"ИҢ КАДЕРЛЕ ГАЗИЗ КЕШЕМ" Сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_galieva_zarina_munirovna.docx | 14.41 КБ |
Яктылык - кояш янында,
Яхшылык - ана янынды.
Сез минем әниемне беләсезме? Юк, белмисез. Чөнки дөньяда әниләр күп, ләкин минем әнием кебек әни дөньяда бер генә кебек тоела миңа. Дөньяда алардан да кадерлерәк, алардан да якынрак кеше бармы икән? Юктыр! Бүгенге матур яшәвебез, якты дөньяны күрүебез белән без барыбыз да әниләргә бурычлы.
Кечкенә чагымда төн йокысын калдырып мине кем караган? Әнием. Елаганда кочагына алып кем юаткан? Әнием. Беренче тапкыр мине мәктәпкә кем алып килгән? Әнием! Менә шушы үземнең иң якын кешем турында минем сезгә сөйлисем килә. Ул минем иң-иң уңган, иң-иң матур, сөекле әнием Зөлфия. Ул шатлыкларымны да, борчуларымны да белеп тора. Уңышларым булса, әниемнең йөзе шатлыктан балкый. Ә авырсам, ул минем янымнан китми, дәвалый. Әнием башымнан сыйпаганда, аның куллары иң йомшак, иң җылы булып тоела миңа. Инде зур кыз булсам да, әниемнең кочагына сыенып, озак-озак иркәләнеп утырырга яратам мин.
Минем әнием - ул әле минем укытучым да. Ул искиткеч тырыш, тирән белемле, хөрмәткә ия булган укытучыларның берсе. Менә инде егерме елдан артык гомерен ул шушы җаваплы да, катлаулы да, мактаулы да эшкә багышлаган. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, башкалар өчен дә яши белә. Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчен куеп башкара. Ул укучыларын бик ярата, алар белән уртак тел таба белә. Укучыларының уңышларына карап сөенә дә, кайгыларына карап көенә дә. Укучылары күбрәк уңышларга ирешкән саен әниемнең йокысыз эзләнүләре бушка китмәгәнен аңлыйм мин. Эшендә дә гел балалар арасында булуга карамастан, безгә, балаларына да вакыты һәрвакыт җитәрлек аның. Шундый әнием булуы белән мин бик горурланам.
Мин үземнең әниемне бик яратам. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк. Мин, шулай эшләп, әниемне бәхетле итәргә тырышам.
Әнием нинди эшкә генә тотынса да, барысын да безнең өчен дип эшли. Ачуланса да, шелтәле сүзләр әйтсә дә, без яхшы булсын өчен әйтә. Әни, сине үпкәләткән чакларыбыз булса, безне гафу ит! Безнең өчен җан җылыңны биреп, ял итмичә, һәрвакыт тырышып хезмәт иткәнең өчен рәхмәт сиңа! Ярый әле янәшәмдә син бар! Сөенеп озак яшә, бәхетле бул, Әнием!
Идел буе районы
52нче гимназиянең
7 В сыйныфы укучысы
Галиева Зәринә
Укытучысы:
Галиева Зөлфия Шамил кызы
Зимняя сказка
Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"
Госпожа Метелица
Волшебные звуки ноктюрна
Хрюк на ёлке