Укучы укытучы һөнәре турында белгәннәрен кызыклы фикерләр аша бирә, чөнки бу һөнәр аңа яхшы таныш - әнисе дә укытучы.
Вложение | Размер |
---|---|
укытучы турында шигырь | 33 КБ |
Укытучыга мәдхия.
Яңа гына туган елны
Укытучы елы, диләр.
-Яраткан укытучыларыңны
Кадер – хөрмәт ит, диләр.
Хөрмәтлим, яратам, диеп,
Ялагайланып йөрмим.
Шигырь аша мин аларга
Исәнлек, бәхет телим.
Берәм – берәм, аерым – аерым
Ярату бүләк итмим.
Һәрберсенә, барчасына
Уңышлар, шатлык телим.
Һәрберсе мактауга лаек
Бу һөнәр ияләре.
Илебез алар хезмәтен
Дөрес бәяләр әле.
Укытучы дигән исемне
Һәр кеше йөртә алмый.
Бала яратмаган кеше
Мәктәптә эшләп калмый.
Укытучы – уңган кеше,
Бар эшкә дә өлгерә.
Дәресләре беткәчтен үк
Ат урынына җигелә.
Бер карасаң – кырга бара,
Бер карасаң – чүп чаба.
Агитатор, комментатор –
Тагын бик күп эш таба.
Әле иген кырында
Чүпләр йолкып ул йөри.
Әле ындыр табагында
Агач көрәген сөйри.
Чаңгы шуа, футбол уйный,
Спектакль куйгалый.
Клубларда кизү торган
Чаклары еш булгалый.
Авылның матурлыгын да
Саклап калырга тели.
Багана аклап, чүп – чар җыеп,
Авыл буенча йөри.
Ферма һәм су буйларын
Куаклар басып китсә,
Балта һәм пычкы алып,
Ул аларны еш кисә.
Авыл җыеннары да
Алардан башка узмый.
Тагын да эш йөкләсәләр
Үти ул, озакка сузмый.
Кушылганның барысын да
Бик теләп ул башкара.
Авылның бит “Йөзек кашы”
Укытучы дип атала.
Бервакытта иренмиләр,
Каршы килә белмиләр.
Күңел төшкән вакытта да
Гел елмаеп сөйлиләр.
Сокланам мин аларның
Сабыр, гаделлегенә,
Һәр баланы якын күреп,
Ярата белүләренә.
Ә бит үз балаларына да
Ярату бүләк итә.
Кечкенә генә йөрәккә
Кайдан мәхәббәт җитә?!
Бу һөнәрнең авырлыгын
Кечкенәдән үк күрәм.
Минем әни – укытучы,
Шуңа барысын да беләм
Эшләре күп булса да,
Миңа да вакыт таба.
“Уңышларың ничек?”- диеп,
Яратып сөеп ала.
Әби – бабайны олылап,
Түр башыннан төшерми.
Ял көннәрендә безгә
Ниләр генә пешерми!
Әтигә дә исем китә,
Әнисез эше харап!
Тиен кебек бөтерелә
Әтине эшкә җыйнап.
Үзе уңган, үзе чибәр,
Төрле һөнәргә ия.
Бердәнберем, иң якыным,
Минем әнием Ләйлә!
“И минем укытучым”,- диеп,
Мәктәптә, өйдә дәшәм.
Президентыбыз да зурлый –
Аның белән килешәм!
Әхмәтшин Айназ, Буа, Түбән Наратбаш урта мәктәбе, 10 сыйныф
Выбери путь
Музыка космоса
Несчастный Андрей
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Сорняки