М. Мәһдиевнең әсәре буенча эш
Вложение | Размер |
---|---|
udovenko_material.docx | 22.51 КБ |
Удовенко Л.А.
Казан шәһәре Вахитов районы 14 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы
Укытучы: Махмутова Р.Р.
М. Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” әсәренең
татар әдәбиятында тоткан урыны
Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиев - Татарстан Республикасының халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме, укытучы. Аның иҗаты – искиткеч үзенчәлекле, бай, катлаулы. иҗат. Әдип кешелек өчен актуальлеге беркайчан кимеми торган тема һәм проблемаларны күреп, аларны күәреп ала белә, шул темаларны кабатланмас, уникаль формада, искиткеч халыкчан һәм тормышчан итеп укучыга җиткерә белә. Шуның ачык мисалы булып, “Без – кырык беренче ел балалары” әсәре. Ул повестьне укымаган, ишетмәгән, күңел кылларын тибрәтмәгән кеше юктыр, мөгаен. Әсәр минем күңелемдә дә алтын ядкәр булып уелып калды. Әлеге чыгышымда Мәһдиевның “Без – кырык беренче ел балалары” әсәренең татар әдәбиятындагы яңалыгы, аның татар әдәбиятында тоткан урынын, әсәргә карата фикерләрне сөйләп үтәсем килә.
Олуг әдип татар әдәбиятына нәкъ менә шушы повесте белән капылт итеп, “пар атларда” килеп керә һәм инде үзен шуның белән үзен өлгергән язучы итеп таныта, СССр Язучылар Союзы әгъзасы була.
Повестьның язылу тарихы кызыклы. Әлеге “әсәрне язарга авторга тәнкыйтьче Ф. Миңнуллин тәкъдим итте,- Мөхәммәт Мәһдиев. Башта ул хикәя буларак уйлана. Исеме “Мәскәү татары” була. Ләкин язу процессында исеме дә, күләме дә үзгәрә. Ул вакытта “Казан утлары” журналында баш редактор булып Рафаэль Мостафин эшли. Ул аны эчке рецензиягә редколлегия әгъзасы И. Газига бирә. Ибраһим Гази бер сүзен дә үзгәртмичә авторга нибары бер теләк белдерә һәм дүрт-биш сүзлек бер җөмлә өстәтә. Әсәр “Казан Утлары”ның 5 нче санында басылып чыга. Бу авторның бер сүзе дә үзгәртелмәгән бердәнбер әсәре.
Әсәр журнал битләрендә күренүгә шул чор яшүсмерләре кырылып, яңа повестьне укырга керешә. “... Җитмешенче еллар... Бу повесть ачылып килгән офыкта ялтыраган яшен булып, үзенең кырыс чынбарлыгы, дөреслеге, яшүсмерләрнең чуар, катлаулы һәм гел үзгәреп торучан язмышларына үз кеше булып үтеп керә алган әсәр заман укучысының тансык юлдашына әверелде – аны ябылып укыдылар” – дип яза Аяз Гыйләҗев “Сайланып чыккан сүзләр” мәкаләсендә [М. Мәһдиев: Язучы турында замандашлары/ Төз. Г. Хәсәнова.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2004 – Б267]
“Беренче әсәре белән үк әдәбиятка үз урынын алган язучылар сирәк. “Без - кырык беренче ел балалары “ повесте чыкканнан соң , Мөхәммә Мәһдиев татар әдәбиятында иң укыла торган язучылар арасына керде. Һәр укучының мәхәббәт аның иҗатына карата беркайчан да сүрелмәде. Әмма шунысы гаҗәп: соңрак зур күләмле берничә роман, татар әдәбиятының алтын фондына кергән лирик бәяннар иҗат иткән әдипнең укучылар, бигрәк тә студентлар арасында иң популяр әсәре, мөгаен, шул самими, хәтта бераз наиврак “Без – кырык беренче ел балалары”дыр. Менә бит ул беренче әсәрнең кодрәте... Аның тәэсир итү көче шул самимилегендә, үзенчәлекле юмор хисендәдер, ахрысы. Һәм, әлбәттә, истә калырлык персонажларда [Мусин Ф. Тарих һәм заман./Соңгы еллар прозасы турында. Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – Б.136].
Әсәрдә туры авл тормышы, аның хезмәте, Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училищесында укучы яшүсмерләр, аларның көндәлек тормышы турында сурәтләнә. Авыл малайларының аңы формалашуын, дөньяны танып белергә өйрәнүләрен кызыклы ситуацияләр, оста тотып алынган тормыш детальләре һәм үзенчәлекле кеше характерлары аша гаҗәеп җанлы итеп гәүдәләндергән, композицион яктан җыйнак эшләнгән һәм күп бизәкле, жор, үткен тел белән язылган әлеге повесть укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алына.
Бу повесть шунысы белән дә кызыклы: андагы күренешләр күктән алып язылмаган, ә безнең авторыбызның үз башыннан үткән, үз тормышы аша кичерелгән, үз хатирәләре белән өрелгән, ул гына аралашкан кешеләрнең сурәтләре анда. Мәсәлән: урыс теленнән, әдәбиятыннын укытучы “Мәскәү татары” турында шәкертләрчә мәхәббәт белән яза. Укытучыларга карата укучыларга хөрмәт булдыра. Ормый, сукмый, хәта бер генә тапкыр ачулы сүз әйтми, шулай да укучыларны җиңә.
Мәһдиев әсәрләрендәге геройлар схематик түгел, алар җанлы, тере. Бер укыгач, син инде аларны оныта алмыйсың. “Без –кырык беренче еллары”н укыган кеше ничек инде Әлтафиларга, Әркәшәләргә, Гыйззәтуллин белән Зарифуллиннарга гашыйк бумый калсын? Ата кара тараканның кан әйләнеше турындагы мәрәкәне кем оныта алсын? Гомумән, әсәр гади һәм аңлаешлы телдә язылган. Ул катлаулы җөмләләрне, ясалма чагыштыруларны кабул итми. Язучы бер урында “таптанмый”, вакыйгаларны куермый, бары штрихлар гына сызып барган кебек иҗат итә һәм шуның белән укучы язылганннарны терелтеп, образга кертеп бара.
“Без – кырык беренче ел балалары” әсәрендә үк Мәһдиев прозасының асыл сыйфатлары тулы көчкә ачыла. Әсәрнең уңышын сугыш чоры кыеныкларын, шәхес культының халыкның зыялы улларын зәһәр кыруын татар милләтенең һәр яктан кысылуын реалистик сурәтләве белән генә билгеләмәде. Язучы инсаниятне борчыган, чәчләрен агарткан кыен, четерекле төеннәрне табигый һәм бай ел канатында, кабатланмас язмышлар аша тасвирлау осталыгына ирешә, тормышны үзе ничек күргән, аңлаган, таныган кыяфәтендә, бизәмичә, сипләмичә күрсәтә, бернәрсәдән дә төзәтеп булмаслык афәт ясамый... Чынбарлыкны, хәтта сугыш кебек гайре табигый хәлне дә вакытлы, узачак газап итеп бәяләвенә аның якты, изге, хакыйкый табигый башлангычларның җиңеп чыгуына ишанычы ярдәм итә. Шул иманы әсәрләренең бөтен тукыма-күзәнәкләренә өмет нуры, ышаныч, чәчрәп торган җор юмор, сабыйларча шуклык бөрки. Язучының бөтен иҗаты өстендә бервакытта да офык артына төшеп югалмый торган мәңгелек кояш нуры балкый, - ди Тәлгать Галиуллин үзенең “Кояшлы иҗат” мәкаләсендә [М. Мәһдиев: Язучы турында замандашлары/ Төз. Г. Хәсәнова.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2004 – Б56].
“Без – кырык беренче ел балалары” повесте тел – сурәтләү чараларына, җырларга бик бай булуы да әсәргә карата кысыксыну уята, аның телен матурларга ярдәм итә, баета. Җырлар... Алар кеше күңеленең иң нечкә хисләрен ачып бирәләр. Менә Ерак Көнчыгыштан кайткан военрук Родионов җырлый. Колагына “аю баскан”, әмма күңеле моң белән тулган Гыйззәтуллин да көй суза.
Бүгенге көндә “Без – кырык беренче ел балалары”н журналда укыган бәхетле буын инде гомернең соңгы өлешенә кереп барса да, повесть картаймый. “Аның елмаюлы, көләч кояшлы теле, ачлыкны, фаҗигане яшь үтәли булса да көлеп, шаярып уздыра белгән Гыйззәтуллин, Зарифуллин , Әркәшә, Баязитова, Нина, Әлтафилары һаман да унҗиде яшьтә кала. Чор таләбенә җавап буларак туган бизмәнендә үзенчә үлчәнә торган могҗиза икәнлегенә инандыра бу мисал. [М. Мәһдиев: Язучы турында замандашлары/ Төз. Г. Хәсәнова.- Казан: Татар. кит. нәшр., 2004 – Б.39]
Соңгы сүз итеп шуны әйтәсем килә, Мөһәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары әсәре” бүгенге көндә Кәрим Тинчурин исемендәге Дәүләт театры сәхнәләштерә. Аның премьерасы 2012 елның 2 маенда була. Спектакль тамашачы тарафыннан яратып кабул ителә. Бу исә язучының әсәре бүгенге көндә дә көн казагында икәнлеген аңлата, ә андагы шук, шаян, матур, самими Гыйззәтуллин, Зарифуллин, Әркәшә, Баязитова, Нина, Әлтафилар әле киләчәк гасырда да картаймаслар, дип уйлыйм.
Әдәбият исемлеге:
Пчёлки на разведках
Злая мать и добрая тётя
Золотая хохлома
Почему Уран и Нептун разного цвета
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое