Габдулла Тукай әкиятләрендә фантастик образларны табу, аларны ачу.
Вложение | Размер |
---|---|
tukay_kiyatend_fantastika.doc | 45 КБ |
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы
“Лекарево урта гомуми белем бирү мәктәбе”
гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясе
Эшне туплады:
8 сыйныф укучысы
Нурлыгаянова Гөлназ
Укытучы:
Һадиева Резеда Мәҗит кызы
Алабуга- 2013 ел.
Тукай әкиятендә фантастика.
«Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, бака плотник булган заманда яшәгән, ди, булган ди…» - дип миңа әнием әкиятләр сөйли иде. Ә хәзер ул әкиятләрне кечкенә ике сеңлемә сөйли. Алар да минем кебек бик кызыксынып тыңлыйлар, анда булган хәлләргә ышаналар. Кайбер чагында минем яныма килеп:
-Апа, нәрсә ул әкият?- дип сорауларын яудыралар.
Мин алар янында зур булырга тырышып, әдәбият дәресендә алган белемнәремне эшкә җигәм. Әйдәгез, сез дә тыңлап карагыз әле...
Әкият — халык иҗатының борынгы жанрларыннан берсе, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, шулай ук көнкүрешкә бәйләнешне хәлләргә корылган фантастик әсәр, реаль һәм фантастик алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәре.
Халкыбызның авыз иҗатында әкиятләр иң бай һәм мөһим жанрларның берсе булып тора. Татар халык әкияләрен шартлы рәвештә өч төркемгә бүләләр: хайваннар турында әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм тормыш-көнкүреш әкиятләре.
Элек-электән бабаларыбыз сабыйларына әкиятләр сөйләп, бишек җырлары көйләп үстергәннәр. Кичләрен укыган төрле мәгънәви мөнәҗәтләр, әкияти кыйссалар тәрбия чарасы да булып торган. Шушы гади генә могҗизалы хикәятләрнең дә зур көчкә ия булуын аңлаган шул алар. Халкыбыз тудырган әкиятләргә нигезләнеп, яңа шигъри әкиятләр иҗат итүнең матур үрнәкләрен безгә бөек әдибебез Габдулла Тукай биргән. Аның барыбыз да яратып укыган “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык әкияте”, “Шүрәле” әкиятләрен кем генә белми икән? “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” сатирик поэмасында да әкият алымнары отышлы кулланылган. Халык авыз иҗаты шагыйрьгә образлылыкка ирешүдә бик файдалы үрнәк булган.
Ә күренекле шагыйребез Габдулла Тукай әкитяләре кайсы төркемгә керә? Әйе, дөрес фикер йөртәбез, Тукай әкиятләре өч төркемгә дә карый. Чөнки аның әкиятләрендә хайваннар да, тылсым ияләре дә очрый. Ә тормыш- көнкүрешкә карамый дисезме? Юк, алай түгел, мин сезгә моны исбат итәм.
“Шүрәле” поэмасы 1907нче елда язылган, бик популяр әкият – поэма. Ул Шүрәле турындагы татар халык риваятенә нигезләнеп язылган. Әсәрнең ахырында Тукай түбәндәге юлларны язып өстәгән: «Мин бу «Шүрәле» хикәясен Пушкин вә Лермонтовларның шундый авыл җирендә сөйләнгән хыялый хикәяләрне язуына истинадән яздым. Өмид юк түгел әле: бара торгач, үз арамыздан маһир рәссамнәр чыгып, шүрәленең кәкре борын, озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кулы кысылуларын, шул тасвир кыйлынган урманнарны – һәммәсен тәрсим кыйлып чыгарырлар. Авыл җирендәге хыялый хикәяләрнең һәммәсен язып чыгу файдадан башка бернәрсә дә булмас зан идәрем. Гъ.Т.»
Нәк Казан артында бардыр бер авыл- Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.
Бу өзекне тыңлау белән Кырлай авылы күз алдына килеп баса: кечкенә генә авыл, як- ягын урман, болын чолгап алган, авыл янында кечкенә генә инеш тә бар. Табигате Кырлайның искиткеч гүзәл, миңа була калса, авылда туып үскән һәрбер кеше үзенең туган авылын, туган җирен күз алдына китерәдер. Чөнки һәр авыл да үзенчә гүзәл, матур табигатьле, искиткеч гаҗәп урында урнашкан.
Тукайның әкиятендә фантастик алымнарда күренә башлый:
Борыны кәп- кәкре – бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да – ботак – тармак кеби.
Ялтырый, ялт- йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел – көндезләре.
Яп- ялангач, нәп- нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңгаенда мөгезе.
Монды геройны бары Тукай гына уйлап таба алгандыр, чөнки аның фантазиясе бик көчле һәм үзенчәлекле. “Шүрәле” әкияте безне кыю, тапкыр булырга, курыкмаска, эшчән, көчле булырга өнди. Хәйләле, мәкерле кешеләр бу дөньяда кайчанда булса үз җазаларын алачаклар дигән фикер ярылып ята.
Шүрәле фөрьяд итәдер; ачудан ычкынмак була
Һәм дә ычкынгач, Җегеткә бер- бер эш кылмак була.
Башка шүрәлеләр аңа ышанмыйлар:
- Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең, - диләр.
Әйтәләр: “Кычкырма син, тиз яхшылык берлән тыел!
И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!”
Безнең егетебез дә җор телле, бик үткен, сүзгә кеше кесәсенә керми торган адәм булып чыга. Тукай да безгә шундый булырга куша. Ә телең үткен булсын өчен, үз телеңдә китаплар укырга, аралашырга кирәк. Үз туган телеңне онытмаска, аңа дан җырларга кирәк.
Әкият - поэма аерым китап булып күп тапкыр нәшер ителә. Фәрит Яруллин поэмага нигезләнеп, “Шүрәле” балетын иҗат итә.
Режиссер – Рамил Төхвәтуллин “Шүрәле” мультфильмын да безнең зәңгәр экраннарга чыгара. Анда тере кешеләр, чын шүрәле бабай, шүрәле балалары һәм шүрәле егете яшәп ята. Искиткеч матур, төсләргә бай урман, "хәтфәдән юрган" үлән, чәчәкләр, хайваннар һәм бик тә "кеше төсле үзе", дөрес, яшел тәнле һәм маңгайлары мөгезле шүрәлеләр... Әлеге мультфильмда безгә якын проблема күрсәтелә, бу экологик проблема. ... Урман аланында шүрәле балалары уйнап йөри. Берсе буш консерв калае табып ала да, Шүрәле-бабайдан сорый: "Бабай, бу нәрсә?"– ди. Һәм шуннан бабай кешеләрнең шүрәлеләргә зыян сала башлавын бәян итә, аннары яшьлегенә кайтып, "Шүрәле" әкиятендәге хәлләрне искә төшерә. Фильмның буеннан буена диярлек Фәрит Яруллинның "Шүрәле" балеты музыкасы яңгырап тора. Ә калган өлешләре нәкъ Тукай әкиятендәгечә...
Тукайның әкиятләре могҗизалы зур көчкә ия. Хәзер исә тормыш мәшакатьләренә чумып, күбебез әкият укырга да вакыт таба алмыйбыз. Әгәр без кечкенә сеңелләргә,энеләргә әкитяләр укысак, гөнаһсыз сабыйлар күңелендә никадәр җылылык, өмет нуры, яшәү яме уятыр идек. Әкитяләрне онытмыйк, аларны буыннан – буынга тапшырыйк!
Рисуем осенние листья
Золотая хохлома
Девочка-Снегурочка
Зимняя сказка
Городецкая роспись