Тикшерү һәм күзәтүнең этәргечләре:
Мин- мәктәбебезнең “21 гасыр пионерлары” дип аталган тимурлык отрядының бер әгъзасы. Без еш кына ветераннарга үзебезнең ярдәмебезне күрсәтәбез, әңгәмәләр корабыз. Соңгы баруыбызда тыл ветераны Селиверстов Иван Михаил улы безгә Суслонгер лагере турында ачынып, елап сөйләде. Аның әтисе шунда эләккән. Өйдә әнием миңа: “Синең карт бабаң Миргазизкә дә бу лагерьның ачысын татырга туры килгән бит”, - диде. Миндә зур кызыксыну туды. Әлеге дәһшәтле лагерь, шундагы солдатларның михнәтле, газаплары язмышлары турында күбрәк беләсе килү, ни өчен аның “Үлем лагере” дип аталуын ачыклау хезмәтемнең төп максаты булып тора һәм Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее алдыннан язу - аның актуальлеген билгели. Өйрәнү объекты булып Интернеттта урнаштырылган Ә.Садриев, Р.Кадыйров,Р.Юныс, М.Черепанов хезмәтләре, Иван бабай һәм дәү әнием истәлекләре тора. Эш барышында авылдагы тыл ветераннары белән әңгәмәләр уздырылды, укучылар язган анкеталарга анализ ясалды.
Вложение | Размер |
---|---|
fenni_esh.docx | 41.53 КБ |
Татарстан Республикаы
Апас муниципаль районы
Кабык Күпер төп гомуми белем бирү мәктәбе
Фәнни-эзләнү эше
“Суслонгер михнәтләре”
Эшне башкарды:
9 нчы сыйныф укучысы
Гибасева Фәния Фәрит кызы
Фәнни җитәкчесе:
Гибасева Эльмира Мансур кызы
югары кв.категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
2015
Эчтәлек
I. Кереш.................................................................................................................. 3
II.Төп өлеш
1.1.Суслонгер михнәтләре.............................................................................. 4-5
1.2.Гаиләләрдә сугыш кайтавазы............................................................ 6-7
III.Йомгаклау...................................................................................................... 8
IV.Кулланылган әдәбият..................................................................................... 9
Кереш
Бик күп кан, күз яше түгелгән, озакка сузылган 1941-1945 еллар бездән инде күптән еракта. Ватан сугышы- халкыбызның горурлыгы, сагышы, йөрәк әрнүе. Әрнү − чөнки һәлак булган каһарманнарны беркайчан да кире кайтара алмыйбыз. Горурлану хисе − чөнки алар дошман алдында тез чүкмәгәннәр, кешелек тарихындагы иң каты, иң газаплы сугышта чын фидакарьлек күрсәтеп, җиңеп чыкканнар. Шуңа күрә әби-бабаларымның сугыш хатирәләре, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган батырларыбыз беркайчан да онытылмас. Аларның олы батырлыкларын, тиңдәшсез хезмәтләрен бөтен дөнья халкы олылый, алар мәңгелеккә тарих битләренә язылган.
Сугыш җиле безнең гаиләне дә читләтеп үтмәгән.Әти-әниемнең дә бабалары сугышта катнашкан.Әти-әнием сөйләве буенча, бабайларыма күп авырлыклар күрергә туры килгән.Мондый мисалларны һәр гаилә тарихыннан да китерергә мөмкин.Шуңа күрә дә үз эшемне дәһшәтле сугыш темасына багышладым.
Тикшерү һәм күзәтүнең этәргечләре:
Мин- мәктәбебезнең “21 гасыр пионерлары” дип аталган тимурлык отрядының бер әгъзасы. Без еш кына ветераннарга үзебезнең ярдәмебезне күрсәтәбез, әңгәмәләр корабыз. Соңгы баруыбызда тыл ветераны Селиверстов Иван Михаил улы безгә Суслонгер лагере турында ачынып, елап сөйләде. Аның әтисе шунда эләккән. Өйдә әнием миңа: “Синең карт бабаң Миргазизкә дә бу лагерьның ачысын татырга туры килгән бит”, - диде. Миндә зур кызыксыну туды. Әлеге дәһшәтле лагерь, шундагы солдатларның михнәтле, газаплары язмышлары турында күбрәк беләсе килү, ни өчен аның “Үлем лагере” дип аталуын ачыклау хезмәтемнең төп максаты булып тора һәм Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее алдыннан язу - аның актуальлеген билгели. Өйрәнү объекты булып Интернеттта урнаштырылган Ә.Садриев, Р.Кадыйров,Р.Юныс, М.Черепанов хезмәтләре, Иван бабай һәм дәү әнием истәлекләре тора. Эш барышында авылдагы тыл ветераннары белән әңгәмәләр уздырылды, укучылар язган анкеталарга анализ ясалды. Хезмәт кереш, төп өлеш, йомгаклау, файдаланылган әдәбият һәм кушымтадан тора.
Төп өлеш
Суслонгер михнәтләре
Минем бабам Миргазиз Фәйзулла улы 1920 елда Апас районы Кече Болгаер авылында туа. Кызганыч, мин аның турында әбием сөйләгәннәр аша гына беләм, чөнки ул 1978 нче елда ук вафат булган. Ләкин аны күреп белмәсәм дә, аның турында якты хатирәләр минем күз алдыма героик образ булып тасвирлана. Чәчәктәй яшь гомеренә сугыш газаплары килеп сарылган да, гомеренең азагына хәтле озата барган сыман. Сугышка хәтле колхоз эшләрендә катнашкан, трактор ярдәмчесе булып эшләгән. Ләкин тыныч тормышта яшәү бәхете озакка бармый, 1941 нче елда ук сугышка китә. Мари АССРның даны чыккан Суслонгер поселогында урнашкан хәрби хезмәт лагерында беренче «чыныгу» ала.Аннан Сталинград сугышына килеп эләгә һәм Пушкино шәһәре янында барган аяусыз көрәштә каты яралана. Контузия ала, аягы 3 тапкыр киселә. Шулай булуга карамастан, ул туган ягына исән-сау кайту бәхетенә ирешә һәм гомеренең ахыргы көннәренә кадәр хезмәттә була. 30 ел кладовщик, фермада учетчик булып эшләсә, аннан соң авыл халкын күрше авылдан ипи белән тәэмин итеп тора.
Дәү әнием сөйләве буенча, бабай: “Иң авыр көннәр шушы лагерда булды”,- дип әйтеп куя торган була. Ләкин бу турыда күп сөйләргә яратмаган .Бабай искә төшерергә яратмаган нинди лагерь булган ул Суслонгер? Ни өчен соң сугышчыларны фронтка түгел, ә монда җибәргәннәр? Алар анда нәрсә белән шөгыльләнгән? Ни сәбәпле аларга авыр булган? Эзләнә торгач, Интернетта түбәндәге белешмәләргә юлыктым.Һәм әйтергә кирәк, бабайның андагы хәлләр турында сөйләргә яратмаганына аптырыйсы юк. Чын дәрәҗәсендә, “Үлем лагере” булган икән бит.
Суслонгер – Марий Эл республикасы Звениговский районындагы шәһәр тибындагы бистә. Бөек Ватан сугышы елларында биредә Суслонгер өйрәтү лагере урнашкан булган. Сугышның беренче көннәреннән ир–егетләрне фронтка алу башлана. Авыр, кемнәр өчендер мәңгелеккә аерылулар. Әмма ил белән килгән кайгы бу, Ватанны дошманнан саклау — ир–егетнең изге бурычы, күңелләрдә исән–имин кайтырлар, дигән өмет чаткысы да яши. Кичә генә чалгы белән печән чапкан, сәнәк, көрәк тотып эшләгән авыл агайларын, малайларын вагоннарга төяп мари урманнарындагы Суслонгер лагерена китерәләр. Алар монда русчага, сугышырга өйрәнергә тиеш була. Әмма монда тәмуг көтә.Яшәр өчен казармаларны да үзләренә төзергә туры килә. Урман эчендә булсалар да, бүрәнәләрне 6-7 чакрым ераклыктан җилкәгә салып ташыйлар. Салкыннар башлангач, җылы киемнәр бирелмәгән, торган урыннары да җылытылмаган. Көнгә 200 грамм ипи аларның көнлек нормасы булган. Ярма салынган сыек ашны 6-7 кешегә бер савытка салганнар. Өлгергәне ашаган, өлгермәгәне ач калган.
1941 елның зәмһәрир салкын кышында солдатларны ничек сугышка «әзерләп» җибәрүләре турында Рәмзис Кадыйровның «Сугыш» исемле документаль повестеннан да укып белеп була: «Суслонгерга өч-дүрт чакрым калгач, Әхәтләргә лагерьдан солдатлар очрады: барысы да үлек чырайлы, сап-сары киемнәре теткәләнеп беткән. Боларның тормышы тора-торгач аңлашыла башлады. Занятиедә урман тулы солдат, ашарга өшегән бәрәңге шулпасы, җитмәсә, анысы да тозсыз. Ике йөз кешелек землянкаларда мич юк, түшәмнән тамчылар тамып тора иде. Ике көн эчендә яңа килүчеләрне дә бет басты, аны киемнәрне учак өстендә тотып бераз койдылар да яңадан киеп чыктылар. Көндез алты чакрым тактик занятиеләргә йөртәләр иде, төнлә тревога ясап, ун чакрым бот төбеннән кар ердырып чаптыралар да, кайтканда илле сантиметр диаметрлы, ике метр озынлыктагы чыр шы бүрәнәләрне каешлар белән бәйләп, тагып кайталар иде... “.
“Кайбер ротадагыларны 15–17 километрга да йөртәләр. Алты кеше бер бүрәнәгә ябышасың. Озынлыгы 6,5 метр, юанлыгы 25–30 сантиметрлы агачны иңбашына күтәреп ташыйсың. Кешеләр барган җирдән егылып та үлә.Ашау-эчү начар. Без ит, май, шикәр ише әйбер күрмәдек. Икмәккә туймадык. Шул сәбәпле кырылды солдатлар. Иртә торышка землянкадан һәр көнне 4–5 мәет чыгарылды. Ә бит землянкалар саны 23 иде бугай. Димәк, көн саен йөздән артык кеше үлеп торган...” Ә бу тетрәндергеч хәлләрне гомеренең төп өлешен Биектау районының Зур Көек авылында үткәргән Мөхәррәм исемле сугыш ветераны кәгазьгә төшергән.
Күп еллар дәвамында әлеге хәлләр сер булып кала биргән. Ә бу вакыйгалар ”Бөек Ватан сугышы” музей- мемориалы мөдире М.Черепановка тынгылык бирми һәм ул Казан, Яшел Үзән фидакарьләреннән торган эзләнү төркеме оештырып, Суслонгер тарихын өйрәнә башлый.«Отечество» журналы”нда ( 1999, №3) ,беренчеләрдән булып, ул түбәндәгеләрне язып чыга:
«Бу лагерь 1941 елның июленнән 1943 елның ноябренә кадәр генә эшли. Ачлыктан, суыктан, төрле чирләрдән меңнәрчә кеше үлә. Һәм алар хәзергәчә хәбәрсез югалганнар исәбендә... 1943 елның ноябрендә Суслонгерга инспекция белән К. Е. Ворошилов килә. Лагерьның шундый хәлдә булуына гаепле кешеләр каты җәзага тартыла, лагерь үзе исә бетерелә. Суслонгер лагеры урынында хәзер саны билгеле булмаган каберлекләр генә...”
Михаил Черепанов язуынча, Суслонгер өйрәнү лагере турындагы мәгълүматлар әлегә кадәр яшерен булып исәпләнә. Бүгенге көндә Суслонгерда һәлак булган 300 татарстанлының исемнәре ачыкланган. Аларның арасында Апас районыннан берничә кеше генә билгеле:
ӘХМӘДУЛЛИН АБДУЛЛА ӘХМӘДУЛЛОВИЧ 1901, Апас районы
ГИМАЗЕТДИНОВ СӘЙДУЛЛА РИФИН. 1903 ,Апас районы
ГӨБӘЙДУЛЛИН ФӘХРИСЛАМ ГӨБӘЙДУЛЛОВИЧ 1900, Апас районы,Болын-Балыкчы авылы
Бүгенге көндә Cуслонгер поселыгында ачлыктан, авырулардан вафат булган солдатларга һәйкәл-обелиск куелган. Ә урман эчендә әле дә блиндажлар, окоплар сакланган урыннарны күреп була...
Гаиләләрдә сугыш кайтавазы.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, класстан тыш чаралар вакытында, мәктәбебездәге балаларның авылыбыздагы сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында мәгълүматлары аз булуын ачыклады. Шул сәбәпле, һәр укучы, укытучым белән берлектә, әти-әниләр,әби-бабайлар белән әңгәмә үткәреп, якыннарының сугышта булу –булмауларын ачыкладылар ,сочинениеләр яздылар, рәсемнәр ясадылар. Мәктәп алдында чыгыш ясалды.
Эзләнү эшемне башкарганда, мин дә үзебезнең мәктәбебездә укучылар арасында сораштыру үткәрдем.Максатым- гаиләләр язмышында сугышның, Суслонгерның ролен ачыклау,укучыларның сугышка мөнәсәбәтен билгеләү иде.Нәтиҗәләр буенча, һәр гаиләнең сугыш белән бәйләнеше бар. Ләкин, бәхеткә каршы, аларның бабайларына бу лагерьның ачысын татырга туры килмәгән. Ә Кабык Күпер авылы буенча түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:
1)Суслонгер лагеренда тыл ветераны Тощева Мария Иван кызының әтисе Кузьминов Иван Яков улының да булуы ачыкланды. Ул бу җирдән Ленинградны сакларга һәм блокада чолганышын өзәргә җибәрелә. Исән-сау кайту бәхетенә ирешә.
2) Вакыт күп үтү сәбәпле, авыл халкы төгәл саннар әйтә алмадылар.Якынча:
80 кеше илебезне сакларга китә;
47 кеше яу кырында ятып кала;
26 кеше сугыштан әйләнеп кайталар;
7 кеше- хәбәрсез югалганнар исемлегендә.
3) Хәзерге көндә авылда сугыш ветераны юк. Тыл ветераннары -6, сугыш чоры балалалары- 14 кеше исәпләнә.
Күп кенә укучылар,бу чаралардан соң, үзләренең һәм авылдагы әби-бабайлар язмышы турында уйланырга мәҗбүр булды.
Йомгаклау
Фәнни-эзләнү эше түбәндәге фикерләрне әйтергә мөмкинлек бирә:
Сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган,шатлыклары һәм кайгылары булган олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребезгә баш иясе килә. Кеше җиргә яхшы гамәлләр кылырга,яратырга яратылган.Нинди генә авыр вакытлар булмасын, кеше яшәешне дәвам итә,якты киләчәккә омтыла,гүзәллеккә соклана.Ә явызлыкка урын калмасын өчен без бердәм,тату,мәрхәмәтле булырга тиешбез.Хәзерге көндә дә җир шарының төрле почмакларында сугыш бара.Минем бу кешеләргә теләгем бер-мәрхәмәтле булыйк,гүзәллекне югалтмыйк,Кеше булып калыйк,кешеләр!
Кулланылган әдәбият
1. “ Апасым-гомер бишегем “.Автор һәм китапны төзүче Х.А.Гайнуллин.- Казан-2000 .
2.Әхмәтҗанова Ф. Юртыш туфрагы/ Ф. Әхмәтҗанова //“Ватаным Татарстан”,/№15, 31.01.2014.
3.Федотов В.А.Патриот. Повесть о школьном учителе истории-настоящем патриоте.- Казань: Татарское республиканское издательство “ХЭТЕР”, 2012.-224 с.
4Юныс Р.Нинди җир ул Суслонгер? / Р. Юныс //“Казан утлары”,/№ 10, 2008.
5. «Право и жизнь» № 5/58 сентябрь 2009
6.Черепанов М. "Зачем живым Долина смерти?".
Интернет материаллары:
http://arskmedia.com/2015/03/26/k-plarne-elatkan-ir-suslonger/
http://www.kukmor-rt.ru/tt/hbrl/item/3175-suslonger-syaktashyibyiz-ist%D3%99lekl%D3%99re.html
http://www.yashel-uzan.ru/component/k2/item/1617-suslonger-soldatyi-kem-ul?.html
Разлука
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Смекалка против Змея-Горыныча
Для чего нужна астрономия?
Распускающиеся бумажные цветы на воде