.
Юкка гына тал агачын
Елый диеп әйтмиләр.
Күрдем - ялгыз талымнан
Коелды кайнар яшьләр.
Хәзер талым нишлидер?
Юк бит аңа иптәшләр.
Көндез ничек тә түзәдер
Ничек бирим киңәшләр?
Эх, сагындым мин сине,
Минем яраткан талым.
Тизрәк җәйләр килсә иде,
Көт син мине,йомшагым.
Яңа ел бәйрәме.
Яңа ел килеп җитте,
Җиргә ак кар җәелде,
Яшел үлән акланды,
Бар дөнья матурланды.
Бу бәйрәмне бигрәк тә
Балалар көтеп алды,
Иртән иртүк бәйрәмне
Шатланып каршы алды.
Балалар бакчасында,
Мәктәпләрнең залында
Кыш Бабай кызы белән
Котладылар барын да.
Һәр өйдә чыршы тора,
Чыршы астында бүләк,
Бүләктә бик күп кәнфит:
Тәмле, баллы, түгәрәк.
Яңа ел бәйрәме безгә
Бик күңелле, шатлыклы,
Алып килсен ул безгә,
Исәнлекне, саулыкны..
Бабайның юбилее.
Бабай бүген бигрәк матур
Бии, көлә, шатлана.
Илле биш яшь тулган көн ул –
Чыннан да зур тантана.
Бабаемны бик яратам
Бирәм аңа бүләкләр.
Озак яшә, картайма син
Бездән сиңа теләкләр.
Дулкынлы җәй.
Сагынып көткән җәй көннәре
Үтеп тә китте менә.
Әти, әни , апа белән
Диңгезгә бардык бергә.
Анда шундый рәхәт, җылы,
Күңелле һәм кызыклы.
Әнием һәм әтием,
Безнең белән кызынды.
Тагын җәйне көтәм хәзер,
Диңгез буен сагынам.
Айлы төндә төшләремдә
Ялан тәпи йөгерәм.
Айназга 10 яшь тулды!
Айназ инде зу-у-ур үсте
Апама 10 яшь тулды,
Апаем инде үсте
Хәзер ул зур кыз булды.
Бик яратам мин аны,
Бәлки, игезәк булганга?
Белмим нигә яратканны,
Әллә бик ошаганга?
Дустым, киңәшчем,сердәшем
Игезәк сыңарым бит ул,
Телимен иң зур теләкләр:
Бәхетең булсын синең мул!
Бүген бездә зур бәйрәм
Айназның туган көне.
Әти - әнигә кушылып,
Котлыйм бәйрәм белән сине!
Туган көнең белән!
Әниемә – утыз биш
Үтеп киткән бит бик тиз,
Утыз биш әле бик аз
Син әле безнең бик яшь.
Синең матур күзләрең
Дөньяны назга төрә,
Якты, нурлы йөзләрең
Күңелгә җылы бирә.
Синең эшне ярату –
Барыбызга да үрнәк,
Шундый уңган син әнием,
Шаккатам сиңа кайчак.
Бездән изге теләкләр
Сиңа булсын бүләккә,
Бәхет,шатлык, җан җылысы
Кабул булсын теләкләр.
Как нарисовать портрет?
Учимся рисовать горный пейзаж акварелью
Три орешка для Золушки
А. Усачев. Что значит выражение "Белые мухи"?
Позвольте, я вам помогу