“Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге әдәби-публицистик эшчәнлеге”
Вложение | Размер |
---|---|
g.ishakyy_sochinenie.docx | 14.95 КБ |
Сочинение.
“Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге әдәби-публицистик эшчәнлеге”
Бөек исемең синең илгә кайтты,
Көнгә кайтты Гаяз Исхакый.
Яхшы исемең белән горурланып,
Яши халык, күктә ай балкый.
Г. Шәмсетдинова
Татар халкының милли азатлык көрәшендә, мәдәниятендә онытылмаслык якты эз калдырган олуг шәхес-әдипләребез бик күп. Шулар арасында ялкынлы милләтпәрвар, XX йөз татар әдәбиятында иң күренекле язучыларыбызның берсе, үткен сүзле, алдынгы фикер иясе, мәшһүр матбагачы, зур дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый аерым урын алып тора.
Бөек әдипнең тормыш юлы шактый озын, катлаулы, җәя кебек киеренке. Ул, ничектер, дистәләгән кешенең гомерен бер үзенә җыйган, алар өчен дә яшәгән, эшләгән кебек. Аның һәр көне атнага, айга тиңләшердәй. Анда, куаныч-шатлыклар белән бергә, кайгы-газаплар да, төрмә-сөрген изүләре дә, күчеш-мөһаҗирлек мәшәкатьләре дә, ялгызлык-җирсү сагышлары да җитәрлек. Әмма Гаяз Исхакый Идел-йортта гына түгел, Архангел-Петербургта да, Париж-Берлинда, Варшау-Хельсинкида да, Токио-Мукденда да, Әнкара-Истанбулда да... – барысында да үзе булып, эзләнүчән, горур табигатьле, кыю, халкына тугры милләтпәрвар булып кала.
Моңа кадәр дә Кече Ватаны – Идел-йорттан шактый аерылып торган Гаяз Исхакый 1919 нчы елда олуг Ватаныннан тәмам китәргә мәҗбүр була һәм 76 еллык гомеренең яртысын диярлек чит-ят җирләрдә уздыра, мәңгелек йортын да еракта таба.
Г. Исхакыйның мөһаҗирлектәге эшчәнлеге күпкырлы. Ул - әдип, публицист-журналист, тарихчы, сәясәтче, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, милли-азатлык көрәшенең юлбашчысы, төрки дөньяның абруйлы заты.
Г. Исхакый, кайда гына яшәмәсен, иң беренче чиратта, әдип булып кала. Ул аны үзенең намус эше, халкы алдында вөҗдани бурычы дип саный. Дөрес, илдәгегә караганда, аның мөһаҗирлектә язылган әсәрләре артык күп түгел, Күрәсең, тиешле шартлар булмау, иҗатҗимешен бастыру, тарату кыенлыклары да монда билгеле бер роль уйнагандыр. Әмма Г. Исхакыйның бу чордагы әдәби иҗаты күләме ягыннан азрак булса да, идея-эстетик кыйммәте, иҗтимагый әһәмияте белән шактый югары. “Көз”, “Дулкын эчендә”, “Өйгә таба”, “Локман Хәким”, “Җан Баевич”, “Олуг Мөхәммәд”... – боларның һәрберсе тирән мәгънәгә, тарихи-мәдәни яңгырашка ия. Миллилек, гомумән, Г. Исхакый иҗатына хас. Ә инде мөһаҗирлек иҗатында ул тагын да тирәнрәк, тагын да калкурак гәүдәләнеш таба. Бигрәктә әдипнең “Олуг Мөхәммәд” драмасында милли-иҗтимагый һәм сәяси идеаллары аеруча калку сурәтләнә. Автор фикеренчә, русларның һәм татарларның нормаль, табигый яшәеше бары тик аларның мөстәкыйль дәүләтләре, үзара тигез хезмәттәшлекләре, ихтирами мөнәсәбәтләре белән генә тәэмин ителә ала.
Г.Исхакыйның бу чор әсәрләре драматик вакыйгаларга, гыйбрәтле язмышларга да гаять бай. Разыя, Нәфисә, Гөлсем, полковник Тимергалиев, Җан Баевич... – боларның һәммәсе үз холык-фигыле, психологик халәте, тормышчанлыгы белән аерылып тора.
Билгеле булганча, Г.Исхакый илдә вакытта ук әдәби иҗатын журналистлык, публицистлык эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнештә алып бара. Төрле газета-журналларда языша, “Таң йолдызы”, “Тавыш”, “Ил”, “Сүз”, “Маяк” кебек газеталарның мөхәррире булып эшли. Исхакый өчен матбугат сулый торган һава кебек мөһим була. Аның фикеренчә, “Бер халыкның матбугаты - шул халыкның күңелендә җыелып яткан теләүләрнең-арзуларның тәрҗеманы. Бер халыкның матбугаты - шул халыкның эчендә агып йөри торган фикерләр, мәсләкләр, уйлар, төшенчәләрнең көзгеседер”.
Илдән киткәч, Г.Исхакый өчен, мөгаен, иң газаплысы милли матбугаттан аерылу булгандыр. Чөнки аңа үзенең уй-кичерешләрен, тәэсир-мөнәсәбәтләрен халыкка җиткерергә мөмкинлек юк дәрәҗәсендә. Бөек әдип башка телләрдәге газета-журналларда язышырга мәҗбүр була. Төркиядә нәшер ителүче “Төрек йорды” журналында да берара эшләп ала. Әмма болар гына Г. Исхакыйның милли матбугатка сусавын баса алмый, һәм, ниһаять, мең кыенлыклар белән “Яңа милли юл” журналын чыгара башлый. Биредәге материалларның күпчелеге баш мөһәррирнең үзе яисә аның катнышында язылган. Шуңа күрә бу журнал Г.Исхакый тормышының һәм иҗтимагый-публицистик эшчәнлегенең гаять мөһим бер дәверен тәшкил итә.
“Яңа милли юл” – Гаяз Исхакыйның тәрҗемәи хәлен, дөньяга карашын, эшчәнлеген ачыклауда да мөһим чыганак. Аның белән танышканда “...инкыйраз” авторының бөеклеге, халыкара мәйданда билгеле зат булуы янә бер мәртәбә ачыклана.
1935 -1945 нче елларда Кытайның Мукден каласында “Милли байрак” газеты нәшер ителә. Ул үзенең эчтәлеге белән “Яңа милли юл” журналының фикердәше, дәвамчысы була. Чөнки “Милли байрак” Г.Исхакый тарафыннан нигезләнә һәм ул аның тәүге мөһәррире дә була.
Шулай ук узган гасырның 20-30 нчы елларында Кытайда, Германиядә, Финляндиядә татарча кайбер башка газета-журналлар да чыга. Аларга да Г.Исхакыйның теге яки бу дәрәҗәдә тәэсире бар. Бу аеруча 1952-1953 нче елларда Мюнхендә нәшер ителгән “Азат Ватан” журналында ачык күренә. Анда әдипнең үзе турындагы язмалар һәм аның үз мәкаләләре дә урын ала.
Әдипнең мөһәҗирлектәге гыйльми-публицистик эшчәнлегендә аның “Идел-Урал” китабы мөһим урын алып тора. 30нчы елларда бик күп телләргә тәрҗемә ителгән бу хезмәттә татар халкының дәүләтчелек һәм этник тарихы, мәдәнияте, колониаль коллыкка төшүе, милли бәйсезлек өчен көрәше, Идел-Урал мәмләкәтен төзергә омтылышы ачык һәм үтемле итеп бирелә.
Г.Исхакый, туган иленнән китеп, чит-ят җирләрдә яшәсә дә, җаны, күңеле белән һәрчак Идел-йортта, туган халкы янында була. Бөек әдип татар өчен тырыша, яна, көя. Аның мөһәҗирлектә язылган әсәрләре, мәкалә-китаплары – татар рухи мирасының, милли сүз сәнгатенең кыйммәтле бер өлеше. Алар халкыбызның юлдашы, киңәш-табыш бирүчесе.
Идел буе районы
52нче гимназиянең
10 В сыйныфы укучысы
Мөхәммәдшина Эвелина
Укытучысы:
Галиева Зөлфия Шамил кызы
Рукавичка
Марши для детей в классической музыке
Круговорот воды в пакете
Кактусы из сада камней
Заколдованная буква