10нчы сыйныф укучысы Нуруллина Айназның иҗат җимешләре
Вложение | Размер |
---|---|
aynaz.doc | 59 КБ |
Әлмәт районыТүбән Мактама 2нче урта мәктәбенең
10 нчы сыйныф укучысы Нуруллина Айназ шигырьләре
Табигать кайтавазы.
Табигать ул шундый нәрсә -
Аны бар да аңламый.
Кемдер уйлый тиңсез ул дип,
Ни көтәсен уйламый.
Ә табигать сыкрый, елый,
Теле юк шул әйтергә.
Әй, кешеләр, нишлисез сез?
Мине һәлакәт көтә.
Карагыз, игътибар белән,
Сез нинди су эчәсез?
Сулаган һавагыз нинди?
Үзегез ук беләсез!
Кош – корт, хайван – барысы да,
Сезнең ярдәмгә мохтаҗ.
Рәнҗетмикче Җир – ананы,
Саклыйк без аны, дуслар!
Агачлар утыртыйк язын,
Елгаларны пычратмыйк.
Әйләнә - тирә мөһитне
Күрә - торып елатмыйк!
Табигать – туган йортыбыз,
Безнең уртак өебез.
Киләчәк буыннар өчен
Тыныч булсын күңелебез.
Минем әтием - Ватанны саклаучы.
Яше җиткәч егетләрне
Армиягә алалар.
Ватаннарын саклау кирәк-
Яхшы беләләр алар.
Балачактагы хыялмы-
Анысын белмимен бер дә.
Ә шулай да унсигездә
Әти йөзгән диңгездә.
Иңгә-буйга гизгән әти
Ак диңгезне күп тапкыр.
Каушамаган беркайчан да.
Әтием булган батыр.
Күңеле белән бик аңлаган,
Бурыч тойган иңендә.
Дошманнардан саклаган ул
Ватан чиген диңгездә.
Инде күп еллар үтсә дә
Барлап хәтер битләрен.
Сагынып искә ала әтием
Северодвинск шәһәрен.
Чын моряк булуы белән,
Әти горур бүген дә.
Ватан өчен кирәк булса,
Әзер утка керергә.
Көчле, батыр минем әти
Әле бүген дә сафта.
Шундый әтием булганга
Горурланамын хәтта.
Әтием! Котлыймын сине
Зур бәйрәмегез белән!
Горур һәм сәламәт булып
Яшәргә язсын гелән!
Уку вакыты җитә.
Җәем килеп җиткән иде
Инде китеп тә бара.
Уйнарга да өлгермәдем,
Вакыт шул алга чаба.
Җәй көнендә бигрәк ямьле
Сабантуй аланында..
Көрәш бара мәйданында,
матур концертлар була.
Бик борчылмыйм көз килгәнгә-
Укыр вакытлар җитә.
Мәктәпкә барасым килә,
Бишле аласым килә.
Безнең гаилә.
Әти газета укый,
Әни дәфтәр тикшерә,
Ә кухняда җырлый – җырлый
Әби коймак пешерә.
Мин уйныйм урам якта,
Гөлназ бакчада йөри.
Бабай трактор астында,
Двигателен көйли.
Безнең гаилә шундый ул,
Бөтенесе дә уңган.
Бик яратам гаиләбезне-
Чөнки барыбыз булган.
Кыш.
Беркөн чыктым урамга,
Бөтен дөнья ак булган.
Хәтта агачларның да
Ботагына бәс кунган .
Монда кар яуган микән?
Әллә он сипкәннәрме?
Әллә инде күп итеп.
Сөт сибеп киткәннәрме?
Чана шуарга яратам.
күңелле, рәхәт тышта.
Тәгәрим, ауныйм, көләм мин
Буранлы салкын кышта.
Рәхмәт әйтәм Кыш Бабайга,
Кыш көне рәхәт, димен.
Күп итеп карлар яудыр син,
Зур таулар булсын димен.
Әни.
Әни иң якын кеше ул –
Әнисез яшәп булмый.
Әни кирәк һәрвакыт,
Бернигә дә карамый.
Әни бит ул шундый кеше,
Гел синең өчен яши.
Киләчәктә әни кебек,
Булсак иде чын кеше.
Әниемә охшарга дип,
Тырышам мин әлбәттә.
Кайгы – хәсрәтләр күрмичә.
Яшә, әни, рәхәттә.
Спорт белән шөгыльләнәм мин.
Спорт белән шөгыльләнәм мин,
Иртәләрен, кичләрен.
Әнием белән йөгерәм,
Бетергәч ул эшләрен.
Спортны яратырга кирәк,
Төз матур булыр өчен.
Чаңгыда, чанада шуам,
Артсын дип һаман көчем.
Сезгә дә киңәш итәмен,
Спорт белән дус булыгыз!.
Киләчәктә һәммәгез дә
Сәламәт,көр торыгыз!
Туган тел.
Уку елының җиткәнен,
Мин бик сагынып көтәм.
Татар теле дәресенә,
Йөгереп килеп җитәм.
Укытучы апабызның,
Әйткән һәрбер сүзенә,
Тырышып җавап бирәбез без,
Карап аның күзенә.
Әбием – бабам телендә мин,
Сөйләшәм дөрес итеп.
Телимен туган телемнең,
Яшәвен озак итеп!
Без – Тукай оныклары.
Тукай абый әкиятен
Өйрәнәбез яратып.
Дөрес тәрбия алабыз
Тормышка яраклашып.
“Су анасы”н да укыдык ,
Тамашасын карадык.
Су анасының чәчен без
Чынлап торып тарадык.
Тукай абый шигырьләре
Күңелгә үтеп керә.
Сиңа, миңа – һәммәбезгә,
Алар тәрбия бирә.
Бүген дә ул маяк булып,
Балкый безнең күңелдә.
Яшә, Тукай, шулай мәңге,
Шигърият күгендә.
Мактама.
Сагынамын авылымны,
Еракларга мин китсәм.
Үземә мин җылы табам,
“Мактамам” – диеп әйтсәм.
Килегез безнең якларга,
Җәйге матур айларда.
Туган якның тарту көче,
Дәшә әллә кайлардан.
Бабайга 60 яшь.
Җыелдык менә бүген без,
Шушы бик зур бәйрәмгә.
Бабайның туган көнендә,
Котлыйбыз һәммәбез дә.
Юбилее котлы булсын,
Чынга ашсын теләкләр.
Бик бәхетле гомер ит син,
Әби белән бергәләп.
Көтеп ала алмыйсыз
Өйгә кайтубызны.
“Укып та куясыз!” – дип,
Шаккатасыз һәр көнне.
Әби белән мәш киләсез,
Эшлисез сез барын да.
Безнең өчен сез куаныч,
Яныбызда булганда.
Бер көн дә түзә алмый,
Бабай әбидән башка.
Әби дә юксына башлый,
Бабай кунакка китсә.
Иң җылы теләкләрне,
Телибез туган көндә.
Озак, бәхетле яшәгез
Сез бит бик кирәк безгә.
***
Бүген ноябрь ае,
Тиздән декабрь килә.
Яңа ел бүләкләрен,
Бирер вакыт та җитә.
Яңа ел бәйрәмнәрен,
Бик сагынып көтәм мин.
Әби, бабайдан әлбәттә,
Бүләк өмет итәм мин.
Яңа елллар да җитәр,
Каникуллар да үтәр.
Ямьле язлар артыннан,
Җәй көне килеп җитәр.
җәй көннәре бик тиз уза,
Көзләр дә килеп җитә.
Каникуллар тәмамлана,
Уку елы да җитә.
Ноябере ишек кага,
Көзләре килеп җитә,
Артыннан декабрь дә,
Тәпиләп атлап килә.
Кешенең һәрбер көне ,
Менә шулай тиз үтә.
Тормышның кадерен белеп
Яшәүгә соң ни җитә!
Тычканны күреп алгач.
Кухняда көлә - көлә,
Әни белән чәй эчтем.
Тычканны күреп алгач,
Куркудан чәйгә пештем.
Тычкан качты ярыкка
Әни кычкырып көлде,
Алай куркып кычкырмаска,
Ул миңа киңәш бирде.
Эльзага 1 яшьтә 10 ай.
Безнең Эльзага хәзер,
1 яшь тә 10ай тулды.
Йөгереп йөри ул хәзер,
Берүк күзләр тимәсен.
Сикерергә, атынырга,
Ярата даганада.
Авызлары да ерыла,
Шоколад бирсәң аңа.
Әтиебез Эльза диеп,
Янында гына бии.
Бик рәхәт аның белән, ди
Еламасын гына ди.
Даганада сикерә,
Үзе нидер ләпелди.
Көлә, елмая безгә,
“Күрегез, мин үстем” – ди.
Әби, бабай барысы да,
Йөгереп йөри янында.
Елмай инде сеңлем, дип
Абый йөри каршында.
Яратабыз сеңлебезне,
Котлыйбыз бәйрәм белән.
Телибез шатлык, бәхет,
Күп итеп, капчык белән.
Эльзага 4 яшь.
Яраткан сеңлебезнең,
Дүрт яше тулды менә.
Шатлык ул һәммәбезгә,
Бәхет, сөенеч бездә.
Һәр көн иртән бик теләп,
Бакчага чыгып китә.
Балалар белән уйнап,
Көн сизелми дә үтә.
Тутырды бәхет белән,
Һәммәбезнең күңелен.
Һәр көн көлдереп тора,
Күрсәтеп ул шөгылен.
Бәхетле була күрсен,
Сеңлебез зур үскәчтен.
Шатлыклы гаилә корсын,
Исән – сау булсын һәр көн.
Сау – сәламәт булып үс,
Акыллы бала бул син.
Бәла – казалар күрмичә,
Рәхәттә гомер ит син.
Туган телем.
Һәрбер кеше яратсын,
Үзенең туган телен.
Горурлансын, сакласын,
Яраткан телем дисен.
Габдулла Тукай да бит,
Туган тел диеп язган.
Димәк, ул да аны бөек,
Тел буларак зурлаган,
Үзеңнең туган телеңне,
Хөрмәт итәргә кирәк.
Син ул тел белән тугансың,
Ул сиңа бит бик кирәк.
Җәйне сагыну.
Җәй айлары бигрәк кыска,
Көннәре бигрәк кыска.
Оныта алмыйм мин генә
Ул өч ай бик тиз уза.
Сагынам мин ел буе,
Үткән матур айларны.
Ыкта үскән бик куе,
Ямь-яшел үләннәрне.
Җәйнең өч аенда да без,
Бик еш барабыз Ыкка.
Ык буена без йөрибез
Әти белән балыкка.
Яткач яшел үләненә,
Бик рәхәт булып китә.
Янда торган чикерткә,
Үләннәрне селкетә.
Рәхәт тә соң җәй көнендә
Чыгарга ян бакчага.
Агачлар карап куанам-
Күмелгән яфракларга.
Бик сагынам җылыны
Бирә торган җәйләр.
Яшел хәтфә үләннәрне,
Төнбоеклы күлләрне.
Кунакта булып кайттык.
Гаиләбез белән бергәләп
Кунакта булып кайттык.
Бик еракка бармадык
Түбән Камада булдык.
Шәһәре дә бик ошады,
Көне дә әйбәт иде.
Биек- биек таулардан
Шудык без чаналарда .
Рәхәтләнеп ял иттек,
Кибетләрдә дә йөрдек.
Шәһәр безне үз итте,
Вакыт файдалы үтте.
Рисуем "Ночь в лесу"
Без сердца что поймём?
Снегири и коты
Басня "Две подруги"
Рисуем кактусы акварелью