Апас районы Каратун урта мәктәбендәге "Илһам" түгәрәге (җитәкчесе Тимершина Сәвия Мәлик кызы) әгъзасы Нәфыйкова Алия Азат кызы иҗатыннан
Вложение | Размер |
---|---|
Алия шигырьләре | 34 КБ |
* * *
Ап-ак карлар... Ап - ак кәгазь бите...
Яңа тормыш юрый берәүгә.
Ышандыра якты киләчәккә,
Алып кайтмам,-дия, - үткәнгә...
Соңгы еллар авыр үтте, беләм... Күңелеңдә синең бар яра. "Түзалмамын, җиңалмамын!"- дидең, Тик бит үтте! Кара! Ул кала...
Син булдырдың! Сыгылмадың бит син!
Тынычлансын, зинһар, күңелең.
Алда сине бары бәхет көтәр, Тик онытма... Җиңел түгелен...
Абдулла Алишка
Абдулла Алишев безгә
Бик зур мирас калдырган.
Әкият, шигырь, хикәяләр
Барысы мулдан булган.
Аның иҗат җимешләрен
Мин дә татып карадым.
Сабый чакта сөенә - сөенә
“Нечкәбил” ен укыдым.
Хәтерлим мин әниемнең
Китап алып кайтканын.
Ул рәсемле, матур иде,
Күргәч шундый шатландым!
Ә тышына бик зур итеп
“Куян кызы” диелгән.
Китабымны ямьләндереп
Рәсем дә беркетелгән.
Әкият аша күңелемә
Ул ачкычын яратты.
Нечкә, сабый күңелемне
Балачактан баетты.
Һәр әкият төбендә бит
Зур алтын яшерелгән.
Күрә белсәң әгәр аны
Син бик бәхетле, димәк.
Таба белү генә җитми,
Аны сакларга кирәк.
Гаҗәп күркәм әкиятләр
Алишевтан зур бүләк!
Балачак истәлеге ул,
Сез моны онытмагыз!
Бездән соң килгән буынга
Зур байлык калдырабыз.
"Әтисенә ошаган кыз
Бәхетле була, диләр..."
Әткәй! Әткәй! Иң кадерле кешем,
Синең өстә бөтен авырлык.
Олы йөрәк Ходай бүләк иткән сиңа,
Китмәсен һич аннан батырлык.
Яннарымда син булганда гына
Җаннарыма тынлык урнаша.
Көчле җилкәң белән ышыклыйсың,
Шундый рәхәт синең кочакта!
Авырлыклар килеп туганда да
Бирешмәскә безне өйрәттең,
Мин кайгырып, хәлдән тайганда да
"Син көчле бит, кызым!"-дип әйттең.
Күңелемдә буран сизсәң әгәр,
Каршы тора алыр көч бирдең.
Мин бирешеп кабат егылганда
"Син ашыкма, кызым, түз!"-дидең.
Әтием, миңа синең киңәшләрең
Ныклы адымымның терәге.
Яныбызда бул син! Чынга ашсын
Йөрәгемнең шушы теләге.
Иң зур теләк
Өмет тулы күзләр белән
Карый һәр ятим бала.
Ни әйтергә тели соң ул,
Уйлары кая бара?
Уйлый микән ул бичара
Туган җире турында.
Җире түгел, ә гаиләсе
Микән аның уенда?!
Әйе, "Әнием" диеп тибә
Һәр баланың йөрәге.
Нигә кайбер балаларның
Юк икән соң терәге?!
Ник авыр тормыш сукмагын
Ул берүзе узачак?
Кем соң авыр минутларда
Ярдәм кулы сузачак?!
Әти-әни кирәк аңа!
Җылы бер кочак кирәк!
"Аңлыйм, балам!"-дип әйтерлек
Терәк кирәк – шул теләк!
Тәүге мәхәббәт сагышы
Мәхәббәткә аяк терәүченең
Сүзләренә ышанма!
Күңелеңдәге сөю чаткысының
Очкыннарын югалтма!
Сөю хисен инкарь итүчеләр
Ул хис белән янмаган!
Күкрәктән чыгып типкәнен
Йөрәгенең тоймаган...
Тик бар алар арасында
Сөю татып караучы.
Хәзер ник инкарь иткәнен
Бик авыр аңлатучы...
Ул яраткан, сөйгән, яратылган,
Җаны тарткан тик шул кешегә.
Саф йөрәген аңа бүләк иткән,
Ишетмичә кеше сүзен дә!
Нишләтәсең, аның тәүге сөю,
Шашкын хисләр, тәүге мәхәббәт...
Рәхәт бирә җан җылысын тою,
“Язмышыма мең дә бер рәхмәт!”
Ул Ходайга һәркөн рәхмәт укый
Очраштырган өчен шул кичне.
Бу мизгелне берни туктаталмый
Кебек аңа... Ләкин бер көнне...
Бар дөньясы чәлпәрәмә килде,
Җир ишелде аяк астында!
Күңеленә бер авырлык иңде,
Бәхет-шатлык калды артында...
Сөйгән яры үз язмышы итеп
Башка гүзәл затны сайлаган!
Ә аның саф, садә хисләрен
Җиргә салып, изеп таптаган!..
Кыз биреште... Аның яшәү яме
Бер мизгелдә төсен югалтты.
“Үкенерсең!”-дигән уйлар белән
“Үзгәрермен!”-диеп ант йотты...
Инде карыйк: хәзер бу “кызчык”та
Гадилекнең эзе калмаган:
Ул үз-үзен өстен тота белә,
Саф елмаю йөздән югалган...
Нишләтәсең, анда тәүге сөю,
Шашкын хисләр булган, мәхәббәт!
“Хисләремнән йөз чөйдергән өчен
Язмышыма мең дә бер рәхмәт!”
Менә шулай: язмышларны
Үзгәртергә мөмкин бер мизгел...
Гомерләрең зая үтмәс өчен,
Көчле булып Җирдә яши бел!
Апас районы Каратун урта мәктәбе укучысы Нәфыйкова Алия
Прекрасное далёко
Серебряное копытце
Зимний дуб
10 осенних мастер-классов для детей
Сочные помидорки