Шигырьләр
Вложение | Размер |
---|---|
abuzarova_g.r._shigyr.docx | 15.06 КБ |
Әбүзәрова Гөлүзә Рәшит кызы
Мамадыш районы,
Җөри урта гомуми белем мәктәбе
Балачагыма кайтам.
Җиргә алтын явамыни –
Сары яфрак коела.
Әбиләр чуагы җиткән –
Җәй шикелле тоела.
Алтын-сары яфракларны
Җил уйната, тирбәтә.
Куышлы уйнаган чаклар,
Балачак кире кайта.
Әйтерсең лә шул мизгелгә
Балачагымнан килдем.
-Әй, яфраклар, уйныйк бергә,
Әйдә, тот мине, - дидем.
Ә яфраклар гамьсез генә
Җиргә төшә дә ята.
Шул яфраклар арасыннан
Балачагыма кайтам.
Яз килә.
Туган ягыма яз килә,
Әле бит тышта буран.
Котыра бирсен буран,
Аның гомере узган.
Гөрләвек-шарлавыклар,
Тутырыр урамнарны.
Әнә шулай үтеп китәр,
Кыш бабай бураннары.
Бала-чага көне буе
Кермәс инде урамнан.
-Әйдә, уйныйк бергә-бергә
Туйдык инде бураннан.
Туган ягым.
Туган ягым синдәй гүзәл
Авыллар бармы икән?
Азга гына аерылсам да
Кайтыр көннәрне көтәм.
Челтерәп аккан чишмәләрең
Дәрт өсти күңелемә.
Авылдан читтәгеләрнең
Керсен ул төшләренә.
Биек тауларыңа менеп
Көч алам йөрәгемә.
Сихри, саф урман һавасы
Бөркелә йөзләремә.
Туган авылы һәр кешегә
Газиз бит ул, кадерле.
Туган ягын ташлап киткән
Буладыр таш бәгырьле.
Медведь и солнце
Что такое музыка?
Вода может клеить?
Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна
Дымковский петушок