"Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциягә тәкъдим ителгән эш
Вложение | Размер |
---|---|
Ил язмышы – ир язмышы (эзләнү эше) | 42.5 КБ |
“Киләчәге бар милләт без,
Шәхесләргә бай милләт без” дип исемләнгән
II республикакүләм фәнни –гамәли конференциягә
(“Күренекле шәхесләр һәм туган як”)
Ил язмышы – ир язмышы
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
Каратун урта гомуми белем бирү мәктәбенең
9 нчы сыйныф укучысы Гафарова Энҗенең
эзләнү эше
Җитәкче: Тимершина Сәвия Мәлик кызы,
Каратун урта мәктәбенең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
2014 нче ел
Ил язмышы – ир язмышы,
Ил йөге – ир иңендә...
Ф. Яруллин
“Туган өен белмәгән туган авылын белерме,
Туган авылын белмәгән туган илен белерме?” – дигән халык әйтеменә тирән мәгънә салынган. Әнием тарих укытучысы булгангадырмы, мәктәптәге һәм өйдәге тәрбия тәэсиреме - мине дә халкыбызның тарихы нык кызыксындыра. Шуңа күрә мин бик күп укыйм, радио – телевидениедәге яңалыкларны күзәтеп барам.
Узган ел Ростов шәһәрендә Бөтенроссия халык фронты активистларының Россия президенты В.В. Путин белән очрашуы булып узды. Президент бик күп сорауларга җаваплар бирде. Шунда “Хезмәт герое” дигән исемне кире кайтару турында да тәкъдим ясалды. Президент бу тәкъдимне кабул итте һәм һәр елның 1 нче мае Хезмәт Геройларын билгеләп үтү көне дә булачак, диде. Советлар Союзы чорында кертелгән бу матур гадәт 1991 нче елда гамәлдән чыгарылган иде. Татарстанда бүген 34 Социалистик Хезмәт Герое яши.
Әлеге мәгълүматларны китерүемнең төп сәбәбе булып үзебезнең якташларыбыз белән горурлану хисе тора. Безнең Апас районы да шундый геройларны биргән. Шуларның берсе - Садовников Владимир Геннадьевич. Ул 1928 нче елның 25 нче январендә Апас районының Шонгаты авылында туып үсә.
Садовников 1953 нче елда Казан авиация институтын тәмамлый. Аны Днепропетровск шәһәренең “Южмаш” заводына инженер итеп билгелиләр. Ул биредә 1953 - 1958 нче елларда баш инженер, СССР Фәннәр Академиясенең “Космос” һәм “Интеркосмос” ракеталар комплексында әйдәп баручы конструктор, “Һава - һава” тибындагы ракеталар ясау буенча конструкторлар группасының җитәкчесе булып эшли.
Ул җитәкләгән завод ракеталардан тыш, төрле катлаулылыктагы металл эшкәртә торган станоклар да җитештергән. Бу станоклар күп тапкыр ВДНХ күргәзмәләренә куела, дипломнар һәм медальләргә лаек була.
Владимир Садовниковның заводтагы эшчәнлеге бәяләп бетергесез. Аның җитәкчелегендә заводта эшләүчеләрнең тормышларын яхшырту максатыннан, бик күп эшләр эшләнә. Воткинскида яңа микрорайон, хастаханә комплексы, поликлиника, санатор - профилактория, техник училищелар өчен корылмалар комплексы, машина төзү техникумы, кибетләр һәм башка шундый иҗтимагый кирәкле корылмалар төзелә.
Завод 1966, 1981 нче елларда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1976 нчы елда – Ленин ордены, 1967 нче елда - Кызыл Байрак, 1970 нче елда - КПСС ҮК ның Почет грамотасы, 1982 нче елда КПСС ҮКның күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә.
Владимир Геннадьевич җитәкләгән Воткинск заводының ике йөз илле еллык тарихы булган. Биредә Петербургтагы Перопавловск крепостеның өскормасы өчен кырык метр озынлыктагы, өч мең пот авырлыктагы каркас әзерләгәннәр. Монда рельс та ясаганнар, паровоз җитештергәннәр. Россиядә беренчеләрдән булып, инструменталь корыч коюның серен ачканнар, тимердән күпер өслекләре монтажлаганнар.
Кешене хезмәт бизи, ә инде хезмәт батырының күкрәген - орден – медальләр... Якташыбызның хезмәте дә югары бәяләнә: 1976 нчы елның 9 нчы сентябрендә Социалистик Хезмәт Герое исеме, Ленин ордены, “Урак һәм Чүкеч” медале белән бүләкләнә. Ул ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое исеменә, өч Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, ике “Урак һәм Чүкеч” медаленә ия була. Төзелеш өлкәсендәге эшчәнлеге өчен “Шәһәрнең Почетлы гражданины” исеме бирелә. Шуның өстенә, шәһәрне аңа багышлап салынган һәйкәл бизәп тора.
Геройлар сугыш кырында гына түгел, ә тыныч хезмәттә дә була икән бит. Монысы – бәхәссез. Авыл кызы булуым белән горурланып, тагын шуны да әйтәсем килә: илебезнең иң тырыш, иң эшчән, иң сәләтле кешеләрнең күбесе авыл җирендә туып үсәләр. Аның матур табигате, бетмәс – төкәнмәс хезмәте кешене кечкенәдән үк тормышта яшәргә, эшләргә өйрәтә.
Кеше китә - җыры кала, диләр. Язылган сүзләр, кылынган гамәлләр кеше гомерен үлемсез итәргә сәләтле. Бүген инде Владимир Садовников безнең арада юк, ләкин аның буыннардан - буыннарга күчәрлек күркәм хезмәт җимешләре калган. Безгә аны тутыкмаслык итеп кадерләп сакларга һәм дәвам итәргә кирәк. Якташыбыз белән чын күңелдән горурланам мин. Аның исеме безнең күңелләрдә мәңге сакланыр!
Кулланылган әдәбият:
1. Апас туган якны өйрәнү музеендагы архив материаллары.
2. “Герои Социалистического Труда”, Казань- 2007 г.
3. Интернет материаллары.
4. “Йолдыз” газетасы, 1983 нче ел.
3. “Социалистик Татарстан ” газетасы, № 76, 16 нчы апрель, 1991нче ел.
4. “Удмуртская правда” газетасы, № 11, 24 нче гыйнвар, 1998 нче ел.
10 зимних мастер-классов для детей по рисованию
Ручей и камень
"Портрет". Н.В. Гоголь
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)