"Дәү бабам - минем" горурлыгым дип исемләнгән мәкалә
Вложение | Размер |
---|---|
Дәү бабам - горурлыгым (укучы язмасы) | 16.87 КБ |
Дәү бабам - минем горурлыгым.
Бөек Җиңү көннәре якынлашкан саен, истәлекләр яңара, әби-бабайларыбызның сугыш вакытында күргән-кичергәннәре кабат искә алына, алар өчен горурлык хисләре уяна.
Минем бабаем да - 1911 нче елнын 17 нче мартында Ябалак авылында туган Гәрәев Газиз Гәрәй улы дәһшәтле сугыш башлануга фронтка китә. Аның фронтта үткән юлы Мәскәүдә башланып, Берлинда тәмамлана. Аңа сугышта җимерү-шартлату эшләрен башкарырга да, пулеметтан ике дошман самолетын бәреп төшерергә дә, төрле сугыш операцияләрендә катнашырга да туры килә. Шушы батырлыклары өчен бабам “Кызыл йолдыз”, “Ватан сугышы” орденнары, “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнә. Сугышта алган яраларны дәвалар өчен аңа берничә тапкыр госпитальдә ятып чыгырга туры килә.
1945 нче елның октябрендә бабам исән-имин туган якларына әйләнеп кайта һәм яңадан яраткан эшенә керешә. Аны Каратун ашлык кабул итү пунктына директор итеп билгелиләр. Аннары ул Каратунда хуҗалыкара төзелеш оешмасы МСО ны оештыра. Монда 10 ел буе җитәкчелек итү дәверендә республикада 1 нче урын яулый. Шушы фидакарь хезмәтләре өчен ул хөкүмәтебезнен иң олы бүләге - ”Ленин” ордены белән бүләкләнә. 1970 нче елда аңарга “Татарстанның атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелә. Бабам тырышлыгы белән күп кенә авылларда мәдәният йортлары, мәктәпләр төзелә. Кайда гына гына эшләсә дә аны яраталар, хөрмәт итәләр. Лаеклы ялга чыккач та бабам тик ятмый - бакчада умарталар үрчетә. Авылыбыздагы мәчет тә аның җитәкчелегендә салына. Соңгы сулышына кадәр бабам бишенче - төпчек малае гаиләсендә кадер-хөрмәттә яши. Ул 2002 нче елда - 91 яшендә вафат булды. Апаста “Туган якны өйрәнү” музеенда бабама багышланган стенд та бар. Шундый батыр, кыю, бабамның оныгы булуым белән мин чиксез горурланам! Аңа алмаш булып үсәргә тырышам.
Яппаров Айнур, Апас районы Каратун урта мәктәбе укучысы
Рисуем тыкву
Сорняки
Рисуем акварельное мороженое
Волшебные звуки ноктюрна
Привередница