Сочинение. Туган телебезнең бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулар. Татар теле турында тел белгечләренең фикерләре.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_telem_-_irk_golem.docx | 16.5 КБ |
Сочинение.
Туган телем – иркә гөлем!
Эшне үтәде: 86нчы “Өмет” интернат-
мәктәбенең 7нче а сыйныф
укучысы Фәрдиев Рәмис
Эшне тикшерде: татар теле
укытучысы Гәрәева Л.М.
2016нчы уку елы
Туган тел,
Синдә – шатлык җиңеллеге,
Кайгылар авырлыгы.
Ата – бабам батырлыгы,
Аналар сабырлыгы.
(З. Насыйбуллин)
Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә.
“Туган” сүзе тагын берничә сүз белән сүзтезмә ясый: “Туган апа”, “Туган ил” һәм “Туган тел”. Бу төшенчәләр – өчесе дә кеше өчен иң якын, иң кадерле. Әгәр кеше бу төшенчәләргә битараф караса, аларны еш алыштырса, онытса яки хыянәт итсә, ул кешегә “изге” дигән суз таныш тугел.
Кеше дөньяга беренче аваз салуга, аны тудырган ана сабыена туган телендә “балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти – әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип үзем һәм әткәм – әнкәмне, Ходам!
Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә генә алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алалар. Шуңа күрә дә галимнәр, язучылар һәм шагыйрьләр туган телгә зур игьтибар бирәләр. Галимнәр фикеренчә, үз туган телендә беләм алу балага җиңелрәк бирелә һәм үзләштерү, аңлау дәрәҗәсен арттыра икән. Үз туган теленең кешегә тәэсир көче дә көчлерәк. Бу турында аксакал язучыбыз Г.Бәширова бик дөрес әйткән. Ул инде туган телнең байлыгын бик яхшы белә, чөнки гомере буе халык авыз иҗаты җәүһәрләрен җыйган һәм өйрәнгән кеше. ”Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, – дип яза Г.Бәширова, – һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннардан саклап, мең еллар буена үстереп килгән. Өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән”. Никадәр мәгънәле сүзләр!
Минем туган телем – татар теле. Шагыйрь Кави Нәҗми аны “җырдай моңлы”, Равил Фәйзуллин “тыйнак, басынкы, түзем”, Аяз Гыйләҗев “тәмле, күркәм, өстен”, ә Хәсән Туфан исә “күкрәүләр теле, батыр һәм җәүһәр мирас” дип атый.
Татар теле җөмһүриятебездә дәүләт теле дип игълан ителде. Шуңа күрә аның кулланыш даирәсе дә киңәергә тиеш. Ул инде хәзер – кешеләр арасында үзара аралашу коралы гына түгел, дәүләт эшләрендә дә тулы хокукка ия булган тел булырга тиеш.
Тарихым истәлеге син,
Болгарым истәлеге,
Гасырлар аша үтелгән
Юлларым истәлеге, –
дип яза Хәсән Туфан. Чыннан да, тел тарихы ул – ил тарихы. Безнең туган телебез тарихның төрле авырлыкларына, җәзалау-кимсетелүләренә дучар булган. Ләкин:
Чукындырган чагында да
Чукынмадың, татар теле, –
ди Кави Нәҗми.
Муса Җәлил, Абдулла Алишларның татар телендә язылган шигырьләре фашистларның корыч ишекләреннән, гильотиналарыннан да көчле булдылар. Бу турыда шагыйрь Равил Фәйзуллин:
Түзем тел ул
Окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда
атылса да, асылса да,
җиңү рухын жуймаган ул.
Гильотина өсләрендә
Яшәү җырын җырлаган ул! –
дип, татар теленә булган югары бәясен бирә.
Туган телебез көннән-көн камилләшә бара. Аны тагын да бизәү, кулланылышын арттыру өлкәсендә бик күп галимнәр, сәнгать әһелләре армый-талмый эшлиләр. Мин шундый кешеләрнең берсе турында гына әйтеп үтмәкче булам. Бу – татар әдипләренең әсәрләрен бөтен “дөньяга” яңгыраткан Айрат Арсланов. Мин аның шигырь сөйләвен бик яратып таңлыйм. Айрат Арсланов тарафыннан яңгыраган татар теле изелгәннәрне, башлары түбән иелгәннәрне турайта, горурландыра, бәгырьләреңне актарып елата. Язучы Фәнзаман Баттал аның турында: “Шартына китереп сөйләүчесе генә табылсын, бу тел кяферлек тутыгы белән капланган иманыңны да чистарта, сафландыра торган тел!” – дип яза һәм, – А. Арслановны туган телнең баш сакчысы, бераз шаяртып та әйтсәк, генеральный сакчысы дип бәялибез”, – ди.
Туган тел турында фикерләремне шагыйрь И. Гыйләҗев сүзләре белән йомгаклыйсым килә:
Ул булганда адашмабыз –
Юлым туры, нурлы көнем.
Күз карасы кебек саклыйм
Анам телен – Татар телен.
Самарские ученые разработали наноспутник, который поможет в освоении Арктики
Горка
Рисуем тыкву
Композитор Алексей Рыбников
Чья проталина?