Тиңсез язмышлы шәхес
Вложение | Размер |
---|---|
ezlnu_eshe.docx | 673.13 КБ |
Межрегиональная краеведческая конференция исследовательских, проектных и творческих работ учащихся имени
Замалетдина Бикташи
Исследовательская работа
Тема: «Тиңсез язмышлы шәхес»
Выполнила:
Ярмиева Энҗе ученица4а класса,
МБОУ “СОШ с.Олуяз”
Кукморского района РТ
Руководитель:
Л.Я. Хабибуллина,
учитель начальных классов
Мамашир 2016
Кукмара районы “Хәтер китабы”ның 393 нче битендә Волгоградөлкәсе, Дубровка районы, Орловка авылы,Сухая Мечетка Балкасында җирләнде, дип язылган, ләкин сугыштан исән кайтып озак еллар гомер кичергән 2-группа сугыш инвалиды Каримуммин Ибраһим абыйга багышлана
Татарстан республикасы Кукмара Районы Олыяз урта мәктәбе укучысының эзләнү эше билгеле бер җирле материалларга нигезләнеп яктыртыла.Туган якны өйрәнү музей фондыннан алынган шәхси документлар, фотографияләр һәм җирле материаллар кулланылды.
Эчтәлек
“Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел!”
2.Төп өлеш.
1. “Хәтер китабы”- каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәл
2.Ибраһим абый Каримуллин- тиңсез язмышлы шәхес
3.Йомгаклау өлеше.
“Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк!”
4. Кулланылган әдәбият.
1.Кереш өлеш.
Вакыт елгасы ага. Кайчандыр төбенә кадәр ачык булган сугыш ишекләре, куркыныч көннәр ярты гысырдан артык артта калды. Вакыт елгасы шул чордан бирле күп суларны алып китте. Окоп яралары әкеренләп төзәлде, яндырып бетерелгән шәһәрләр торгызыл-ды, яҗа буын үсте. Ләкин сугыш китергән тирән хәсрәт һаман да үзен сиздереп тора.
Константин Симонов язган: ”Үтеп киткән сугыш турында бөтенесен дә белергә кирәк. Аның нәрсә өчен булганын һәм үлчәнә алмаслык авырлыкта булуын, җиңүнең безгә үлчәүләргә сала алмаслык бәхет китерүен белергә кирәк. Сугышның нинди үлемнәр китергәнен, нинди кайгы хәсрәтләр күңелләрдә һәм җир йөзендә яралар калдырганын безгә белергә кирәк”.
Йөзләгән мең семья үзләренең улларын, ирләрен, абыйларын һәм әтиләрен сугышка озаткан. Туган илебезнең иреге өчен барган әлеге сугышта 27 млн.совет солдаты һәлак булды.
Кукмара районыннан 18 мең якташыбыз фронтка китә, шулар арасыннан 10 меңе туган җиренә кире әйләнеп кайта алмыйча сугыш кырларында мәңгегә ятып калдылар.
Безнең Олыяз авыл территориясеннән генә дә 587 кеше сугышка алына. 357 кеше Бөек Ватан сугышында ятып кала. Шуларның 78 енең генә каберләре билгеле,147 хатын тол, 387 бала ятим кала, 3-15 көнлек 52 бала вафат була.
Әйдәгез, бераз бүгенге проблемаларны онытып торыйк, моннан ярты гасыр элек нәрсә булганны искә төшерик. Бу трагедия беркайчан да булмаслык итеп искә төшерик. Нинди бәяләргә булган соң бу сугыш, зинһар өчен, искә төшерик.
2.Төп өлеш.
“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!”-дип юкка гына әйтмиләр, 1991 елда безнең Кукмара районында КГУ дан “Кар десанты” экспедициясе батырлары белән очрашу үткәрелгәннән соң эзтабарлар отряды эшли башлады. Менә инде 24 ел безнең эзтабарлар Татарстан республикасының “Ватан“ Фонды берләшмәсе члены, Олыяз урта мәктәбе директоры Хазиев Г.Х. җитәкчелегендә “Үлем үзәнлегендә” экспедициядә булдылар. Шушы еллар эчендә 100 дән артык солдатның калдыкларын җыйдылар. Алар арасында 4 совет солдаты, 1 се немец солдаты икәне билгеле булды. 1немец, 6 совет солдатының медальоны табылды.
Казан нәшриятында Кукмара районының “Хәтер китабы” бастырылып чыгарылганнан соң, эзләнүләр нәтиҗәсендә әлеге китапка керми калган 100 дән артык хәбәрсез югалганнарның һәлак булган һәм җирләнгән урыннары билгеле булды. Алар өстенә “Хәтер китабы” булып 23-1,23-2 томнар басылып чыкты. Шулай итеп Кукмара районы “Хәтер китабы”на 8895 кеше теркәлгән булса, өстәмә Хәтер китабында ул 10 меңгә җитте.
Рәсәй эзләнү отряды белән элемтәдә торып, Татарстан республикасы “Ватан” фонды белән берлектә сугышта хәбәрсез югалган райондашларның кайда күмелгәнлекләрен эзләнү белән шөгыльләнәләр. Алар турында мәгълъматларны сораулар картасына тутырып “Ватан” фондына бирәләр. Инде менә зур эзләнүләр аша күп кенә хәбәрсезюгалганнарның кайда җирләнгәнлекләре ачыкланды.
Әлеге изге эштә безнең Олыяз урта мәктәбендә дә1994нче елдан Бөек Ватан сугышы тарихын һәм Ватан өчен көрәшкән авылдашларның “Хәтер китабын” төзү максатыннан “Хәтер “ группасы эшен башлады. Һәр өйгә кереп, сугышта һәлак булганнарның туганнарыннан, танышларыннан сорашып, фотоларын, сугыштан килгән хатларын җыеп, ил азатлыгы өчен гомерләрен аямаган авылдашлар истәлеге мәңгеләштерелде. Олыяз, Балыклы, Түбән Казаклар, Югары Казаклар авылларының “Хәтер китабы” төзелде. Шулай ук 4 авылның сугыштан исән-сау әйләнеп кайтучыларга да “Хәтер китабы” төзелде. Сугышта ирләре һәлак булган тол хатыннарга , сугыш чоры балалары истәлегенә дә “Хәтер китабы” төзелде.
Безнең эзтабарларның тынгысыз күңеле һаман да тынычланмый. Сугышта үлеп калганнарның балаларының, оныкларының әти-бабаларның кайда күмелгәнлекләрен беләселәре килә. Бэзнең эзтабарлар Татарстан республикасы Ватан фонды белән берлектә сугышта хәбәрсез югалган авылдашлар турында мәгълүматларны сораулар картасына тутыралар, кайдакүмелгәнлекләрен эзләү белән шөлыльләнәләр. Зур эзләнүләр аша хәбәрсез югалган күп кенә авылдашыбызның кайда җирләнгәне табылды. Казан нәшриятында басылып чыккан Кукмара районы “Хәтер китабы” нда да безнең Олыяз авыл советы территориясеннән 32 авылдашыбызның исеме язылмый калганы ачыкланды. Авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлдә 40 ка якын авылдашыбызның исеме төшеп калганы билгеле булды.
Безнең мәктәпнең “Хәтер” группасы үрнәгендә районның Березняк, Сәрдекбаш, Үрәсбаш мәктәпләрендә “Хәтер” группалары төзелде.
Сугыш чоры балалары... “Әти” сүзен бер тапкыр да әйтә алмаган тулы бер буын.Хәзер инде үзләре олы яштәге кешеләр, бәзнең укучылар белән очрашу вакытында, яшь тулы күзләре белән “Хәтер китабын” укыйлар. Буыннардан буынга хәтерне саклап килгәннәре, мөхим һәм изге эш башкарганнары өчен алар безнең укучыларга зур рәхмәтләр укыйлар.
Кукмара районы “Хәтер китабы”ның 393 нче битендә якташыбыз Каримуллин Ибраһим абый турында: “1942 елның 8 сентябрендә һәлак булган. Волгоград өлкәсе, Дубровка районы, орловка авылы, Сухая Мечетка Балкасында ңирләнде,”-дип язылган. Ләкин аңа туган авылына исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була...
Ибраһим абый Каримуллин 1923 елның 28 нче августында Югары Казаклар авылында туып үсә. Башлангыч белемне Яниль 7 еллык мәктәбендә ала. Кечкенәдән оста итеп гармунда уйнарга өйрәнә.Мәктәпне тәмамлагач, 1940 елда Казанга Ветеринарный институтка укырга керә. Инде матур гына яшәп ятасы урынга кәһар суккан сугыш башлана. Югары Казаклар авылыннан гына да 84 кеше сугышка алына. Ибрай абый үзенең тальян гармунында уйнап ир-егетләрне сугышка озатып йөри.
Соңгы тапкыр таныш урамнарны Күкрәк киереп урап йөрделәр. Я кайтырбыз , я кайтмабыз, диеп Сузып- сузып җырлап йөрделәр. Бигрәк матурланды ул елны Ап-ак чәчәк атты шомырт та. Тик егетләр генә күрә алмады. Алар ул чак бар да сугышта.
Менә 1942 елның 15 маенда Ибраһим абыйга да сугышка чакыру килә. Аларны бөтен авыл халкы, Бөр елгасы буендагы иске тегермән янына кадәр озата килделәр. “Исән-сау, Җиңү яулап кайтыгыз !”-дип озатты авыл халкы үзенең кадерлеләрен. Аналарның йөзләренә яулык каплап тавышсыз гына елаулары, Күпләрнең тамахына кереп утырган хәсрәт тоере озату тантанасында артык сизелмәде. Чөнки алар улларының, ирләренең әйләнеп кайтырына өмет итәләр иде әле. Ул көнне районнан 15 кеше сугышка алына. Аларны ике атна буе сугыш тәртипләренә өйрәтәләр. Шуннан соң дивизия командиры Колясников җитәкчелегендә, бер эшелонга төяп сугышка озаталар.
Поезд Мәскәү аша көньякка юл ала. Немецфашистларының Мәскәүдә җиңгәннән соң, барлык ахыргы көчләрен җыеп Сталинград янында реванш тотарга җыенуларын алар әле белми иделәр. Бу турыда аларга эшелонда барганда гына хәбәр иттеләр. Эшелонда янында утырып баручы иптәше Николай белән танышалар. Бер-берсенә ярдәм итәргә , ташлашмаска, бергә булырга,- дип сүз куешалар.
Менә эшелон тәрәзәсеннән пыскып утыручы җимерек йортлар, янгыннан калган хәрабәләр күренә башлый. Боларны күргәч, күңелләрендә, тизрәк барып җитеп, дошманның үзен күрү, аннан үч алу теләге яна башлый. Тизрәк дошманны юк итү уе туа. Көн инде кичкә авышкан, тышта караңгы төшә башлаган. Менә поезд баруыннан туектап кала. Аларга алга таба барырга юл юк, рельсларның җимерелгән булуын хәбәр итәләр.Барысы да эшелоннан төшеп җәяү китәләр. Шул караңгыда 15 чакрым араны җәяү кереп окопларга урнашалар. Инде төн булса да күз йомган кеше юк, бар да уяу. Шул минутларда күңелләренә туган авыл, туган йорт, әти-әни, туганнары килеп баса. Иптәше рус егете Николай белән туган якларын искә төшереп алалар. Икесе дә өйләнмәгән, авыл егетләре. Аның да авылында әти-әнисе, туганнары, сөйгән кызы калган. Ул да аларны бик нык сагына. Күңелләренә төрле сораулар килә. Ничек көн күрәләр икән? Төннәрен тыныч йоклый алалрмы ? Әллә алар да безнең кебек сагаеп яталармы ?..Иптәше Николай белән шулай уйланып яталар, бер телем икмәк кисәген икегә бүлеп тамак ялгыйлар.
Менә көн яктыра, таң ата башлый. Якында гына пыскып утыручы җимерек танк, җимерек йортларкүренә, тирә-як тар-мар ителгән. Дошманның шундый явызлыклары өчен, күңелдә булган аны тар-мар итү, илебез азатлыгы өчен көрәшү теләге көчәйгәннән-көчәя бара. Менә аларны, 956 нчы укчы дивизиясен, иртән стройга тезеп бу тирәләрдә сугыш барганын, немец фашистларының Сталингратка һөҗүм итүләрен хәбәр тәләр. Аларга Орловка авылын хөҗүмнән сакларга, азат итәргә дигән приказ бирелә. Алар окопларда атакага әзерләнәләр. Менә башөстеннән генә снаряд үтеп китте. Тагын атышлар , тагын шартлаулар башлана. Үлгән кешеләрне күреп йөрәкләр “җу” итеп китә. Соңа таба моңа ияләшәләр, ләкин барыбер йөрәк тыныч түгел, һәрьяктан үлем сагалап тора.Шулай атакага кергәндә, күз алдында, иптәше Николайның башын снаряд алып китә, ә гәүдәсе берничә адым алга атлаганнан соң гына авып кала. Әле кайчан гына туган якларын сагынып искә алып, бер телем икмәкне икегә бүлеп ашаган иптәшен үлем үзенә йолкып алды. Күңелдә дошманга карата ачы нәфрәт ташкыны кузгалды. Алар барысы да алга омтылдылар. Инде дошманның йөзен күрәм генә дигәндә Ибраһим абыйның сул як җилкә башына нәрсәдер төртелә, кемдер кагыла. Шул вакыт эчендә колагына әнисенең “улым” дигән тавышы ишетелеп китә. Ул җиңеләеп кала, шундый рәхәт булып тоела....
Бервакыт күзен ачып җибәрсә, Ибраһим абый госпитальдә.Ул сугышта сул як җилкә башы яраланып, аңсызланып егыла. Аны да башкалар белән бергә снаряд чокырына күмәләр. Ләкин бәхеткә каршы микән инде, ди, селкенеп куя һәм кире алалар. Шуннан аны госпитальгә озатканнар. Бу турыда аңа янәшәдә яткан яралы иптәше сөйли.
Ә өйләренә аның турында һәлак булды дигән кара язу килә. Өйдәгеләре бу хәбәрне ишеткәч бик нык кайгыралар, аларның бу хәбәрнең дөреслегенә ышанасылары килми. Күрше авылларда нинди туганнары бар, шуларны әйтеп хат язарга кушып кире хат салалар.
Ибраһим абый 6 ай буе Чиләбе өлкәсендәге Златоуст шәһәрендә госпитальдә ята. Шуннан аны кире сугышка кертмичә, туган авылына кайтарып җибәрәләр.
Ил язмышы хәл ителә торган Сталинград сугышында катнашып, сугышның ачысын күргән Ибраһим абый өчен бу батырлык түгелмени ?
Сугыштагы батырлыклары өчен Ибраһим абый түбәндәге орден, медальләр беләнбүләкләнә.
Сугыштан соң Ибраһим абый авыл кызы Фәмиягә өйләнеп, балалар тәрбияләп үстерәләр. Институтта укуын дәвам итә. Аны тәмамлагач, “Урал” крестьян хуҗалыклары берләшмәсендә, ничә еллар кыр корабларына җигелеп эшли, озак еллар комбайнда иген кырларын гизә. Аның хезмәте һәрвакыт алдынгы урыннарны алган. Тырыш һәм үрнәк хезмәте өчен төрле мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” дигән исемгә лаек була.
Сугыш авырлыгын күреп, яраланып госпитальдә яткан , аннан соң да озак еллар эшләгән 2нче группа сугыш инвалиды Ибраһим абый өчен бу батырлык түгелмени?
Батырлык! .. Бик зур батырлык!..
Ибраһим абый Каримуллин район күләмендә үткәрелә торган җыр конкурсларында да үзенең бер дә картаймый торган гомерлек юлдашы булган тальян гармунында моңлы матур көйләрен уйнап уңышлы урыннарны яулаган.
Саратский яшел гармун
Көмеш кыңгыраулары
Бу көмеш кыңгырауларның
Кичке яңгыраулары.
Әллә нишләтә күңелне,
Үксеп елыйсы килә...
Елау егет эше мени?!-
Эх, бер җырлыйсы килә.
Илле сигез ел эш стажы булган , 2нче группа сугыш инвалиды Ибраһим абый Каримуллин 2009 елның 27 мартында вафат була.
3.Йомгаклау өлеше.
Сугыш батырлары, сугыш инвалидлары, ирләре сугышта һәлак булган тол хатыннар, ятим балалар! Безнең бу батырларны онытырга һич кенә дә хакыбыз юк. Алар турында гел искә төшерергә, сөйләп торырга кирәк. Аларның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәл- “Хәтер китабы”. Бу китап туган илебез азатлыгы өчен көрәшкән якташларыбызның якты истәлеге алдында яңа буыннарның баш июе билгесе. Хөрмәтле иптәшләр, сезгә мөрәҗәгать итәбез! Азатлык өчен көрәштә гомерләрен дә аямыйча көрәшкән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк! Аларның исеме, онытылмас батырлыклары, якты маяк булып, буыннардан-буынга күчсен!
Беркем дә , бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел. Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк. Тереләрнең җаны тыныч түгел. Дөнья да тыныч түгел. Алар турында даими сөйләргә кирәк. Алар хакы изге.
Әлеге сүзләр сугыш китергән дәһшәтле явызлык- рәхимсезлекләрне үз җилкәсендә татыган һәм фашизм дигән кара көчне җиңеп чыккан зур хәрефле солдатларның, Ватан Ана сакчыларының алмашка килүче яшь буынга үтенеч- теләге. Изге көрәштә беркем дә читтә калырга тиеш түгел. Шуңа күрә без туган ил иминлеге өчен утка кереп гомерләрен биргән батырларыбыз турында белергә тиеш.
Әйе, беркем дә, бернәрсә дә онытылмаска тиеш ! Бу – безгә абыйларның, әти-бабайларның изге васыяте, үтенече – теләге. Бу васыятьне үтәү өчен һәркайсыбыз үзеннән лаеклы өлеш кертсә, сугыш батырлары каршында йөзләребез ак, воҗданыбыз пакъ булыр иде...
4.Кулланылган әдәбият
-Татарстан Хәтер китабы 14-том , Казань, «Отечество» нәшерияте,1995.
-Татарстанның Кукмара төбәге Олыяз авылы тарихы , Казан, “Отечество” нәшрияте,2014-2015 еллар
Лист Мёбиуса
Как нарисовать ветку ели?
Фокус-покус! Раз, два,три!
Крутильный маятник своими руками
Кто самый сильный?