Әкият "Песи балалары"
Вложение | Размер |
---|---|
kiyat_pesi_balalary.docx | 13.2 КБ |
Әлмәт шәһәре 25 нче номерлы мәктәбе
7 нче В класс укучысы
Мөхәммәдиев Алмазның
әкияте
“Песи балалары”
Яшәгән,ди, өч песи баласы. Йоннары мамык кебек йомшак, күзләре көйрәп торучы күмерләргә тиң икән, авызлары бәләкәй генә, колаклары очлыкай гына, ди.
Болар авыл читендәге карт имән ышыгында уйнаганда, урманнан усал бүре килеп чыккан. Ачлыктан эче эчкә ябышкан, ди. Песи малайлары куркышып тиз генә имәнгә менеп киткәннәр. Бүре аларны ашарга уйлаган. Агач тирәли әйләнгәләгән, сикергәләп тә караган, тик буе җитмәгән.
Шулчак урманнан икенче бүре чыккан. Беренчесе аңа:
-Әйдә, бу йомшак песиләрне ашыйк,-дигән.
Хәзер болар икәүләшеп агач тирәли әйләнәләр икән. Песи балалары исә яфрак арасында шыпырт кына качып утырганнар. Бүреләр кәүсә буйлап тырмашып менмәкче булганнар, әмма егылып төшкәннәр.
Урманнан тагы бер бүре чыккан. Аңа әйткәннәр:
-Әйдә, йомшак песиләрне ашыйк, өчебезгә-өчәү,- дигәннәр.
Инде өчәүләп имән тирәли йөриләр икән. Беренче бүре өстенә икенчесе менгән, алар өстенә өченчесе менеп баскан. Песи балалары утырган ботакка моның буе җитәргә чак кына калган. Тешләре шык-шык килә, ди, күзләре ут булып яна, ди. Ә песи балалары курыкмаганнар. Сырт йоннарын кабартып усал итеп ысылдаганнар да, бүренең борынын тырнап алганнар. Теге мәтәлеп төшеп киткән. Икенче бүре дә егылган. Беренчесе боларның астында калган. Яталар, ди, тәгәрәшеп. Тоталмаганнар, шулай итеп, песиләрне. И ачулары килгән, ди, бүреләрнең. Тотынганнар үзара талашырга, сугышырга.
Бу ыгы-зыгыны ишетеп, авылдан этләр килгән. Һау-һаулап ач бүреләрне куып җибәргәннәр. Песи балалары, шулай итеп, котылып калганнар.
Знакомые следы
Сказка "Морозко"
Свинья под дубом
Выбери путь
Осенняя паутина